Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 104 учеников 35 воспитанников |
| У нас учат: | 25 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
"Ягез әле, кызлар!" 06.03.2014

Дәресләрдән соң 6-8 сыйныф кызлары катнашында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе булды. Кызлар бар яктан да сыналдылар, ләкин сынатмадылар. Үзләренең бар яктан да уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Бәйге бик матур һәм күңелле үтте.
-
Без кунакларга шат! 03.03.2014

Җырчы, язучы, пародия остасы Алмаз Хәмзин укучылар белән очрашуга килде. 1 сәгать барган җырлы, уен-көлкеле очрашу бик тә матур үтте. Тамачашы рәхәтләнеп күңел ачты. Очрашу ахырында һәр тамашачыга бүләк -"Казан утлары" һәм "Сабантуй" журналлары булды.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 28.02.2014

Арбаш урта мәктәбендә район күләмендә өстәл теннисы ярышы булып узды. Безнең команда 3 нче призлы урынны яулады. Аларның барысын да уңышлары белән котлап сәламәтлек, озын гомер телибез!
-
Мәктәп күләмендә чаңгы ярышы 27.02.2014

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан мәктәп күләмендә чаңгы ярышы булып узды. Һәр сыйныфтан да укучылар бик теләп чаңгы юлына бастылар. Укытучылар һәм катнашмаган укучылар чаңгычыларга көч-куәт биреп тордылар. Призлы урыннарны алган укучыларга мәктәп дирекциясе исеменнән грамоталар бирелде.
-
"Ягез әле, егетләр!" 26.02.2014

Елдагыча, февраль азагында, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан 10-11 сыйныф егетләре катнашында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булды. Һәр егет үзе өчен катнашып төрле сынауларны үтте. Бәйге ахырында җиңгән егетләргә бүләк һәм грамоталар тапшырылды.
-
"Ягез әле, әтиләр!" 25.02.2014

6 сыйныф җитәкчесе Низамова Гөлзада Илсур кызы укучылары белән берлектә "Ягез әле, әтиләр!" уен-ярышы үткәрде. Бәйрәмнең котлау өлеше актлар залында булды, ә аннан соң спортзалда ярыш өлеше дәвам итте. Малайлар һәм әтиләр командасы үзара көч сынаштылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлау 22.02.2014

-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә
21.02.2014
Шимбә, кич белән, актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур чара булды. Укучылар җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап күңел ачтылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Кичә бик матур һәм күңелле булды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
-
"Әфганстан-йөрәк ярам" 20.02.2014

Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан мәктәптә зур чара үткәрелде. Чарага Әфган сугышы ветераннары чакырылды. Укучылар ялкынлы шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар.
-
Бөтендөнья тел көне 19.02.2014

ЮНЕСКО ның Генераль конференциясе тарафыннан 21 февраль- Бөтендөнья тел көне дип игълан ителде. Безнең мәктәп тә бу чарадан читтә калмый. Татар теле укытучылары Низамова Гөлзада һәм Шамсутдинова Сания укучылар белән берлектә бик эчтәлекле чара үткәрде. Укучылар шигырь сөйләделәр, җырладылар, риваять сәхнәләштерделәр. Кичә бик файдалы һәм матур үтте.














