Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 104 учеников 35 воспитанников |
| У нас учат: | 25 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119
-
Тукай безнең күңелләрдә! 26.04.2012

26 нчы апрель көнне Габдулла Тукайны искә алу кичәсе булды.Татар теле укытучысы Низамова Гөлзадә Илсуровна тарафыннан 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән тамчы-шоу уены оештырылды.
-
Арчада кунакта 25.04.2012

25 нче апрель көнне "Сабантуй" балалар газетасы һәм Арча Укучылар сарае тарафыннан Татарстанда милли-мәдәни мирасны өйрәнү елы уңаеннан республика күләмендә уздырылган "Сездә ничек? Бездә шулай!" конкурсында "Чишмәләр тарих сөйли" номинациясендә җиңгән өчен 3 нче сыйныф укучысы Корбанов Ибраһим диплом белән бүләкләнде.Шулай ук актив катнашкан өчен 3 нче сыйныф укучылары Валиев Даниска һәм Галимова Чулпанга сертификат бирелде.
-
"Сәләтле бала"
25.04.2012
24 нче апрель көнне озайтылган көн төркеме тәрбияләнүчеләре арасында үткәрелгән "Сәләтле бала" конкурсының "Нәфис сүз" номинациясендә "Әниемә бүләккә" шигыре белән 4 нче сыйныф укучысы Низамова Лилия җиңү яулады һәм 4 нче сыйныф укучысы Кадирова Алия сертификат белән бүләкләнде.
-
Конференция
21.04.2012
Россия тарихы елы уңаеннан үткәрелгән Р.И.Утямышев исемендәге "Мое Я в Большой Науке" дип исемләнгән конференциядә 2 нче урынны алган 10 нчы сыйныф укучысы Набиева Илүзәне һәм җитәкчесе Шамсутдинова Сания Вагыйзовнаны котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Шахмат ярышы
20.04.2012
Зур Сәрдек гимназиясендә Хусаинов Җәүдәт Билал улы истәлегенә уздырылган шахмат ярышында 10 сыйныф укучылары Гараева Гөлшат 1 нче урынны, Тухбатуллин Рөстәм 3 нче урынны, 6 сыйныф укучысы Мифтахов Сәйдәш 2 нче урынны яуладылар. Укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
-
Бәйрәм белән! 08.03.2012

Хөрмәтле хатын-кызлар! Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – сездә!
Җир йөзен бизәп торучы гүзәл затлар, сезне 8 Март бәйрәме белән тәбриклим! Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын. -
Конкурс "Сөйлим әле туган телемдә"
23.02.2012
22 нче февраль көнне район буенча үткәрелгән "Сөйлим әле туган телемдә" дип исемләнгән шигырь конкурсында мәктәбебез укытучылары Галиев Ильяс Расим улы һәм Шамсетдинова Сания Вагыйз кызы өченче урынны алдылар. Аларны бу уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Чаңгы ярышы. 22.02.2012

22 февраль көнне мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы үткәрелде.
-
Солдатлар белән очрашу 21.02.2012

21 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан солдатлар белән очрашу үткәрелде. Бу очрашуда алар үзләренең армиядә ничек хезмәт итүләре, ничек укулары, кайсы җирләрдә йөреп кайтулары турында сөйләделәр. Армиядә чакта төшкән фотоларын күрсәттеләр.
-
"Тамчы шоу" 21.02.2012

21 февраль көнне 5-7 сыйныф укучылары арасында Халыкара туган тел көненә багышланган тамчы шоу интеллектуаль уены үткәрелде.














