Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 104 учеников 35 воспитанников |
| У нас учат: | 25 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Без табигать балалары 07.06.2023

Лагерьга йөрүче балалар тәрбияче апалары белән табигатькә чыктылар. Туган ягыбыз табигатенең матурлыгына, чисталыгына, байлыгына сокланып ял иттеләр.
-
А.С.Пушкин көне 06.06.2023

Лагерыбызның 6 нчы көне. Балалар бик теләп йөриләр. Лагерьда эш программа нигезендә алып барыла. Бүген көнебезне Пушкин көне итеп үткәрдек. Балалар белән шигырьләренә иллюстрацияләр ясадык, әкиятләрен тыңладык, мультфильм карадык.
-
Исәнме, җәй! 03.06.2023

Җәй балаларның иң яраткан ел фасылы. Лагерьга йөрүче балалар өчен бигрәк тә. Тәмле ашап, күңелле уеннар уйнап көннең үткәнен сизми дә калабыз.
-
Күңелле яллар 02.06.2023

Балаларның ялын күңелле итеп үткәрәбез. Төрле уеннар уйныйбыз, ярышлар үткәрәбез.
-
Ял лагеры "Кояшкай" 01.06.2023

Бүген мәктәп янында оешкан 35 балага исәпләнгән "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Балаларның ялы күңелле һәм файдалы үтсен өчен тәрбиячеләр Лилия Нурзада кызы, Гөлгенә Заһид кызы һәм Илшат Рәфхәт улы эшләячәкләр.
-
1 июнь-балаларны яклау көне 01.06.2023

1 июнь-балаларны яклау көне уңаеннан лагерьга йөрүче балалар "Бәхетле балачак" темасына асфальтка рәсем ясадылар.
-
Район күләм семинар "Балалар бакчасында -милли мохит" 20.05.2023

2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәданиятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан, 18 май көнне "Балалар бакчасында - милли мохит" дигән темага безнең мәктәптә район күләм семинар үткәрелде.
-
Гореф-гадәтне саклап 18.05.2023

Бүген мәктәбебездә милли гореф-гадәтләрнең берсе булган яулык җыю йоласын үткәрдек. Төрле татар халык җырларын җырлап, биюләрен биеп, уеннарын уйнап үзебезгә рухи азык алдык.
-
Табигатькә экскурсия 18.05.2023

Тырыш авылы башлангыч сыйныф укучылары урманга - табигать кочагына экскурсиягә бардылар. Россия геннеслар китабына кертелгән кырмыска оясы янында булдылар.
-
Безнең уңышлар 12.05.2023

Мәмәшир урта мәктәбендә Җамалетдин Бикташи исеме астында Vll төбәкара фәнни эзләнү конференференция үтте. Анда мәктәбебезнең Ill сыйныф укучысы Галимова Зөбәйдә "Халкымның милли бизәге" секциясендә лауреат исемен алды (җитәкче- Набиева Л.Н.),
"Яшь эзләнүче" секциясендә "Безгә хәзер почта кирәкме?" эше белән Агдалия һәм Данияз Галимуллиннар лауреат булдылар (җитәкче-Ганиева Ф. М.)
"Укыту тәҗрибәсе" секциясендә башлангыч сыйныф укытучысы Гомәрова Гөлгенә Заһит кызы "Башлангыч сыйныфларда уку грамоталылыгы куллану адымнары" эше белән l урын яулады.Алга таба да уңышлар телибез сезгә.














