Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 104 учеников 35 воспитанников |
| У нас учат: | 25 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Эзләнүләр аша камиллеккә 26.03.2017

25 нче март көнне безнең мәктәп укучылары Ядегәр урта мәктәбендә үткәрелгән Г. Каюмов исемендәге "Эзләнүләр аша камиллеккә" дип исемләнгән укуларда катнаштылар:
-3 сыйныфтан Вилданова Илзинә, Кадырова Нәргизә, Харрасова Нәзилә (җитәкчеләре Ф.М.Ганиева);
-5 нче сыйныфтан Кадирова Айзилә (җитәкче С.В.Шамсутдинова).
Кызлар укуларда бик уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булдылар. Алга таба уңышлар теләп калабыз!
-
Котлыйбыз! 20.03.2017

Зур Сәрдек урта мәктәбендә Камил Шакиров истәлегенә волейбол ярышы булды. Безнең укучылар барлык көндәшләрен җиңеп I урынны алып кайттылар. Укучылар без сезнең белән горурланабыз һәм алга таба да уңышлар гына теләп калабыз. Молодцы!
-
Ура, язгы каникуллар! 18.03.2017

20 марттан 28 мартка кадәр укучыларыбыз язгы каникулга китәчәк. Каникул чорында мәктәптә чаралар план нигезендә алып барылачак. Барлык укучыларга да әйбәт кенә ял итеп, исән-сау яңадан укырга килүләрен теләп калабыз!
-
"Сыерчык оясы" акциясе 17.03.2017

Табигатькә ямьле яз аяк баса. Менә шушы матурлыкны тулыландыру өчен безнең мәктәп укучылары "Сыерчык оясы" акциясендә катнашалар. Теләгән һәр укучы сыерчык оясы ясаячак һәм аның эше бәяләнәчәк.
-
"Без бергә!" 16.03.2017

16 март көнне район мәдәният йортында "Без бергә!" дип исемләнгән фестиваль булды. Безнең мәктәптән дә Вилданова Илзинә белән Хадеев Рәсүл "Хореография" номинациясендә уңышлы гына чыгыш ясадылар. Молодцы укучылар!
-
Мәктәп беренчелегенә өстәл теннисы ярышы 15.03.2017

15 март көнне мәктәптә 2-11 сыйныф укучылары арасында мәктәп беренчелегенә өстәл теннисы ярышы булды. Ярыш 3 төркем (башлангыч, урта, югары) буенча үтте. Һәр төркемдә җиңү яулаган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Мәктәп күләмендә чаңгы ярышы 13.03.2017

1 март көнне мәктәп күләмендә чаңгы ярышы булды. Укучылар үз төркемнәре буенча ярышта катнаштылар. Вакытлары исәпкә алынып урын чыгарылды. Призлы урын алган укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Безопасность в паводковый период 09.03.2017

Классные руководители 1-11 классов провели классные часы на тему безопасности в паводковый период, используя методические материалы по организации обучения населения в предпаводковый и паводковый периоды, памятки населению по действиям в предпаводковый и паводковый периоды.
-
Кул эшләре 07.03.2017

5 сыйныф укучысы Зәйнәп Харрасованың кул эшләре күпләрдә кызыксыну уятты.
-
Кул эшләре күргәзмәсе 06.03.2017

8 март бәйрәме алдыннан теккән, бәйләгән, атлас тасмалар белән чигелгән, фетрдан ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Кызларыбызга бу матурлыкның серләрен укытучы Гөлсөяр Мансуровна өйрәтә.














