Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей им.А.М.Булатова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Майская, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-642-81-04 |
| E-Mail: | S2.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Многопрофильный лицей им. А.М. Булатова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Камалова Любовь Степановна |
| Год основания учреждения: | 1869 |
| У нас учатся: | 978 учеников |
| У нас учат: | 79 учителей |
Всероссийский урок астрономии
"Ак калфак" оешмасы
Опубликовано: 21.10.2015
Зөмәрә Нихатовна тәкъдиме белән А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда әле шушы көннәрдә генә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм 8,11нче сыйныф кызларын берләштергән “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде.
“Ак калфак”ның беренче утырышында оештыру эшләре каралса, икенче утырышы татар милли ризыклары эзерләү буенча мастер-класс итеп үткәрелде. Аны “Ак калфак” вәкилләре Фәттахова Рәфилә һәм Мостафина Суфия ханымнар үткәрде.
Ә лицейда уздырылган мастер-класста Рәфилә ханым гөбәдия һәм кыстыбый пешерү буенча осталыгын күрсәтте. Бик тәфсилләп камыр басу серләрен, гөбәдия эчлеген ничек ясарга кирәклеген аңлатты. Гөбәдияне ясап бетергәч, кызларга бәлеш кырыен бөгү серләрен өйрәтте. Кызлар үзләре дә эштән читтә калмадылар – гөбәдиянең кырыйларын бөрергә өйрәнделәр. Инде гөбәдияне мичкә тыккач, кыстыбый пешерергә тотындылар. Бу очракта да кунагыбызның үз серләре бар икән. Камырны әзерләп бетергәч, кызлар кыстыбый җәемнәрен җәйделәр, бергәләп милли ризыгыбызны пешерделәр. Шуннан соң кунаклар халкыбызның чәй табыны әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.Үзең әзерләгән ризык белән эчкән чәй бигрәк тәмле була икән! Зөмәрә, Рәфилә һәм Суфия ханымнарга, спонсорларга бу файдалы чараны үткәрүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей












