Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Лениногорский политехнический колледж" / «Лениногорск политехника көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан,423259, г. Лениногорск, ул. Кошевого, д. 15 |
| Телефон: | +7(855)-952-18-06;+7(855)-952-11-25 |
| E-Mail: | lpkru@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ ЛПК |
| Руководитель: | Минязев Рустем Рафаэлевич |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 681 |
| У нас учат: | 58 |
Сведения об истории становления и развития ГАПОУ "Лениногорский политехнический колледж" / "Лениногорск политехника көллияте" Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында мәгълүмат
Сведения об истории становления и развития ГАПОУ "Лениногорский политехнический колледж"
Лениногорск политехника көллиятенең үсеш тарихы – үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – турыдан-туры һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәт иткән белгечләр белән бәйле.
Лениногорск һөнәри белем бирү учреждениеләрендә үз эшенә чиксез тугрылыклы, әлеге эшчәнлекнең зурлыгын һәм әһәмиятен аңлаган җитәкчеләр хезмәт итә.
Иң элек бөтен республика буенча төзелеш училищелары урта мәктәпләр биналарында – Лениногорск шәһәрендә исә 8 нче санлы мәктәптә – урнаша.
Алга таба әлеге уку йортлары зур үзгәрешләргә дучар була. 1953 елда завод-фабрикалы укыту мәктәбе үз ишекләрен Олег Кошевой урамында урнашкан биш бинада ача. Аның беренче директоры булып Александр Кириллович билгеләнә. 1956 нчы елда җитәкчелек алмашына. Директор урыны шактый гайрәтле, зирәк, тәҗрибәле кешегә – Александр Андреевич Макаровка – тапшырыла. Искиткеч акылы, оештыру сәләте, зыялылыгы һәм хезмәттәшләре ярдәме белән ул бик күп эшләр башкара. Аның зур казанышы булып остаханәләр, училищеның спорт залын төзү тора. Коллектив алдында квалификацияле эшчеләр әзерләүнең сыйфатын арттыру, чыгарылыш планын һәм 1957 нче елга җитештерү заказлары планын үтәү кебек зур бурычлар тора.
Алтмышынчы, җитмешенче еллар һөнәри белем билү системасына яңа этәргеч бирә. 8 нче санлы завод-фабрикалы укыту мәктәбе исеме 32 нче санлы шәһәр һөнәри-техник училищесына үзгәртелә. 1967-1971 нче елда әлеге уку йортында Б.С.Хисмәтуллин, 1971-1972 нче елларда исә А.А.Минязев җитәкчелек итә.
1972 нче елдан алып 1985 нче елга кадәр училищены таләпчән, гайрәтле, максатчан кеше – Картежников Анатолий Петрович – җитәкли. Бу елларда 32 нче санлы техник училищесы махсус белем бирү белән беррәттән гомуми урта белем бирү һөнәри-техник училищесына үзгәртелә.
1