Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
| Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
| E-Mail: | lengoroo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
Эш тәҗрибәсен уртаклашабыз.
Опубликовано: 29.02.2016
2016нчы елның 26нчы февралендә Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “ФДББС тормышка ашырганда башлангыч сыйныф укучыларының танып – белү активлыгын үстерү” проблемасы буенча муниципаль семинар уздырылды. Семинарда район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Мингазовна һәм татар милли мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
Мәктәпнең укыту буенча директор урынбасары Р.И. Сахабутдинова үзенең сәламләү чыгышында: “2011-2012 нче уку елыннан 1 сыйныф укучыларын федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында укыта башлауларын. Бу укучыларыбызның инде бүген 5 сыйныфта укуларын әйтте. Кыскача гына мәктәп тарихы белән таныштырды.
Яңа стандартлар бүгенге укытучыга, укучыга яңа таләпләр куя. Укытучы элеккечә балаларга белем бирү, осталык һәм күнекмәләр булдыру белән генә чикләнми. Ул яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә алырлык, актив, иҗади,уку эшчәнлеген оештыра, тикшерә алуга сәләтле шәхес тәрбияли. Яңа стандартлар белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота . Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы үзе дә, аның әти-әнисе таләп итү хокукына ия. Бүген без кызыксынучан, дөньяны актив танып – белүче,белем нигезләрен яхшы үзләштерүче, мөстәкыйль һәм иҗади, үзенең туган ягын,илен яратучы, гаилә һәм җәмгыять кыйммәтләрен кабул итүче һәм хөрмәт итүче, үзе эшләгән эшкә гаилә һәм мәктәп алдында җавап бирә белүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче кеше тәрбияләргә тиеш. Бу юнәлештә Урмышлы мәктәбе укытучылары нәтиҗәле эш алып баруын ассызыклап узды.
Семинарның практик өлешендә Урмышлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Хәсаншина Р.Г. (1нче категория)-2-3нче сыйныфларда рус теленән 2 сыйныфта “Имя существительное. Обобщение”, 3сыйныфта “ Роль имени прилагательного в речи”, Хисамова З.М. (югары категория) 1нче сыйныфта математикадан “8 һәм 9 саннарының составы”, Сунгатуллина З.А. (беренче категория) 4нче сыйныфта татар теленнән “Сүз төркемнәрен кабатлау” темаларына ачык дәресләр; инглиз, рус һәм татар телләрендә “Я хочу увидеть мир” темасына интегральләштерелгән дәрестән тыш чара күрсәттеләр. 11нче гимназия, Чкалов, Иске-Иштерәк, Яңа Иштерәк, Сарабиккол, Кирлегәч, Куакбаш, Керкәле, Сугышлы, Зәй-Каратай, Яңа чыршылы, Тимәш авылларыннан килгән коллегаларыбыз белән үзләренең эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
Соңыннан район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Мингазовна семинарда катнашу