Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
| Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
| E-Mail: | lengoroo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
“Телең белән горурлан, халкыңның үзе белән...”
Опубликовано: 28.01.2021Бу көннәрдә шәһәребез мәктәпләрендә телләргә багышланган күптөрле чаралар булып узды. Әлбәттә, 8 нче урта мәктәп тә моннан читтә калмады. Һәр көнне төрле телләрдә шигырьләр, җырлар, әкиятләр яңгырады. Хәтта милли биюләр, гармун, скрипка моңы да аралашу чарасына әйләнде кебек. Каләм тибрәтүче укучылар үзләре иҗат иткән шигырь, әкиятләре белән таныштырды. Кыскасы, һәркем үз сәләтен, талантын күрсәтергә ашыкты. Алар арасында бәйгеләрдә җиңү яулаучылар да шактый иде. Әти-әниләр дә чаралардан читтә калмады, актив катнашты. Шулай бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була, хезмәтебез үз җимешен бирә.
Мондый милли җанлы яшьләребез булганда телебезнең киләчәге бар дигән сүз, иншалла! “Теле барның иле бар”, дип халык юкка гына әйтмәгән бит.
Үткәрелгән сыйныфтан тыш чаралар турында мәгълүмат белән Инстаграм битендә дә таныша аласыз. Сәхифәдә укучылар башкарган шигырьләр, үзләре иҗат иткән әкиятләр, рәсемнәр, фотолар урын алган. Әлбәттә, постлар туган тел белән бәйле. Безнең Инстаграмдагы битебез - https://www.instagram.com/tugantellensk8/?hl=ru
“Мин яратам сине, туган телем!”
21.01.2021 көнне туган тел һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Э.И, 4бв сыйныфларында “Мин яратам сине, туган телем!” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрде.
«Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем рәхмәт сиңа!”
25 гыйнвар көнне туган тел һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Л.Г. туган телләр көненә багышлап, «Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем рәхмәт сиңа!” исеме астында сыйныфтан тыш чара үткәрде. Бу чарада 5 а,б,в,г сыйныфларының татар төркемендә укучы балалар катнашты.
Үткәрелгән чараның максаты- балаларны халыкара туган телләр көненең килеп чыгу тарихы белән таныштыру, үз туган телеңә карата сакчыл караш, туган телең, ата-бабаларың, халкың, аның гореф-гадәтләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Хәзергесе көндә дөньяда нинди телләр барлыгы, кайсы телләргә юкка чыгу куркынычы янавы турында белделәр.
Укучылар татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр, 5Г сыйныфы укучысы Гайфетдинов Әмир баянда, 5В сыйныфы укучысы Галимов Хәсән скрипкада моңлы итеп татар халык көйләрен уйнадылар.
Балалар сорауларга җаваплар бирделәр, табышмакларның җавапларын таптылар. Мәкальләрне дәвам итү, мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлату кебек биремнәрне үтәделәр.
Үткәрелгән чара укучыларга татар теле буенча алган белемнәрен тикшерергә һәм ныгытырга, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләргә булышты.
Балалар Ð