• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

“Ел укытучысы-2014” бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре турында

Опубликовано: 04.03.2014

Мәгариф идарәсенең 14.02.2014 елда кабул ителгән 134 номерлы “Ел укытучысы-2014” республикакүләм бәйгенең муниципаль этабын үткәрү” карары нигезендә, иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү, иң яхшы дип саналган педагогларның алдынгы тәҗрибәсен тарату максатыннан 21 февральдән 26 февральгә кадәр 10 урта мәктәп базасында “Ел укытучысы-2014” республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы үтте.
Бәйгедә 2,3,4,5,6,7,8,10,13, В.П.Чкалов исемендәге Шөгер, Яңа Сережкино, М.Горький исемендәге Зеленая Роща урта гомуми белем бирү мәктәпләре, 11 гимназия, 12 лицей, Урман Асты, Иске Писмән, Сугышлы, Иске Иштерәк, Федотовка, Урдалы, Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән барысы 21 укытучы катнашты. Шулардан 12 се башлангыч сыйныф укытучылары (57,1%), 2 тарих укытучысы, 2 математика укытучысы, 2 биология укытучысы, 1 рус теле, 1 инглиз теле, 1 җәмгыять белеме укытучысы иде. Бәйгедә катнашучыларның эш стажы 11 дән алып 30 елга кадәр, 6 сы югары квалификацион категориягә (28,6%) ,15 укытучы 1 квалификацион категориягә (71,4%) ия.
Бәйге барышында катнашучылар үзләренең методик темаларын тәкъдим иттеләр, дәресләр үткәреп, шул дәресләренә үзанализ ясадылар.
“Ел укытучысы-2014” бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз:
1 урын- Елистратова Е.Т.- 7 урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы;
2 урын- Ершова Н.Л.- 5 урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы;
3 урын- Миндрахманова Г.Р.- 13 урта мәктәпнең тарих укытучысы.
Номинацияләрдә:
«Башлангыч сыйныф укытучысы. Иҗат һәм эзләнү»:
- Салахова Н.З.- 6 урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы.
• «Башлангыч сыйныф укытучысы. Педагог- эзләнүче»:
- Гыйльметдинова М.Н.- 2 урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы.

• «Башлангыч сыйныф укытучысы. Методик традицияләр һәм башлангыч мәктәптә новаторлык»:
- Миняҗева Ф.А- 11 гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы.
• «Башлангыч сыйныф укытучысы. Башлангыч сыйныф укучыларына экологик тәрбия»:

• - Кашапова Г.З.- Сугышлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.


• «Башлангыч сыйныф укытучысы. Педагогик аралашу сәнгате»:
- Хәйретдинова Р.Р.- Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.
• «Табигый белемнәр укытучысы»:
- Нуртдинова Э.Ф.- В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең биология укытучысы.
• «Математика укытучысы:
- Соловьева О.И.- 12 лицейның маÑ