Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
| Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
| E-Mail: | lengoroo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
«Кече яшьтәге мәктәп укучыларын рухи- әхлакый яктан тәрбияләүдәге мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары”
Опубликовано: 14.03.2014
Башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт стандартында заманча чыгарылыш сыйныф укучысында булырга тиешле иң кирәкле сыйфатлардан әхлаклылык, мөстәкыйльлек, толерантлык, мобильлелек((тиз хәл итүчәнлек), уйлап табучанлык санала. Мәктәп үсеп килүче буынны тәрбияләү системасында төп звено булып тора. Укытучыдан фәнне һәм аны өйрәтү методикасын белү генә түгел, бәлки үз эшен баланы рухи яктан тәрбияләүгә юнәлтү дә таләп ителә.
“Дин мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләре”(ОРКСЭ) курсын кертү - бу укыту һәм тәрбияне берләштерүдә мөһим адым. Бу курс төп белем бирү програмасының нәтиҗәләрен уңышлы тормышка ашырып кына калмый, шулай ук рухи тәрбия сферасына да тәэсир итә.
2014 нче елның 13 нче мартында Лениногорск шәһәре 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 4 нче сыйныфларда “Дин мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләре” дәресләрен алып баручы тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен “Кече яшьтәге мәктәп укучыларын
рухи- әхлакый яктан тәрбияләүдәге мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары” темасы буенча семинар- практикум узды.
Семинарның теоретик өлешендә үз тәҗрибәләрен уртаклашып түбәндәге укытучылар чыгыш ясадылар:
-5нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Л.А Галиева “ Кече яшьтәге мәктәп укучыларын рухи-әхлакый яктан тәрбияләү”, Ф.В. Насыбуллина “Башлангыч сыйныфларда әхлак тәрбиясе”, О.П. Фролова “Тәрбия эшен оештыру”;
-Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Р.Ш. Сабитова “Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда кече яшьтәге мәктәп укучыларын рухи-әхлакый яктан тәрбияләү”.
Практик өлештә дәресләр һәм мастер класслар күрсәтелде. 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Н.Л. Ершова 4А сыйныфында “Дин мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләре” дәресендә “Дуслык. Дуслыкта уңай хисләр” темасын ачты. Р.М. Вәлиева 4Б сыйныфында “Минем шәҗәрәм.Нәсел агачын төзү” темасына мастер-класс күрсәтте.
Шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары М.И. Климашова 2Б сыйныфында Л.Н.Толстой “Русак” әсәре буенча сыйныфтан тыш чара һәм Л.К. Әхмәтҗанова 4М сыйныфында “Нәрсә ул толерантлык?” темасы буенча сыйныфтан тыш чаралар күрсәтте.
Укытучылар дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда төрле эш формалары кулландылар. Кискен (критик) фикер йөртү, коммуникатив һәм проект технологияләре, интерактив такта ресурслары, төрле иҗади биремнәр, заманча укыту формалары актив чагылды. Барлык күрсәтелгән дәресләр, мастер-класслар, сый