Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
| Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
| E-Mail: | lengoroo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
“Мин-эзләнүче”
Опубликовано: 28.03.2014
Кызыксынучан табигатьле кече яшьтәге мәктәп балалары төрле эзләнү эшләрендә бик теләп катнашалар.Эзләнү эшчәнлеге белән шөгылләнү укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, аларны иҗади фикерләргә, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтә. Эзләнү эшенең йомгаклау этабында яшь тикшеренүчеләр “Мин-эзләнүче” дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясыйлар.Районыбызда ел саен үткәрелә торган бу чара укучыларның интеллектуаль-иҗади потенциалын эзләнү эшчәнлегенә юнәлдереп, аларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыра, иҗади сәләтләрен үстерү максатын күздә тота.
2014 елның 27 мартында шәһәребезнең 8 нче мәктәбе базасында Лениногорск районы уку йортларының 4 нче сыйныф укучыларының “Мин-эзләнүче” дигән фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Чарада катнашучы 21 яшь эзләнүчене сигезенче мәктәп директоры, укучылары, укытучылары бик җылы каршы алды. Конференция кунакларын матур шигырьләр, күңелле җырлар белән сәламләделәр. Яшь эзләнүчеләр 3 секциягә бүленеп, төрле юнәлешләрдә эш алып бардылар:
-Математика өлкәсендә эзләнү эшләре-1 (рус мәктәпләрендә укучылар өчен) ;
-Төрле фәннәр өлкәсендә эзләнү эшләре;
- Математика өлкәсендә эзләнү эшләре-2 (татар мәктәпләрендә укучылар өчен).
Сигезенче мәктәп коллективы конференциядә катнашучыларга уңайлы шартлар булдыру, чарага чын бәйрәм төсе бирү өчен барысын да эшләгән. Жюри яшь тикшеренүчеләрнең фәнни эшчәнлеген югары бәяләде, балаларның эзләнү эшенә җитди карашларын, яңа кызыклы идеяләрен тормышка ашырырга зур омтылышларын билгеләп үтте.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, аларга иҗади уңышлар, фәнни проектларының тормышка ашуын телибез. Шулай ук конференциядә катнашкан барлык укучыларга, аларның җитәкчеләренә, сигезенче мәктәп укытучылары һәм укучылар коллективына, мәктәп директоры Ф.Р.Хәйбрахмановага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Дети младшего школьного возраста по природе своей исследователи и с большим интересом участвуют в различных исследовательских делах. Исследовательская деятельность способствует развитию познавательной активности школьников, учит их мыслить и делать самостоятельные умозаключения. Итогом исследовательской работы и главным этапом обучения юного исследования является выступление на конференции младших школьников «Я – исследователь», которая ежегодно проходит в нашем муниципальном районе. Научно – практическая конференция «Я - исследователь» ориентирована на развитие у детей навыков исследовательской деятельности и творческого проектирования.
Цель данной конференции — развитие интеллектуально