Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
| Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
| E-Mail: | lengoroo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
Уроки в начальной школе с использованием обучающих структур, мыслительных приемов Сингапурского метода обучения.
Опубликовано: 18.02.2015
Заман таләпләре һәм җәмгыять мәктәп алдына, әхлакый, эмоциональ, актив, иҗади, мөстәкыйль шәхес формалаштыру өчен мәсьәләләрне куюны таләп итә. Заманча дәрес гади классик дәрес кенә бирү түгел. Хәзерге вакытта укучылар үзләрен пассив белем алучылар кебек түгел, ә дәреснең соавторлары итеп тоярга тиешләр. Укучыларыбыз җәмгытебез үсешенә өлеш кертсеннәр өчен укытучы коммуникацион технологияләр кулланып, командада эшләргә өйрәтергә тиеш. Шулай ук балаларны критик һәм креатив фикерләү сәләтенә ия булырга өндәргә тиеш.
21 гасыр – инновацион технологияләр гасыры. 2013-2014 уку елыннан башлап, безнең районыбыз укытучылары Сингапур укыту методларын кулланып эшли башладылар.Сингапур Educare компаниясе белән берлектә Татарстанда укытуның сыйфатын күтәрү һәм камилләштерү өстендә зур эш алып барыла.
16 февральдә “Өстенлек мәктәбе” ндә (5 нче мәктәп) Лениногорск муниципаль районының 32 башлангыч сыйныф укытучысы “Заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Сингапур укыту алымнарын куллану” темасына семинарда катнашты. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучылары Климашова Маргарита Иван кызы, Сафина Наиля Касым кызы, Насыбуллина Фаина Вагиз кызы Сингапур структураларын һәм алымнарын кулланып ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр барышында укучылар төркемнәргә бүленеп эшләделәр.Укытучы биргән сораулар һәм биремнәрне бергәләп чиштеләр. Бу эштә һәрбер укучы катнашты, үз фикерен әйтте, шул ук вакытта башкаларның да фикерен тыңлый белергә өйрәнде.
Дәресләрдә укытучыларның структураларны кулланып эшләү осталыклары да күзәтелде. Үткәрелгән дәресләр килгән кунаклар тарафыннан уңай яктан бәяләнде.
Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл оештырылды. Монда укыту процессын яңарту, укытуның сыйфатын күтәрү, укучыларның гына түгел, ә укытучыларның үзләренең дә активлыгын арттыру турында сүз барды.Укытучыларның заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Сингапур укыту алымнарын куллануының уңай юнәлешләре яктыртылды. Хәтта, Сингапур алымнарын кулланып укытучылар белән тренинг үткәрелде. Түгәрәк өстәл күтәренке рухта тәмамланды. «Өстенлек мәктәбе”нең директоры Галина Александровна Новичковага, директор урынбасары Нина Петровна Головинага, килгән кунакларга һәм югары дәрәҗәдә дәрес күрсәткән укытучыларыбызга бик зур рәхмәт белдерәбез!
16 февраля на базе СОШ № 5, которой с января 2014 года присвоен статус “Школы Превосходства в Республике Татарстан” в рамках реализации совместного проекта с сингапурской компанией Э