МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Urmschla@list.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 9 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
ГТО нормалары 07.04.2015

ГТО нормалары үтәүнең язгы чорга караган өлеше башланды. Укучыларыбызның сынатмауларын телибез!
-
Исәнмесез, кошкайлар! 06.04.2015

1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне итеп билгеләнеп үтелә. Мәктәптә бу көнгә багышлап "Исәнмесез, кошкайлар!" дип аталган музыкаль чыгыш үткәрелде. Чыгышта 5-7 класс укучылары кошлар турында, кошларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. (җитәкче Фарзиева М.Р.)
-
"Кошларны беләсеңме?"
06.04.2015
Укучылар тәнәфес вакытларын да файдалы үткәрәләр. Бүгенге тәнәфесләр вакытында 1-5 сыйныфлар өчен "Кошларны беләсеңме?" дип аталган викторина үтте. Абсолют җиңүче 5 класс укучысы -Хабибуллин Искәндәр. (оештыручы Фарзиева М.Р.)
-
Парад юбилеев 04.04.2015

Укучылар өчен үткәрелгән "Парад юбилеев" фестивалендә 2 урын яулаган Хабибуллин Искәндәрне (5 кл), Локманова Лиананы (8кл) һәм 3 урын алган 4 класс укучылары Хисамова Ләйсән белән Эльмираны котлыйбыз! Шулай ук бу укучылар шәһәр һәм район фестивальләрендә катнашу өчен дә сайлап алынды. Уңышлар сезгә!!! (җит. Хабибуллина Э.Г., Хисамова З.М.)
-
Батырлык 04.04.2015

"Бөек Җиңүгә 70 ел" һәм Әдәбият елына багышлап "Батырлык" дип аталган мәктәпкүләм әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар фронтовик - шагыйрь Фатих Кәримнең бай иҗаты, сугышчан батырлыгы белән таныштылар, әсәрләрен сөйләделәр.
Оештыручылар: татар теле укытучысы С.Мифтахова һәм педагог-оештыручы Э.Хабибуллина.
-
Ветеранның туган көне 03.04.2015

Авылдаш ветераныбыз Якупов Гата Габидин улының бүген туган көне. Волонтерларыбыз 8 сыйныф укучылары класс җитәкчесе Бурнашева Нурия һәм җирле үзидарә рәисе Хабибуллин Артур Фәнзәт улы белән ветеранны котларга бардылар. Концерт программасы күрсәттеләр. Очрашу бик җылы үтте. Ветеранга Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды.
-
Правнуки рисуют Победу 03.04.2015

Правнуки рисуют Победу муниципаль конкурсында Сайфуллина Алина 2 урын, Хисамова Эльмира 3 урынга лаек булды. Җитәкче Хисамова Зөлфия Минзөфәр кызы.
-
2 апрель- Халыкара балалар китабы көне 02.04.2015

Халыкаара балалар китабы көне уңаеннан, китапханәче Хисамова Э.Н. укучылар өчен викторина үткәрде.
Викторина җиңүчеләре Хисамов З(8кл), Хабибуллин И. (5кл). Шулай ук уку һәм белемгә багышланган мәкальләр ярдәмендә интеллектуаль уенда катнашып 1 урынга -7 класс лаек булды.
-
Память жива 02.04.2015

ЦВР тарафыннан үткәрелгән "Память жива" конкурсының "Сочинение" номинациясендә Фартидинова Ангелина (7кл) -1 урын, Хабибуллина Сөмбел (2кл) - 2 урын яулады. (җитәкче Хасаншина Р.Г.). Шул ук конкурста катнашып "Рисунок" номинациясендә Гараева Гөлнур (7кл) -1 урынга, Локманова Лиана (8кл) - 2 урынга, Хабибуллин Искәндәр (5кл) - 3 урынга лаек булды. (җитәкче Газизова Р. М.) Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
1 апрель - Кошлар көне 01.04.2015

Ямьле язлар җитүгә туган якларыбызга канатлы дусларыбыз - кошлар кайта башлый. Бүген бу темага рәсем конкурсы оештырылды. Хуш киләсез, кошкайлар, рәхим итегез!













