МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Urmschla@list.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 9 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Кыш бабайга хат 06.12.2014

Яңа елга әзерлек эшләрен 2нче сыйныфлар башлады. Алар Кыш бабайга үзләренең теләкләрен юллап хатлар язып салдылар.
-
Час кода в России 05.12.2014

5 декабря наши учащиеся под руководством учителя информатики Хисамовой Э.Н. стали участниками Всероссийской акции "Час кода".
-
"Боз өстендә сак бул!" 05.12.2014

Мәктәптә "Боз өстендә сак бул!" темасына рәсем конкурсы оештырылды. Башлангыч класслар бу чарада бик теләп катнаштылар. 4 класстан Хафизов Айдар, Хисамова Ләйсән, 2нче классстан Хабибуллина Сөмбел һәм Сәйдәш, 3нче класстан Ганиев Данилның эшләре иң яхшылары дип табылды, бәйгенең район турына җибәрелде.
-
Котлыйбыз!!! 04.12.2014

Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашыбыз Мугинов Салих бабайның бүген туган көне. Хасаншина Р.Г. һәм Хабибуллина Э.Г. җитәкчелегендә мәктәпнең бер төркем укучылары Салих бабайны котларга бардылар. Шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, ветеранның хатирәләрен тыңладылар.
Салих бабайга исәнлек -саулык, тыныч тормыш телибез!
-
МЧС хезмәткәрләре белән очрашу 04.12.2014

"Су объектларында куркынычсызлык" айлыгы планы буенча бүген мәктәптә Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтенең Әлмәт отряды "Янгынга каршы" аерым бүлек җитәкчесе Гафиятуллин Р.Р. белән очрашу үткәрелде.
-
3нче декабрь- Билгесез солдат көне 03.12.2014

Билгесез Солдат көне уңаеннан бүген 1-4 сыйныфларда әңгәмәләр, 5-8нче сыйныфларда дискуссияләр үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган авылдашларыбыз турында тыңладылар, үз нәселләренең сугыш хатирәләре белән уртаклаштылар. Ни өчен бу көннең билгеләнеп үтү тарихы белән таныштылар.
-
Коррупциягә каршы көрәш атналыгы 02.12.2014

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы планы нигезендә 7-9нчы сыйныфлар өчен "Бәхетле яшисең килсә намуслы бул" дип аталган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Инвалидлар декадасы
01.12.2014
Бүгеннән мәктәптә инвалидлар декадасы башланып китте. План буенча "Көчле рухлылыр" тематикасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Музейга экскурсияләр 29.11.2014

Музей җитәкчесе Хасаншина Р.Г. "Сугыш елларында хатын-кызлар" тематикасы буенча мәктәп музеенда экскурсияләр оештырды.
-
Ике йолдыз 28.11.2014

Бүген мәктәбебездә гаҗәеп матур бәйрәм "Ике йолдыз" проекты булды. Укучылар үзләренең әниләре белән парлы җырлар башкардылар, биеделәр. Педагог-оештыручы Хабибуллина Эльмира белән Искәндәр бәйрәмне күңелле итеп алып бардылар. Бәйрәм ахырында авыл җирлеге җитәкчесе Хабибуллин Артур барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, катнашучыларга бүләкләр , дипломнар тапшырды.













