МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Urmschla@list.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 9 |
МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бакчада көзге эшләр 07.10.2019

Бүген укучылар тырышлыгы белән мәктәп бакчасындагы көзге муллык җыелып алынды.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучыларыбыз!! 05.10.2019

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
Экологик сукмак 05.10.2019

Кояшлы, җылы көннәр санаулы гына калып бара. Бүген укучылар өчен экологик сукмак оештырылды. Программада җирлектә ориентлашу, төрле үлән һәм яфракларны тану, алардан композиция ясау, спорт, милли уеннар уйнау, табигать турында белемнәрне арттыруга төрле чаралар каралган иде.
-
Үзидарә көне 04.10.2019

Бүген тугызынчы сыйныфлар өчен үзидарә көне үткәрелде. Алар төрле сыйныфларда үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар һәм сынатмадылар. 9нчылар үткәргән дәресләр укучыларга ошады.
-
Укытучылар көне 04.10.2019

Хөрмәтле укытучыларыбызга багышлап 1-9нчы сыйныфлар концерт программасы әзерләделәр. Бәйрәмебез кунаклары ветеран укытучылар: Сәгадәт Имаметдиновна, Наҗия Фарзиевна, Роза Насиховна, Мөслимә Әбүзаровна. Афәрин укучылар котлаулар да, концерт та шәп булды.
-
Культурный норматив школьника 01.10.2019

Бүген укучылар"Культурный норматив школьника" проекты белән таныштылар
-
Өлкәннәр көне 01.10.2019

Мәктәбебезнең матур традицияләренең берсе булып "Өлкәннәр көне"н үткәрү тора. Елдагыча укучылар бүген дә үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын, авыл советы, ХФХ "Хабибуллин" фермер хуҗалыгы ярдәмендә әзеләнгән бүләкләрне алып, авылыбызның өлкән кешеләрен котларга таралыштылар. Һәр йотта аларны ачык йөз, киң куңел белән көтеп алдылар. Укучыларның котлау сүзләрен, шигырь, җырларын рәхәтләнеп тыңладылар. Изге теләкләрен әйтеп озатып калдылар.
-
Авыл укытучысы-2019 28.09.2019

Татарстан авылларында эшләүче укытучыларның иң осталары бүген Казанда җыелды. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Йомгаклау туры нәтиҗәсендә «Авыл укытучысы — 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Лениногорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Минзөфәр кызы Хисамова танылды.
Котлыйбыз!!!
-
БДД атналыгы 28.09.2019

Куркынычсызлык атналыгы кысаларында "Юлда сак бул!" дигән исем астында рәсем бәйгесе үткәрелде.1 нче урын-Афлотонова И. 2 нче урын-Сайфуллин Р.. Ганиева Д., 3нче урын - Басырова И.
-
Единый день безопасности дорожного движения 25.09.2019

Бүген мәктәбебездә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган бердәм сыйныф сәгатьләре оештырылды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, өй-мәктәп-өй маршруты схемаларын яңарттылар.













