МБОУ «Урмышлинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе “Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе” Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы/
Визитная карточка
| Адрес: | 423294, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Урмышла, ул. Центральная, д.6 |
| Телефон: | +7(855)-953-12-02 |
| E-Mail: | Urmschla@list.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Урмышлинская ООШ" |
| Руководитель: | Хабибуллина Рузалия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 9 |
Новости школы
Без-табигать дуслары.
Опубликовано: 15.04.2013
Һәр елдагыча апрель аеның беренче яртысы мәктәптә “Табигать фәннәре “ ункөнлеге итеп үткәрелде. Аның барышында рәсем конкурслары, география, биология фәннәре буенча КВН, викторина, бәйгеләр, класс сәгатьләре уздырылды.
Быелгы ункөнлек кызыклы чараларга бай булды. Чөнки ул “2013-Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы” кысаларында оештырылды. Ә ункөнлекне йомгаклау кичәсендә Татарстан Республикасы Лениногорск районының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы урынбасары Фәрит Динмөхәммәтов та катнашты. Ул укучыларны оешмаларының эшчәнлеге, экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак алда торган бурычлар белән таныштырды. Бу очрашуда укучылар республикада һәм районыбызда табигатьне саклауга зур игътибар бирелүен аңладылар.
Укучылар исә “Кошлар көне “ уңаеннан әзерләнгән музыкаль чыгыш ясадылар, үзләренең экологик юнәлештә башкарылган эшләре турында сөйләделәр. Шулай ук табигатьне саклау темасына багышланган рәсем конкурсында җиңүчеләрнең эшләреннән стенд та әзерләнгән иде
К списку новостей













