Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская основная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-952-92-37 |
| E-Mail: | Zai-Karataishcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская ООШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская основная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Яшь каләм тибрәтүче 22.02.2024

6 февраль көнне, Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясендә, Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә эшләп килүче әдәби иҗат түгәрәкләренә йөрүче яшь каләм тибрәтүче укучылар һәм аларның җитәкчеләре, ана теле укытучылары белән иҗади очрашу узды. Укучылар үзләренең яңа язган шигырьләре, әкиятләре белән таныштырдылар. Безнен мәктәптән бу чарада 6 нчы сыйныф укучысы Каримов Даниэль, җитәкчесе Камалетдинова Резеда Камил кызы белән катнашып кайттылар.
Әлеге чарада Лениногрск шәһәрендә эшләп килүче Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әһелләре дә катнашты. Алар иҗат түгәрәкләренә йөрүче укучыларның башлангыч иҗатларына югары бәя бирделәр һәм аларның район һәм шәһәребезне данларлык иҗат җимешләре тудырачакларына тирән ышаныч белдерделәр.Тулырак танышу өчен ссылка https://vk.com/wall132665467_2566
-
Хәтерлибез, горурланабыз! 22.02.2024

Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка hәйкәл куясы?
Чорлар жиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек –хәтер кыясы!Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды һәм шулай булып кала. Безнең солдат нәрсә өчен сугышканын һәрчак белде. Аңа югары ватанпәрвәрлек хисе хас. Ата-бабаларыбызның данлы сугышчан традицияләрен дәвам итүчеләр чын мәгънәсендә безнең горурлыгыбыз.
Хәрби антларына тугры калып, гомерләрен биргән батырларның данлы исемен күңелләребездә яңарту максатыннан оештырылган тантаналы линейка узды. Линейкада Ватаныбыздан читтә төрле елларда хезмәт бурычы буенча хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан хәрбиләр узләре, һәлак булганнарның әти-әниләре, туганнары катнашты.
Ватан өчен һәлак булганнарны искә алдык, әйләнеп кайтканнарга хөрмәт һәм дан!
Безнең тормыш бүген генә башланмаган. Аның үткәне, тарихы бар. Кеше китә, ә аның дөньялыкта кылган гамәлләре, нинди булуга карамастан, кешеләр күңелендә саклана. Матур эшләрең аркасында дөнья да яхшы атың калу, ничә ел гомер итүең белән бәйле түгел.
Гомер кыска – хәтер мәңгелек, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Гади күзлектән караганда, җир йөзенә туган һәркем үзеннән соң ниндидер, иң якыннары өчен генә булса да, хатирә калдыра. Ә үзләреннән соң чын мәгънәсендә якты эз калдыру бөтен кешегә дә бирелмәгән, әмма андыйлар бар һәм шул исәптән безнең авылдашларыбыз арасында да.
Бүген, МХО да, безгә Бөек җиңү бүләк иткән ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, неонацизм белән көрәштә һәлак булган авылдашларыбыз- Маковский Руслан, Шәрәфетдинов Илфат хөрмәтенә мәктәп музеенда Хәтер почмагы ачылды.
-
Һади Атласи премиясе 21.02.2024

Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалетдинова Резедә Камил кызына телне, әдәбиятны үстерү, туган якны өйрәнү һәм аны яшь буынга җиткерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәтләре өчен Һади Атласи премиясенең " Фидакарь укытучы" номинациясе тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Туган тел көне 21.02.2024

21 нче февраль- Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Безнең мәктәп укучылары китапханәдә " И туган тел, и матур тел " исемле туган телдә чыккан китаплар белән таныштылар,газета- журналлар белән таныштылар.
Әдәби китап уку марафонында бик теләп катнаштылар.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм- әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы.
Габдулла Тукай -
Фестиваль ГТО 20.02.2024

20 февраля в рамках проведения Фестиваля ГТО 24 участника пробовали свои силы в испытаниях. Младшие классы отжимались, качали пресс.
-
Беседа по разъяснению о преступной деятельности в сети Интернет 20.02.2024

Сегодня, 20 февраля, в МБОУ "Зай-Каратайская ООШ" заместитель директора по воспитательной работе Ярмухаметова Л.Ш. провела беседу об информационной безопасности от мошенников и преступников. Она дала разъяснение преступной деятельности злоумышленников, объяснила необходимость адекватного реагирования на «фейки», чтобы способствовать формирование у обучающихся навыков критического оценивания информации, распространяемой в сети «Интернет». Учащимся были розданы памятки
Делимся с вами памятками и советуем пользоваться ими в своей жизни! -
Год семьи 16.02.2024

В рамках года семьи в библиотека была проведена книжная выставка «Все начинается с семьи»
-
Год семьи 16.02.2024

В рамках года семьи педагог-библиотекарь провела конкурс рисунков «Я и моя семья».
-
Ватан Каһарманнары 15.02.2024

15 февраль көнне мәктәп китапханәсендә «Ватан каһарманнары» исемле әдәбият дөньясындагы сәяси репрессия корбаннарын Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарны искә алу көне билгеләп үтелде. Бу чарада китапханәче Камалетдинова Резедә Камил кызы укучыларга репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде,бик бай эчтәлекле презентация аркылы укучыларга бу еллар турында тулы мәгълүмат бирде. Укучылар һәм укытучылар бу чорның ачы фаҗигале еллар булганын ,аның никадәр зыялылырыбызның тормышы өзелүгә йөрәкләре әрнеп утырдылар.Авылдашларыбыз Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның 2023 нче елның сентябрендә Казанның Шәриф Камал музеендагы Китап йортында “Туйкиннар көне” (бу чара 10 көн дәвам итте)уздырылуын,анда безнең мәктәп укучылыры,укытучылары да катнашуы турында тагын бер кат әйтелде. Бу чараларны матбугат битендә “ Мәгариф”журналының 12 санында да укырга була.
https://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/zai-karatai-maktabe-fazyl-ham-kabir-tuikinnarny-iska-alu-konen-bilgelap-utte
15 февраля в школьной библиотеке было проведено мероприятие “Ватан каһарманнары”. Татарская литература потеряла очень много писателей, в связи с репрессиями. Там были и наши односельчане писатель,драматург и фольклорист Фазыл и Кабир Туйкины.Педагог- библиотекарь Камалетдинова Резеда Камиловна рассказала о жизни и творчестве,была организована книжная выставка и всё это сопровождалось презентацией.в 2023 году в Казани проводились Дни Туйкиных .Мы с учениками участвовали в этом большом мероприятии.Об этом мероприятии можно ознакомиться в журнале « Магариф»(№12. 2023 г.)
-
Муса Җәлил тууына 118 ел 15.02.2024

"Янып калсын гомерең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга."
Муса Җәлил
Бүген герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби марафонда мәктәп укучылары катнашты. Алар шагыйрьнең " Маэмай", " Беренче дәрес", " Җырларым"," Батырлык турында" һ. б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

















