МБОУ «Именьковская средняя общеобразовательная школа" Лаишевского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422615, Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Именьково, ул. Школьная, д. За |
| Телефон: | +7(843)-783-34-44 |
| E-Mail: | imenkovosch@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ИСОШ"/МБГБУ "Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбе" |
| Руководитель: | Шаймухаметова Алия Мухаметзяновна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Новости школы
Китап-киңәшчем минем
Опубликовано: 19.09.2011Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм ата-аналар! Сентябрь ае ахырында мәктәптә "Китап- киңәшчем минем" исемле зур бәйрәм көтелә. Бәйрәмгә зур кунаклар- спонсорлар да чакырулы. Шуларның берсе- "Казгорсвет" җәмгыятенең баш инженеры- безнең авыл егете, һәрдаим мәктәпкә ярдәм кулы сузучы хөрмәтле авылдашыбыз-Саляхов Дамир Рамил улы да киләчәк. Быел ул укучыларны мәктәп китапханәсенә ясалган стендлары белән сөендерәчәк ("Сабантуй", "Пионерская правда", "Китапханәче почмагы", "Укучы почмагы", Укытучы почмагы", Истәлекле даталар", "Ата-аналар почмагы", "Норматив-хокукый документлар"- шушындый исемдәге зур зәвык белән эшләнгән стендлар мәктәп китапханәсендә, коридорларында, рекреацияләрендә үз урынын табып, укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен зур ярдәмлек булыр дип өметләнәбез). Кичәнең калган өлеше хәзергә сер булып саклана. (Ләкин бер серне алдан әйтеп кую да урынлы булыр: шәхси китапханәгездә "артык" булган китапларыгызны барлый торыгыз- ул көнне бүләккә китаплар кабул итеп алачакбыз. Инде бу изге эшне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Ралинә Нургали кызы һәм информатика укытучысы Сәйфетдинова Зөлфия Зиннәтулла кызлары башлап та җибәрделәр- берничә дистә китап мәктәп китапханәсендә үз урыннарын алды)
К списку новостей











