муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422172, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малые Кирмени, ул. Г. Нигматуллина, д.31 |
| Телефон: | +7(855)-632-96-31 |
| E-Mail: | SMKirmen.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Малокирменская ООШ" |
| Руководитель: | Гатиятуллин Айнур Абузарович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 6 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
О школе/Мәктәп турында
Кирмән елгасы буена туган авылыбыз Кече Кирмән урнашкан. Кирмән –безнең хәзерге телгә кайтарсаң, хәрби ныгытма (крепость) дигән сүз. Безнең туган авылыбыз тарихы 12 гасырның уртасыннан ук килә.
Кече Кирмән урта мәктәбе төбәктә иң борынгылардан санала.
Революциягә кадәрге волость конторы мәктәп булып хезмәт итә. Анда Кече Кирмән, Норма авылы балалары укыган. Ике авыл балаларын укытуны 2 укытучы башкарган. Абдуллин Зиннур һәм Афзалетдинова Зәйнәп.Укучыларның яше төрле: 8 яшьтән 20-21 яшькә кадәр. Бу башлангыч мәктәп булып, 4 класс күләмендә белем бирүгә исәпләнгән була. Уку гарәп хәрефләре белән алып барыла.
1929- 30 нчы уку елына Кече Кирмәндә аерым һәм Нормада аерым мәктәпләр эшли башлый.
1930-31 нче елны гомуми мәҗбүри башлангыч белем турында закон кабул ителә.Мәктәбебез Октябрь инкыйлабыннан соң 2 класслы була.Уку биналары Кәҗә баткан күпер өстендәге мәчеттә, Исмәгыйль бай өендә һәм тимерче Камал йортларында алып барыла. Укулар латин әлифбасы нигезендә була.
1931-32 нче уку елында мәктәпкә мөдир булып Ясәвиев Нәҗип абый килә. Ул вакытта мәктәпнең тәҗрибә участогы оештырыла.
1932-33 нче уку елында Исмәгыйль бай өен, Хәйдәр кладовоен, мәчетләрне бергә берләштереп 2 катлы мәктәп салганнар.Ул вакытта 5,6 класслар 2 шәр класс булган.
1933-34 нче уку елында һәм 1934-35 нче уку елларында Абдуллин Зиннур Абдулла улы директор була.
Кече Кирмәндә җидееллык мәктәп 1935-36 нчы уку елында ачыла. Аның беренче директоры Смирнов Степан Степанович була. 1936-37 нче уку елында гомуми мәҗбүри җидееллык белем турында СССР Халык Комиссарлары Советының карары кабул ителә. Шушы елдан башлап бу закон тулысынча тормышка ашырыла башлый.
1940-41 нче уку елында Хисамов Хаҗип директор була. Ул сугышка киткәч Понкина Валентина Борисовна директор булып кала.
1943-49 нчы елларда Мәгсумов Мөнип Мәгсум улы сугыштан кайткач директор булып эшли.Бу кеше бик тырыш булган, шул вакытта мәктәп янына карлыганнар утырттырган .
1951 нче елны Түбән Ушмыдан Юнысов Мәсгут Юныс улы килә. Бу елларда Миннеханова Фәүзия апа тарих укытткан. Мәсгут абый 1965 нче елга кадәр директор булып торган.
1965-69 нчы елларда Васыйлов Мәхмүт Васыйл улы директор вазыйфасын башкара. Мәхмүт абый киткәч 1969-72 нче елларда Мостафин Батырша Мостафа улы Вахит авылыннан , укыткан җиреннән кайтып директор булып эшли.Бу вакытта мәктәптә Газизов Рафаил Шәкүр улы уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары була.
1972-78 нче елларда директор булып Газизов Рафаил Шәкүр улы эшли.
1978-81 нче елларда Закиров Ринат Закир улы директор булып эшли . 1980 нче елда яңа мәктәп ачыла.
1981 – 2010 нчы елларда мәктәп белән Газизов Рафаил Шәкүр улы идарә итә. Кече Кирмән башлангыч мәктәбен тәмамлаган күп кенә укучылар рабфакларда, техникумнарда белем алуларын дәвам итәләр. Югары уку йортларына керүчеләр сугыштан соңгы чорда аеруча арта.
1961 нче елдан сигезьеллык һәм 1979 нчы елда урта мәктәпкә әверелә.
1994 нче елда мәктәбебездә Кече Кирмәндә туып-үскән дүрт батырга берьюлы һәйкәл ачылды.
Тракторчы Миңнекәев Гаян Миңнекәй улы- Җөмһүриятебездә беренчеләрдән булып Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Нигъмәтуллин Гафият Ярмөхәммәт улы акфиннәргә каршы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен татар егетләре арасында беренчеләрдән булып Советлар Союзы Каһарманы исемен алган.
Шахтер Миңнеголов Госам Миңнегол улы намуслы хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.
Шахтер Сөләйманов Вәлиәхмәт Сөләйман улы фидакарь хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Аларның эше, батырлыгы бүгенге укучыларда дәвам итә. Ә эчтәге коридорда милләт горурлыгы, милләт даны булган талант ияләренең затлы рәсемнәре. Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Мәрҗаниләрдән башлап Тукай, Бабич, Сара Садыйковаларга чаклы тезелгән йөзгә якын шәхес портретлары. Авылдан чыккан сугыш ветераннарына, яудан кайтмый калганнарга, якташ әдипләргә һәм компазиторларга аерым, мәртәбәле урын. Шушы мәктәп бинасында, биредәге мохит, милли рухта район данын яклардай лаеклы алмаш булып үсеп килә укучылар.
1995 нче елда Кече Кирмән урта мәктәбенә “Ел мәктәбе” республика конкурсында җиңү яулый.
Коллектив нигездә татар халкының милли гореф-гадәтләрен торгызу һәм үстерү өстендә эшли. Малайлар һәм егетләр мәктәпкә түбәтәй, кызлар калфак киеп йөриләр.
Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантанасына ел саен Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллин кызы Гөлия апа кунакка чакырыла. Укучылар кече яшьтән үк Геройның гаиләсен белеп үсәләр.
Бүгенге көндә 2 катлы барлык уңайлыклары булган мәктәптә 3 авыл балалары белем ала. Кече Кирмән мәктәбен тәмамлаучылар бүгенге көндә зур галимнәр, фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре буларак билгеле
Алар мәктәбебезне төрле елларда тәмамлап нигездә Татарстан Җөмһүриятендә һәм төрле дәүләтләрдә эшлиләр:
Фатихов Вакыйф- пединститутта өлкән укытучы, Казанда яши.
Әхмәтҗанов Гаяз-Чукоткада Певек “Төньяк”станциясендә радист булып эшли.
Газизов Илсур- Үзбәкстан Фәннәр академиясендә эшләгән.
Насыйбуллин Фаил- берничә тапкыр көрәш буенча РСФСР чемпионы. Иркутск шәһәрендә яши.
Әхмәтҗанов Харис- галим-химик, Казанда яши.
Ринат Мөхәммәдиев – язучы.
Зиннуров Илгиз-су асты көймәсе капитаны, Владивосток шәһәрендә яши.
Һадиуллин Ринат- Түбән Кама прокуратурасында эшли.
Шәвәлиев Шәмгун- геолог, Нефтекамск шәһәрендә яши.
Гарипов Хамис- инженер, Алабуга шәһәрендә яши.
Әкбәров Нургаян- эчке эшләр бүлеге җитәкли, Казанда яши.
Газизов Рүзил – Казан Дәүләт гуманитар педагогик университетында укытучы булып эшли, фәннәр докторы кандидаты.
Кече Кирмән мәктәбендә эшләгән директорлар:
- 1932 нче ел- Абдуллин Зиннур Абдулла улы.
- 1937-38 нче еллар- Смирнов Степан Степанович.
- 1940-41 нче еллар- Хисамов Хаҗип.
- 1941-42 нче еллар- Понкина Валентина Борисовна.
- 1943-49 нчы еллар- Мәгсумов Мөнип Мәгсум улы.
- 1951-65 нче еллар- Юнысов Мәсгут Юныс улы.
- 1965-69 нчы еллар- Васыйлов Мәхмүт Васыйл улы.
- 1969-72 нче еллар- Мостафин Батырша Мостафа улы.
- 1972-78 нче еллар- Газизов Рафаил Шәкүр улы.
- 1978-81 нче еллар- Шакиров Ринат Закир улы.
- 1981- 2010 нчы еллар Газизов Рафаил Шәкүр улы.
- 2010 нчы елдан Шарифуллина Гөлфия Нигъмәт кызы.





