Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Нижние Яки, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-632-94-19 |
| E-Mail: | shigaova_1959@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеякинский ДС" |
| Руководитель: | Шигапова Альфия Галимулловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 7(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Искәндәров Әхтәм "Талантлы балалар Салават күпере" конкурсында Шәүкәт Галиевның "Кирәк" шигырен сөйләп Гала- концертка узды. Без аңа алга таба да уңышлар телибез!!! 05.04.2023

-
Бакчабызда көлке көнен билгеләп үттек. 03.04.2023

Яз исе. Кояш елмая. Кошлар сайрый. Елмаясы, көләсе генә килеп тора.
Йөзләрегездге елмаю бркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен! Елмаеп, көлеп яшик! -
1 апрель- Кошлар көне 31.03.2023

Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.
-
Балалар белән "тәрәзә төбендәге бакча"бызга суган утырттык. 29.03.2023

-
Нәүрүз бэйрэме! 21.03.2023

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бездә бәйрәм уңаеннан балалар белән саф һавада җырлы-биюле уеннар уйнадык, ярыштык.
-
Региональный семинар- практикум 16.03.2023

Региональный семинар- практикум "Формирование финансовой грамотности у дошкольников" Организаторы: МКУ "Управление образования ЕМ РТ". МБДО "Детский сад общеразвивающего вида номер 31 "Жемчужина" ЕМР РТ.
-
Балалар иртәсе: "Минем кадерлеләрем!" 07.03.2023

Бүген бәйрәм – 8 март
Әниләрнең бәйрәме,
Язгы кояш бүләк итә
Алтын нурлар бәйләме.
Котлыйбыз сезне, әниләр,
Коләч йөзле әбиләр,
Эштә уңган апалар,
Сезне котлый -балалар! -
Лыжня России-2023 10.02.2023

-
Балалар белән өстәл уеннары уйнау. 09.02.2023

Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. -
"Снежный городок Эколята-2023" 04.02.2023







