Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | xasanowa.lilija1577@yandex.ru / 2689000003@tatar.mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Күрәсезме барыбыз да Сәламәт, йөзебез шат. Сәламәт буласың килсә! Спортны ярат! 20.01.2016

Максат :
1. Балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен
аңларга булышу.
2. Балаларда бердәмлек хисен тәрбияләү.
-
"Сәламәтлек - уңышка юл” 18.01.2016

Авыл фельдшеры Низамова Алсу апа катнашында балалар белән әңгәмә үткәрелде, ул бик җанлы һәм кызыклы формада үтте, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр
-
«Сәламәтлек» атналыгы.- январь 18.01-22.01.2016
17.01.2016
“Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!”.
В.А.Сухомлинский
Атналыкның максаты – балалар шәхесенең төрле яклап үсешенә ярдәм итү, аларның яшәү рәвеше турында белемнәрен ныгыту, халык педагогикасының милли үзенчәлегенә нигезләнеп балаларны физкультура, сәламәтләндерү чараларына һәм спортка тарту, сәламәтлекне сакларга өйрәтү.
бурычлары:
Белем бирү бурычлары: Балаларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру; балаларны физкультура, сәламәтлән-дерү чараларына һәм спортка тарту, сәламәтлекне сакларга өйрәтү,спорт белән шөгелләнү сәламәтлекнең нигезе икәнең аңлату.
Үстерү бурычлары: Хәрәкәт кординациясен, җитезлек, сыгылмалылык, игътибар, бәйләнешле сөйләм телен, бармак очларының сиземлелеген үстерү.
Тәрбияләү бурычлары: Коллективта үз-үзеңне тоту, ярдәмләшү, спорт белән кызыксыну ихтыяҗын булдыру, үзеңнең сәламәтлеген турында кагырту.
-
Туган көн бәйрәме!!! 14.01.2016

Гаязга бүген ике яшь тулды!!!
Максат:
1) Туган көн бәйрәмен иҗади формада үткәрү ысуллары белән таныштыру, коллективта бергәләп ял итү күнекмәләрен үстерү, яңа уеннар һәм җырлар өйрәтү.
2) Балаларда бәйрәм рухы булдыру өстендә эшләү.
-
Чын күңелдән Яңа 2016 нче ел белән котлыйбыз!!! 21.12.2015

Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне якынлашып килүче Яңа 2016 нче ел белән нчын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, тыныч тату тормыш телибез. Яңа ел Сезгә бары тик яңадан-яңа уңышлар, бәхет алып килсен. Сезне 25 нчы декабрь көнне Яңа ел тамашасына чакырабыз.
Башлана 10.00 сәгаттә.
Балалар бакчасы коллективы
_____________________________________
-
Батырлык дәресләре. 07.12.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, авылыбыздан сугышка китеп безнең тыныч тормыш өчен башларын салган авылдашларыбызның исемнәрен нәни балалар күңеленә кече яшьтән үк кертеп калдыру максатыннан, без балалар бакчасында батырлык дәресләре үткәрдек. Мәктәпкә – “Туган якны өйрәнү” музеена бару безнең туган як һәм сугыш турында белемнәребезне арттырды. Музей җитәкчесе Ландыш Юсуповнаның сөйләгән һәр сүзен балалар тын да алмый, кызыксынып тыңлады. Ә үзләренең бабайларының сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләгәндә, аларда горурлану хисләре уянды. Сугыш… Бары тик биш кенә хәрефтән торган, без кинодан гына күреп белгән сугышның бик куркыныч икәнлеген аңлады балалар бу батырлык дәресләреннән.
-
Ата-аналар җыелышы 04.12.2015

4 нче декабрь көнне "Терроризмга каршы көрәш" темасына чираттан тыш ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта участок инспекторы чыгыш ясады. Ул ата- аналарны илдәге вакыйгалар белән таныштырды һәм балаларыбызга карата нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. Бакча мөдире террорга каршы көрәш - ул һәммәбезнең дә бурычы икәнен ассызыклады. Ана-аналарны бакча белән берлектә эшләргә чакырды.
-
«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» 27.11.2015

Ана назы - жирдэ ул мэнгелек, Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз. Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз
Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү, аңа булышасы килү теләге уяту, аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү, балаларның сөйләм телен баету, сүзлек запасын арттыру, шигырьләр, җырлар аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
-
"День книги" 23.11.2015

Цели :
1. Развивать устойчивый интерес к произведениям детских русских писателей .
2. Способствовать становлению личности ребёнка через формирование его художественного вкуса, морально-нравственных качеств и развитие творческих способностей.
Задачи:
1. Развивать интерес к художественной литературе, формировать навыки устной речи.
2. Воспитывать языковое чутье, желание говорить правильно и красиво.
3. Совершенствовать умение декларировать стихи, слушать и понимать произведения, драматизировать и инсценировать.
-
«Рус милли мәдәнияте» атналыгы 23.11-28.11.2015 20.11.2015

«Рус милли мәдәнияте» атналыгы - ноябрь






