Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зюринская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Җөри урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422153, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Зюри, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | 8(85563)4-05-22 |
| E-Mail: | Szur.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Зюринская СОШ" |
| Руководитель: | Кузнецов Владимир Николаевич |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 26 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зюринская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Җөри урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
“Тарих көне “ 20.06.2017

Бүгенге көн “Тарих көне “ буларак игълан ителде.22-июнь – Кайгы һәм хәтер көне “икәне искә төшерелде.Мәктәп янындагы һәйкәлнең алдын чистарттык.
Герой якташларыбыз турында укучыларга кыскача аңлатып стенд буенча фикер алыштык.
-
“Әкиятләр кичәсе” 19.06.2017

“Әкиятләр кичәсе” уздырылды . Укучылар күп кенә яңа әкиятләр укып таныштылар,эчтәлек сөйләп фикер алыштылар. Укылган әкиятләргә иллюстрация ясалды. Кичәдә балалар актив катнаштылар. Шулай ук “Тукай безнең йөрәкләрдә” шигырь сөйләүчеләр конкурсы уздырылды. «Кызыклы шәкерт” шигыре беренче урынга чыкты
-
Эзтабучылар көне 18.06.2017

Эзтабучылар көне буларак укучыларны каршы алу ,барлау, булган яңалыклар белән танышу,вакыйгаларга кыскача анализ ясау,көн тәртибе белән таныштыру белән башланды. Иртәнге гимнастика күнегүләре ясалды. Эзтабучыларның кемнәр икәнлеге ачыкланды. Иртәнге аштан соң төрле конкурслар үткәрелде. Укучылар карта буенча ориенлашуны,көннең кайсы вакыты икәнен ничек ачыкларга кирәклеген исләренә төшерделәр.
-
Викторина 17.06.2017

“Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!” исемле
викторина үткәрелде.Бу викторинада балалар төрле проблемалы ситуацияләрне чиштеләр.
-
“Тылсымлы сүзләр” темасына әңгәмә 16.06.2017

“Тылсымлы сүзләр” темасына әңгәмә үткәрелде. Сөйләшүләр вакытында балалар бик күп тылсымлы сүзләрне истә калдырдылар. “Тылсымлы сүзләр икән” җырын өйрәнделәр.
-
“Әкият иҗат итәбез” исемле эшлекле уен 15.06.2017

“Әкият иҗат итәбез” исемле эшлекле уен үткәрелде.Балалар саф һавада күңелле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Дару үләннәре җыю 14.06.2017

Мәктәп территориясеннән җыйган дару үләннәре турында кабат әңгәмә үткәрелде.Аларның файдасы турында аңлатылды, кипкән үләннәр кышка сакларга алып куелды.
-
Сәламәтлек көне. 13.06.2017

Сәламәтлек көне.” Агуланганда беренче ярдәм күрсәтү”темасына әңгәмә үткәрелде.Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.”Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Биньков Ильнурның һәм Кузнецова Кристинаның рәсемнәре иң матуры диеп сайланды.
-
”Мин үземнең Россиямне яратам”агарту- күңел ачу программасы 12.06.2017

12нче июнь Россия көне. Балалар Мамадышка экскурсиягә бардылар ”Мин үземнең Россиямне яратам”агарту- күңел ачу программасында бик теләп катнаштылар. Бу программаны оештыручыларга бик зур рәхмәт.
-
“Кече сабантуй “ бәйрәме уеннары 11.06.2017

Хәерле көн теләп укучыларны каршы алу, яңалыклар белән уртаклашу,фикер алышу.Укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан иртәнге гимнастика күнегүләре ясатылды.”Сабантуй уеннарының физик тәрбиядә уйнаган роле темасына әңгәмә оештырылды. Әңгәмәдән соң “Кече сабантуй “ бәйрәме уеннары булды.Программада чүлмәк вату,кашыкка күкәй салып йөгерү,капчык киеп йөгерү кебек уеннар үткәрелде.













