муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №2" Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423652, Республика Татарстан, Менделеевский муниципальный район, г. Менделеевск, ул М.Горького, д.3В |
| Телефон: | +7(855)-492-16-50 |
| E-Mail: | S2.Men@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2" |
| Руководитель: | Яковлев Михаил Петрович |
| Год основания учреждения: | 1896 |
| У нас учатся: | 206 учащихся |
| У нас учат: | 22 учителя |
Новости МБОУ "СОШ №2"
Памяти Мусы Джалиля/ Муса Җәлилгә багышланган
Опубликовано: 16.02.201516 февраля 2015 года на базе школы учителя татарского языка и литературы Мингалиева Н.А., Мингалиева В.Р провели литературно-музыкальную композицию, посвященную памяти татарского поэта М.Джалиля (1906-1944гг). Обучающиеся 7-го класса читали стихи поэта, прозвучали песни на татарском языке. Мероприятия проведено в рамках 70-летия Великой Победы на фашизмом./ 2015 нче елның 16 нчы февралендә Менделеев шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган кичә булды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингалиева Н.А. әзерләде. Кичә Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек белән турыдан-туры бәйләнгән, чөнки Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты сугышка барып тоташа. М.Җәлил- татар халкының горурлыгы. Безнең татар халкы бик бәхетле! Чөнки аның Җәлиле бар! Ул татар халкының намусы һәм батырлык символына әверелде. Аның исеме бөтен планетабызга билгеле.Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын,-яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени!? Без үлемнән курыкмыйбыз дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез,безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Без тормышны бик яратабыз,яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу үлем картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга һичбер сәбәп юк..... Бу сүзләрдә шагыйрьнең яшәеш фәлсәфәсе, тормыш позициясе, үлем-үлемсезлеккә, Ватанына мөнәсәбәте чагыла. Кичәдә 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Алып баручылар Назаров Эмиль һәм Сафина Ангелина М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Кичәдә Җәлилнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Җәлилнең тормыш юлына, иҗатына, Бөек Ватан сугышы чорына караган презентация дә әзерләнгән иде.
Источник: Администрация школы
К списку новостей





















