муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Химико-технологический лицей №3 «Потомки Менделеева» Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423650, Республика Татарстан, Менделеевский район, г.Менделеевск, б-р Интернационалистов, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-492-75-00 |
| E-Mail: | S3.Men@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Химико-технологический лицей №3 «Потомки Менделеева» |
| Руководитель: | Ямщиков Евгений Александрович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 950 учащихся |
| У нас учат: | 45 учителя |
Новости МБОУ «Химико-технологический лицей №3 «Потомки Менделеева»
Мин татарча сөйләшәм
Опубликовано: 01.04.2013
Менделеевск шәһәренең “3 нче урта гомуми белем” мәктәбендә 21 нче февраль көнне “ Мин татарча сөйләшәм” республика акциясе старт алды. Бу мәктәптә 14 төрле милләт баласы белем ала. Рус, татар, мари, удмурт, чуваш, үзбәк, әзербәйҗан һәм башка милләт балалары татар телендә үткәрелгән бик күп чараларда яратып катнашалар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Зарипова җитәкчелегендә икенче ел инде акциядә катнашучылар иртәнге сәгать җидедән үк мәктәпкә килүчеләрне туган телебездә сәламләп, комплиментлар әйтеп, изге теләкләр белән каршы алалар; акция логотипларын өләшәләр, милли ризыгыбыз чәкчәктән авыз иттерәләр. 7нче сыйныф укучылары мәктәпкә килүче укытучылардан, укучылардан, ата-аналардан туган телебездә интервью алалар. Шунысы мөһим: бу чараны Фирдәвес Наилевна укыткан сыйныфлардагы рус төркемнәре укучылары оештыра.
Бу көнне дә милли киемнәр кигән рус телле 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары төрле җырлы уеннар күрсәттеләр. 9нчы, 7нче сыйныф кызлары башкаруында “Туган як”, “Мин яратам сине, Татарстан” җырлары яңгырады. Бу акциянең максаты – укучыларның татар телендә аралашуга игътибарын арттыру, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Быел “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясендә катнашу тагын да күңеллерәк һәм кызыклырак үтте, чөнки укучылар мәктәп ашханәсенә, шәфкать туташы янына; шәһәребезнең татар китапханәсенә, сәүдә йортларына, “Чулман”базарына, Боз Сараена, “Нептун” бассейнына, даруханәгә, “Алтын дага” ашлар йортына барып, анда эшләүче хезмәткәрләрне, шәһәрдәшләребезне әңгәмәгә җәлеп итә алдылар. Аралашу барышында укучылар әңгәмәдәшләренә үзләре ясаган татарча - русча сүзлекләрне дә бүләк иттеләр.
Бу акция барышында 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары төрле мавыктыргыч, кызыклы дәрестән тыш чаралар уздырдылар: “Иң татлы тел – туган тел” (Әхмәтова Л.К.), “Татарча да яхшы бел” (Зарипова Ф.Н.), “Җомга киче” (Абдуллина Р.З.). Шулай ук Мулланурова Л.Д. һәм Хөснетдинова Л.Ә. биргән ачык дәресләрдә 2нче һәм 5нче сыйныф укучыларының актив эшчәнлеге кунакларда яхшы тәэсир калдырды.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә җәлеп ителгән һәр укучы, укытучы, ата-аналар, шәһәрдәшләребез татар халкының күркәм гореф – гадәтләре, йолалары белән якыннан таныштылар һәм татар телендә аралашырга тырыштылар.
К списку новостей

















