Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | sch1104_tg@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 318 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Аэробика спортында җиңүләр 18.02.2019

Гимназия укучылары аэробика спортында да җиңүләр яулады. 15-16 февраль көннәрендә булып узган open tatarstan турнирларында кызларыбыз лаеклы 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннар яулады. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Фестиваль "Песни наших отцов - наши песни-2019" 18.02.2019

Бүген гимназия укучылары традицион фестивальдә катнаштылар. "Песни наших отцов - наши песни-2019" дип аталган әлеге чараны Минзәлә шәһәре театрында оештырганнар, чарада барлык белем бирү оешмалары да катнашты. Хакимова Е.Н. җитәкчелегендәге гимназия балаларының чыгышы һәркемне таң калдырды. Чыгыш ясаучылар Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Афәрин!
-
"Аҗаган" уенына чыктык 18.02.2019

Бүген гимназиядә Сәламәтлек көне булды. Шул уңайдан, барлык укучылар белән "Аҗаган" уенына чыктык. Саф һавада уйнау, спорт уеннарында катнашу сәламәтлек өчен бик файдалы.
-
Хоккей белән кызыксынабыз 18.02.2019

Гимназия укучылары төрле спорт төрләре белән кызыксыналар. Ял көннәрендә алар хоккей уенында барган каты көрәшне карарга, уенчыларга җанатар булырга өйрәнделәр. Уеннар бик кызыклы үтте. Бездән бик яхшы җанатарлар чыгачак!
-
Победа в Зимней спартакиаде-2019 18.02.2019

Гимназия хезмәткәрләре районкүләм спорт ярышларында да катнашалар. Менә бу ял көннәрендә гимназия командасы "Кышкы спартакиада - 2019" дип аталган ярышларда катнашып, 27 команда арасында 4че урынны яулады. Афәрин!
-
Афганда булганнарны гимназиядә каршы алдык 16.02.2019

15 нче февраль көнне гимназиядә Афганда булганнарны каршы алдык. Афган сугышы төгәлләнүенең 30 еллыгына багышлап Мәгариф бүлеге оештырган бу чарада гимназия укучылары да актив катнашты. Һәркемнең күңелендә авыр сугыш вакыйгалары яңарды.
-
Сәвия Радиковнаны котлыйбыз! 15.02.2019

Сәвия Радик кызының олы юбилее, коллектив үзенең яраткан хезмәттәшен бу күңелле вакыйга белән котлады.
-
Муса Җәлилнең мемориаль музеенда 15.02.2019

Гимназиянең 5-6 нчы сыйныф укучылары Педагогик көллияттә урнашкан Муса Җәлилнең мемориаль музеенда булдылар. Әдипнең тормышын өйрәнеп, әсәрләрен сөйләп, батырлыгын зурладылар. Хәбирова Фирүзә "төрмәдә төш" шигырен сөйләп күрсәтте.
-
Җәлил укуларын йомгаклау тантанасы 15.02.2019

10 нчы сыйныф укучысы Шакиров Рәүф Казан шәһәрендә Җәлил укуларын йомгаклау тантанасында катнашып, 3 нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Афәрин! Укытучысы Ильина Миләүшә Әхтәм кызын һәм Рәүфне бу җиңүләре белән котлыйбыз!
-
М.Җәлил батырлыгына багышланган футбол ярышы. 15.02.2019

Гимназиядә М.Җәлил батырлыгына багышланган футбол ярышы булып узды. Ярышта 1-4сыйныф малайлары һәм аларның әтиләре катнашты. Дуслык җиңде, җиңү хөрмәтенә чәй табыны да әзерләнгән иде. Афәрин!










