Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | sch1104_tg@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Самигулловна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 318 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Ветеран белән очрашулар 19.10.2018

Гимназиянең 5-7 сыйныфларында Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле шәһәрдәшебез Тихонов Михаил абый белән очрашу үткәрелде. Тарих укытучысы Гәйфетдинова Т.И. катнашында оештырылган Хәтер дәресе балаларга да бик охшады. Туган илебездә булган вакыйгаларны онытмыйк. Ветераннарга хөрмәт күрсәтик.
-
Театр юл хәрәкәтләре иминлеген саклый 19.10.2018

1 нче сыйныф укучылары Минзәлә шәһәре театрында юл хәрәкәтләре иминлеге буенча куелган спектакль карадылар. Тамаша балаларга бик охшады.
-
Парламент, җәмгыять һәм мин 19.10.2018

Бүген гимназия зур кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советының "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Ирек Илдус улы Шәрипов 9-11 нче сыйныф укучылары өчен "Парламент, җәмгыять һәм мин" исеме астында Парламент дәресе үткәрде.
-
Парламент дәресе үтте 18.10.2018

Җирле Совет депутаты Усманова Энҗе Фавис кызы катнашында Парламент дәресе үтте. Гимназиянең тарих укытучысы Гәйфетдинова Т.И. оештырган әлеге дәрес укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап формасында оештырылган иде.
-
Мәктәп китапханәсе бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды 18.10.2018

Бөтенроссия мәктәп китапханәсе бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды! Бәйгедә китапханәчебез Ризваноа Әнисә Әминовна бик теләп катнашты, үзенең күпъеллык тәҗрибәсен кулланып, җиңүгә иреште. Бәйге нәтиҗәләре буенча, гимназия китапханәсе икенче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Котлыйбыз!
-
"Ак калфак" утырышы 11.10.2018

Бүген "Ак калфак" халыкара оешмасының чираттагы утырышы булды. Кызларыбыз татар курчагы ясарга өйрәнде.
-
Биктаһиров И.И.тан мастер-класс 11.10.2018

Бүген гимназиянең хореография төркемендә зур кунак булды. Татарстанның атказанган культура хезмәткәре Биктаһиров Илдус Исмәгыйль улы биючеләр белән эшләде, бию серләренә өйрәтте. Зур рәхмәт! Яңа җиңүләр көтеп калабыз!
-
Котлыйбыз! 08.10.2018

Бүген 3 нче сыйныф укучысы Коршунова Марина һәм Лилия Альбертовналар Казанда "Век Татарстана" оешмасы үткәрә торган бүләкләү чарасында. Укучыбыз 2017-2018 ел нәтиҗәләре буенча рәсем конкурсында 1 нче мактаулы урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 05.10.2018

Бүген - Укытучылар көне! Үзебезнең яраткан укытучыларыбызны шушы сөйкемле бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!
Укучыларыбыз бүген һәр укытучыны гимназия ишек төбендә каршы алалар, матур итеп бәйрәм белән котлыйлар. Бәйрәмнәрегез котлы булсын!
-
Өлкәннәрне котладылар 05.10.2018

Укучыларыбыз өлкәннәрне котлады. Алар, бүләкләр алып, картларның яшәгән өйләренә барды, матур итеп, Өлкәннәр көне белән котлап кайтты.










