• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Урусовская основная общеобразовательная школа имени Рафката Закирова" Мензелинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423706, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Урусово, ул. Школьная, д. 2
Телефон: +7(855)-552-79-89
E-Mail: 2824000003@tatar.mail.ru; urus_sh@mail .ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Урусовская ООШ имени Р.Закирова"
Руководитель: Маузеев Илдус Рафаэльевич
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 30 учеников
У нас учат: 15 учителей

2016-2023 год

салиса Гараева

Опубликовано: 08.12.2019

Мәрхәмәтлелекне арттыру, бер- беребезгә игътибарлырак булырга өйрәтү өчендер бу Инвалидлар декадасы.Декада кысаларында Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе педагогик коллективы, укучылары , ата- аналары , китапханәче тарафыннан Минзәлә шәһәрендәге Картлар йортына "Йөрәктән-йөрәккә "акциясе оештырылды.Анда безнең авылдашыбыз, шагыйрәбез Салисә Гәрәева картлык көннәрен кичерә. Безне күрүгә аның шатланганын курсәгез иде!Өзми -куймый авылдашларының хәлләрен сораша.Тулбай сузе чыгуга моңсу күзләренең очкынлануын,
йөзенең яктыруын курсәгез икен.Бүләкләрнең күплегенә шаккатты инде. Маулина Гузәл ясаган ,телеңне йотарлык чәкчәк,повар кызларыбыз иртән генә пешергән кабартмалар,авыл сөте, төрледән- төрле варенье, тәм- томнар белән чәйләр эчтек. Кулдан бәйләнгән йон оекбашларны аякка ук киеп куйды,башмакларга карап сокланды. Рәхмәтләрен видеода сезгә дә җиткерәм.Бугенге дөньяда "Тулбай" һәм "китап" сүзләрен генә кабул итә шул инде ул. Шуна рәхмәтен Тулбайлыларга юллый.Үз исемемнән бу акциядә катнашкан һәр кешегә, мәрхәмәтле балаларга чиксез рәхмәтемне белдерәм
Ялгыз картлыгында сәламәтлеге өчен кайгыртучы хезмәткәрләргә, интернат җитәкчеләренә, пешекчеләргә гел рәхмәтен укып тора ул.Беркемнән зарланмый, ачуланмый, Бельгиядәге бердән- бер кызын да көтми кебек булды ул миңа. Язмышына буйсынып яши дә яши. Тагын очрашулар көтеп, баш иеп озатып калды ул безне."Августларда авылга узем дә кайтып килермен әле, бик матур бит башаклар өлгеруен курү, минем яраткан аем",- дип озатты шагыйрәбез безне.Кайчан кайтсаң да каршы ала инде авылың үз кызын, Салисәкәй.Тәрәзә аша бик озак кул болгап саубуллашты ул



К списку новостей