МБОУ «Верхнетакерменская основная общеобразовательная школа имени Габделхая Сабитова» Мензелинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423708, Республика Татарстан, Мензелинский район, c. Верхний Такермен, ул. Школьная, д1Б. 423700, Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-552-54-38 |
| E-Mail: | 2809000003@tatar.mail.ru,vtak_school@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнетакерменская ООШ имени Г. Сабитова" |
| Руководитель: | Гараева Флюра Ярулловна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 51 ученик |
| У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ «Верхнетакерменская основная общеобразовательная школа имени Габделхая Сабитова» Мензелинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
МБОУ Верхнетакерменская ООШ Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен , аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк. Шул максаттан мәктәптә” Татар халык милли бизәкләре “исемле кул эшләре күргәзмәсе үткәрелде.Күргәзмә өчен кирәкле әйберләрне башлангыч сыйныф балалары, әниләре,әбиләре алып килде. Анда төрле экспонатлар урнаштырылды: чиккән сөлгеләр,кулъяулыклар,төрле кул эшләре, урын-җирләр, сандык, милли ирләр һәм хатын-кызлар киемнәренең элементлары һ.б. Балалар шул әйберләр белән таныштылар, алар бик кызыксынып һәрбер әйберне игътибар белән карадылар 07.03.2018

-
Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессларындагы яшәү рәвешләрен, социаль , иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләренә “сеңдереп”, саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.Шуныңөчен без татар халкының барлык төр йолаларында (календарь һәм көнкүреш йолаларында) чагылыш тапкан, йолаларның «төзү материалы» булган уен-тамаша элементларын да читтә калдыра алмыйбыз. Уен бию,җырларның күпкенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. «Ана сөте белән керә торган» тәрбиянең, халык педагогикасының нигезендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы һ. б. нормаларын тапшыру шуна нигезләнә. Эш шунда, ул уеннарда халыкның олысы-кечесе актив катнаша. Безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары да 8 Март – әниләр бәйрәмен түгәрәк уен формасында үткәрделәр. Халкыбыз ,әби-бабаларыбыз уйнаган уен,җыр ,биюләрен искә тошереп, татар халкының җырлы-биюле уеннары уйналды.Бәйрәмгә килгән әниләр уеннарда һәм биюләрдә ( "Йөзек салыш", "Чума үрдәк чума каз", "Күз кысышлы", "Кәрия Зәкәрия", "Түбәтәйле", "Капкалы" )бик актив катнаштылар. 07.03.2018

-
Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Һәр чәчәкнең үз исе- һәр халыкның үз төсе “ исемле татар милли орнамент,бизәкләрен өйрәнүгә багышланган рәсем бәйгесе булып узды. Балалар рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләрен рәсемдә чагылдырып, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне сүрәтләп, кисеп ябыштырып эшләделәр. Түбәтәй, калфак , алъяпкыч, читекләрне бизәүне балалар аеруча яратып башкардылар.Рәсем бәйгесендә укучылар үзләрен бик иҗади яктан күрсәттеләр. 07.03.2018

-
5 нче мартта мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучылары әзерләгән "Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием" дигән бәйрәм кичәсе узды. Балалар әниләренә матур концерт номерлары буләк иттеләр, уеннар оештырдылар. Язгы бәйрәм кичэәсеннән барысы да канәгать калды. 06.03.2018

-
8 нче март халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан Югары Тәкермән төп гомуми белем биру мәктәбенең 6,7 нче сыйныф укучылары Татарстаннынң атказанган укытучысы,барлык гомерен шушы мәктәптә рус теле Һәм әдәбияты укытуга багышлаган Фәррахова Зөлхидә Мәхдум кызы белән очрашу уткәрделәр.Очрашу бик җанлы Һәм эчтәлекле утте 01.03.2018

-
Югары Тәкермән төп гомуми белем биру мәктәбендә өлкәннәргә карата ихтирам һәм игътибар тәрбияләу максатыннан төрле чаралар уткәрелеп килә.8 нче март бәйрәме алдыннан 6 нчы сыйныф укучылары Мәужетдинова Ләбудә Нәжметдин кызынын өендә булдылар. Ләбудә апаны туган көне Һәм 8 нче март бәйрәме белән котлап кайттылар.Ләбудә апа уз чиратында балаларга сәламәтлек,яхшы билгеләр теләп калды. 27.02.2018

-
С 16-19 февраля на базе ООЦ "Дуслык" ГАОУ "Республиканский олимпиадный центр" МО и Н РТ прошла XXIV Поволжская научная экологическая конференция школьников им. А.М. Терентьева. В конференции приняли участие учащиеся 8-11 классов Республики Татарстан и республик и областей Поволжья. Наш район представляла ученица 9 класса МБОУ " Верхнетакерменская ООШ им. Г. Сабитова" Салихова Алия, (руководитель- учитель биологии Шарафетдинова Ф.Р.). Она заняла 3 место и награждена дипломом МО и Н РТ. 21.02.2018

-
20 нче февраль конне Югары Тэкермэндэ уткэрелгэн авыл жыенында мэктэп укучылары да актив катнашты.Мэктэп коллективы Хэм китапханэче тарафыннан авыл тормышын,анын яшэешен чагылдырган кургэзмэ оештырылды. 21.02.2018

-
Халыкара туган тел коне унаеннан Югары Тэкермэн топ гомуми белем биру мэктэбендэ "Туган телем" темасына эдэби-музыкаль кичэ утте.Кичэ торле бию,шигырь,жырлар белэн урелеп барды. 19.02.2018

-
“Әлифба” һэм «Азбука» белән саубуллаштык 17.02.2018

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, байлык ул.
15 нче февраль көнне 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслекләре – “Әлифба” һэм «Азбука» белән саубуллаштылар.. Бу зур бәйрәмгә әти-әнилэр,әбилэр кунакка килде. Укучыларның һэм әти-әнилэрнең тапкырлыгын һәм зирәклеген тикшереп карадык. Жыр, биюләр ,буләклэр булды.Бәйрэм бик күңелле узды.









