Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Праздник поэзии «Читаем любимые строки…» 15.02.2017

На этой неделе в гимназии проходит Неделя родного языка. 15 февраля состоялся вечер русской поэзии «Читаем любимые строки…». На празднике поэзии прозвучали стихи А.Пушкина, М.Лермонтова, А.Фета, М.Цветаевой, К.Симонова, Э.Асадова и др. Всех покорило проникновенное исполнение Галлямовой Альбиной стихотворения Марины Цветаевой «Генералам 1812 года»! Спасибо Аджави Мариам, Рустямовой Раисе, Кузнецовой Юлие, Фараджовой Сабине, Якуповой Камиле за радость общения с поэзией. На вечере все с удовольствием слушали романсы и песни на стихи русских поэтов, познакомились с выставкой поэтических сборников русских и советских поэтов.
-
Муса Җәлил мәңге безнең күңелләрдә... 15.02.2017

Бүген, 15 нче февральдә, гимназиядә патриот-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Т.Хуҗина Казанда Муса Җәлилгә багышланган чаралар белән таныштырды. 4-5 нче сыйныф укучылары һәр тәнәфестә гимназия радиосыннан Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәреннән” шигырьләрен сөйләделәр. Ә 2 нче сыйныф кызлары шагыйрьнең “Кызыл ромашка” исемле китабындагы шигырьләр белән таныштылар, аларны бик хисләнеп укыдылар. Китапханәдә Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә оештырылды.
-
Бүген бездә кунакта 14.02.2017

Бүген гимназиядә Казан шәһәре сайлау комиссиясе вәкилләре 10-11 нче сыйныф укучылары арасында викторина үткәрделәр. “Сайлау хокукы” дигән викторинаның җиңүчеләре - 11 сыйныф кызлары. Котлыйбыз!
-
Гимназиядә Фән көне 11.02.2017

Россия Фәннәр академиясенә 1724 елның 8 февралендә нигез салына. Россия Президенты Указы белән 1999 елдан башлап әлеге көн Россиядә фән көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан атна буе сыйныфларда фәнни, иҗади һәм проект эшләрен яклау буенча чаралар узды. Ә 10 нчы февральдә гимназиядә «Туган ягым – яшел бишек» – «Родимый край – зеленая моя колыбель» дип исемләнгән Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Укучыларыбыз табигатьне саклау, тормышыбызда биология, медицина, азык-төлек, технологияләр проблемалары, туган якны өйрәнү һәм башка бик төрле мәсьәләләр буенча татар, рус һәм инглиз телләрендә чыгыш ясадылар. Чыгышлар искиткеч мавыктыргыч һәм мәгънәле булды! Кызларыбыз чыннан да фәнгә тагын бер адым ясадылар дип ышанабыз!
-
Месячник профориентации 09.02.2017

С 6 февраля по 6 марта 2017 года объявлен месячник профориентации для учащихся 5-11 классов общеобразовательных организаций.
-
Год экологии 09.02.2017

5 января 2016 года Президент России Владимир Путин подписал указ, в соответствии с которым 2017 год в России объявлен годом экологии.
-
Гимназия “сандугачлары”, афәрин! 08.02.2017

31 гыйнварда А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда оештырылган "Казан сандугачы" шәһәр бәйгесендә гимназия укучылары уңышлы чыгыш ясады. 2 сыйныф укучыларының “Тылсым” ансамбле III дәрәҗә лауреат, 6 сыйныф укучыларының “Йолдызлык” ансамбле II дәрәҗә лауреат, 5 сыйныф укучысы Зилә III дәрәҗә лауреаты булдылар. Афәрин!
-
ЕГЭ для родителей 07.02.2017

Сегодня родители сдавали ЕГЭ по русскому языку. От нашей гимназии на экзамене побывал папа ученицы 11 класса, доцент КНИТУ.
-
Сарытауны яулап кайттык! 06.02.2017

4 февральдә Саратов шәһәрендә “Народы Поволжья: история, образование, культура” дигән укучыларның I регионара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге конференциядә 8 укучы катнашты. 11 сыйныф укучысы Илвина Ф. (җитәкчесе - тарих укытучысы Фомина С.А.) конференциянең пленар утырышында уңышлы чыгыш ясап, 1 урын яулады. Алар Милли татар гимназиясендә, Столыпин исемендәге Идел буе Идарә институтында, шәһәрнең тарихи үзәгендә булган, Саратов опера һәм балет театрында “Раймонда” балетын тамаша кылган. Шулай ук Конференциядә 11 нчы сыйныф укучылары Ландыш С. белән Гадилә М. 2 урынга лаек булдылар (җитәкчеләре – Хузина Р.Т., Газизуллина Р.Г.). Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!
-
Гимназиядә “Сөйкемле Шүрәле” күргәзмәсе ачылды! 04.02.2017

2 февральдә гимназия китапханәсендә “Тукайның шигърият бакчасында” дип исемләнгән “Сөйкемле Шүрәле” иҗади эшләр күргәзмәсен тәкъдир итү тантанасы узды. Чарада гимназиянең 4-6 сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, 2 Б сыйныфы укучылары театральләштерелгән тамаша күрсәтте. “Сөйкемле Шүрәле” халыкара бәйгесен оештыручы – ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрева укытучыларына һәм укучыларына ихлас рәхмәтен белдереп, аларны бәйгедә катнашуга илһамландырды! Гимназия гидлары исә кунакларга гимназиянең өч музее буенча мавыктыргыч сәяхәт оештырды.









