Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
3Б сыйныфы Сынлы сәнгать музеенда 26.11.2016

Гимназиянең Бердәм тәрбия программасы буенча 3Б сыйныфы бүген Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музеена экскурсиягә барды.
-
Классный марафон 25.11.2016

Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр! Шәһәребез күләмендә уздырылучы "Классный марафон" конкурсы кысаларында гимназиянең 5В сыйныфы укучылары үз эшчәнлекләре турында видеофильм төшерделәр. Ул Вконтакте социаль челтәренә урнаштырылды. Видеофильмны http://m.vk.com/video-104956628_456239144 ссылкасы аша кереп карарга һәм тавыш бирергә мөмкин. Бүгеннән, ягъни 25 нче ноябрьдән 28 нче ноябрьнең көндезге 12.00 кадәр тавыш биреп булачак. Без сездән бу чарадан читтә калмассыз дип ышанабыз.
-
Котлыйбыз! 24.11.2016

Гимназиянең Ш.Мәрҗани исемендәге музейлар комплексы Россия Федерциясенең балалар һәм яшүсмерләр туризмы үзәгенә беркетелүе турында таныклык алды. Котлыйбыз!
-
Әти-әниләр җыелышы узды 23.11.2016

Бүген гимназиядә әти-әниләр өчен җыелыш узды.
-
МЕЖДУНАРОДНАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ»ПУШКИН И МИРОВАЯ КУЛЬТУРА» 18.11.2016

Юные пушкинисты нашей гимназии Габдуллина Гульнара (призер), Камалова Зухра (призер), Шафигуллина Айша (победитель) приняли участие в Международной юношеской конференции «Санкт- Петербург, Царское село, Пушкин и мировая культура».
Поздравляем! Желаем творческих успехов!
-
Татар халык җырлары фестиваленең сайлап алу туры узды 17.11.2016

Бүген гимназиянең актлар залында 5-11 нче сыйныф укучылары өчен традицион "Татар халык җырлары фестивале"нең сайлап алу туры узды. Барлык сыйныфлар да әлеге чарага бик тырышып әзерләнгәннәр. "Гимназия көне" ндә узачак Гала-концертка 5В, 6Б, 7А, 8Б, 9А, 9Б, 10А, 10Б, 11 нче сыйныфлар узды. Котлыйбыз, уңышлар телибез. Иртәгә сайлап алу туры 2-4 нче сыйныф укучылары өчен булачак.
-
"Бозлыкларда сак булыйк!" рәсем конкурсы 14.11.2016

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында оештырылган "Бозлыкларда сак булыйк!" рәсем конкурсында башлангыч сыйныф укучылары теләп катнаштылар.
-
Музейларга экскурсияләр дәвам итә 10.11.2016

Шәһәребез музейларына экскурсияләргә йөрү дәвам итә. Бүген 11 нче сыйныф укучылары М.Горький музеена экскурсиягә бардылар.
-
II чирек башланды 07.11.2016

Көзге каникуллар тәмамланып, икенче чиреккә дә аяк бастык. Бу чирек - иң кыскасы, ләкин җаваплысы. Шулай ук шушы атнадан барлык фәннәрдән олимпиадалар да башланып китә. Укучыларыбызга укуларында, укытучыларыбызга - эшләрендә уңышлар телибез!
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 06.11.2016

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итте, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләде. Төп Закон республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, социаль дәүләт кору, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.
Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән иминлек, нык сәламәтлек, туган илебез хакына барлык эшләребездә дә зур уңышлар телибез.









