МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Шефлыкта 17.04.2017

Мәктәп укучылары даими рәвештә авылыбыз өлкәннәренә, ветераннарга шефлыккак йөри, хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша. Бүген укучылар Флүрә апаның хәлен белеп, ишегалдын чистартып кайттылар.
-
Космонавтика көне 13.04.2017

Бүген мәктәбебездә космонавтика көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәмнең беренче өлеше әлеге көннең тарихы турындагы чыгыш белән башланып китсә, икенче өлеше исә викторина сораулары, кызыклы биремнәр белән үрелеп барды. Шулай ук, командаларга өй эше итеп ракета макетын ясарга һәм якларга кушылган иде. Барлык укучылар да эшкә иҗади һәм җаваплы караган. Ә беренчелекне, иң күп балл туплап, 6 нчы класс, "Гагарин оныклары" командасы яулады.
-
Физика атналыгы башланды 10.04.2017

-
Чисталык айлыгы башланды 07.04.2017

Чисталык айлыгы кысаларында мәктәп территориясен кардан чистарту эше башланды.
-
Кошларны каршылыйбыз 02.04.2017

-
Фоат Садриев укулары-2017 30.03.2017

Мөслим лицеенда IV республикакүләм "Фоат Садриев укулары" булды. "Мәгариф"журналы белән берлектә үткәрелгән бу чарада мәктәбебез укучылары да катнашты. 80 нән артык укучы һәм укытучының эшләрен күренекле язучы, шагыйрьләр һәм галимнәр бәяләде. 5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Денис 2 дәрәҗә диплом (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.), 6 нчы сыйныф укучысы Шамс Айрат 3 дәрәҗә диплом (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д.) белән бүләкләнделәр. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Чаңгы ярышы 23.03.2017

Чаңгыда шуу буенча кышкы сезонны ябу ярышлары үтте. Башлангыч класс укучылары арасында Емельянов Артур һәм Холбутаева Диләрәгә, 5-7 класс укучылары арасында Хәкимов Дениска, 8-9 класс укучылары арасында Холбутаева Наилә һәм Вәлиев Илнарларга тиңнәр булмады. Барлык җиңүче укучыларга мәктәп дирекциясенең грамоталары тапшырылды.
-
Теннис ярышы 22.03.2017

Мәктәп күләмендә теннис ярышы үткәрелде. Бигрәк тә 5,6,9, класс укучылары активлык күрсәтте. Гомуми нәтиҗәләр буенча, 9 класс укучысы Вәлиев Илнар беренче, 5 класс укучысы Хәкимов Денис икенче, 6 класс укучысы Әхмәтгалиев Рәфәгат өченче урын яулады. Афәрин, егетләр!
-
Язгы каникул 20.03.2017

19 марттан 28 мартка кадәр язгы каникул.
-
Конкурс нәтиҗәләре 18.03.2017

Канатлы дусларыбыз кайтуга ел саен сыерчык оялары ясыйбыз. Быел да мәктәптә елдагыча "Һәр сыерчыкка-оя!" конкурсы үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 5 класстан Хәкимов Денис, 6 класстан Әхмәтгалиев Рәфәгат, Шамс Айрат, 8 нче класстан Суфиев Рәзил, 9 класстан Вәлиев Илнар һәм Якупов Илдарларның ясаган оялары иң яхшылары дип табылды һәм район конкурсында катнашу хокукын алды. Бу конкурста җиңүчеләргә грамоталар, катнашучыларга рәхмәт хатлары бирелде.









