МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Өмәләр башланды 10.04.2016

"Чисталык айлыгы" кысаларында мәктәп территориясен чистарту өмәләре башланды.
-
Тормыш дәресләре 05.04.2016

11 нче класс укучылары(класс җитәкчесе:Р.З.Гайсина)“Тормыш дәресләре” кысаларында сугыш чоры баласы һәм тыл ветераны Харисова Дөрия апа белән очрашуга бардылар. Дөрия апага 6 нчы апрельдә 91 яшь тула. Укучылар алып килгән хәер-бүләкләрне ул сөенеп кабул итте. Аның гыйбрәтле язмышы,сугыш чорында күргәннәре үзе бер китап язарлык. Дөрия апаның бүген дә зиһененә,зирәклегенә,хәтеренә сокланып туймаслык.
-
Без-мөслимлеләр!
04.04.2016
Район мәгариф бүлеге тарафыннан "Без-мөслимлеләр!" проекты кысаларында мәктәп укучылары арасында "Спорт-сәламәтлек, спорт-уңыш" иҗади эшләр һәм Мөслим районына багышланган "Без-мөслимлеләр!" дигән сувенирлар конкурсларына старт бирелде.
-
Экскурсия 03.04.2016

31 март көнне 9 нчы класс укучылары класс җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. белән берлектә Мөслимдә экскурсиядә булдылар. Агромастер производство компаниясе эше белән таныштылар, авыл хуҗалыгы машиналары, трактор җыю цехларын карадылар. Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында уку кабинетлары белән танышып, үзләрен автомобиль йөртү , эретеп ябыштыру, кулинария эше буенча сынадылар, тормыш өчен кирәкле бик күп мәгълүмат алдылар.Чара ахырында район администрациясе башлыгы Р.Х. Муллин, мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов чыгыш ясады һәм укучыларга имтиханнарда һәм киләчәктә һөнәр сайлауда уңышлар теләде.
-
Сынап карау тесты 02.04.2016

2 апрель көнне 9,11 сыйныф укучылары рус теленнән сынап карау тесты уздылар.
-
Фәнни конференция 30.03.2016

25-28 март көннәрендә КФУда укучыларның Н.Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия ( VII Идел буе ) фәнни конференциясе булып узды. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән балалар 35 секциядә чыгыш ясады. Җәлилова Алсу катнашты һәм " Татар әдәбияты. XX - XXI гасыр " секциясендә чыгыш ясап, һәм 3 урын яулады. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш. Котлыйбыз!
-
Пушкинские чтения 29.03.2016

Ученица 9 класса Муллакаева Г. приняла участие на 1-ом Всероссийском (7-ом открытом Республиканском) творческом конкурсе "Пушкинские чтения", получила Диплом 3 степени. Учитель Гайсина Р.З.
-
Укучылар спартакиадасы 28.03.2016

Укучылар спартакиадасында баскетбол буенча малайлар командасы 2 урын яулады. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Фоат Садриев укулары-2016 25.03.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш. фәнни эш белән чыгыш ясап, 2 урын яулады. 5 сыйныф укучысы Шамс Айратка актив катнашканы өчен сертификат тапшырылды. Укытучысы Шамсова Р.Д. Афәрин! Уңышлар телибез.
-
Конференция 24.03.2016

Казан шәһәренең " Ф.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия" сендә Туфан Миннуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясе булып узды. Әлеге конференциядә Җәлилова Алсу катнашып,"Үзем сайлаган язмыш" номинациясендә чыгыш ясады һәм лауреат булды. Алсуның җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.









