МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Искиткеч әйдаман" конкурсы 03.03.2016

29 нчы февральдә район күләмендә "Искиткеч әйдаман" конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән "Ялкын" отряды әйдаманы Фәррахова Гүзәл катнашты һәм "Иң күркәм әйдаман" номинациясендә җиңү яулады.
-
Район методик берләшмә утырышы. 25.02.2016

Бүген мәктәптә башлангыч класс укытучыларының «Кече яшьтәге мәктәп балаларының дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытта мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып танып-белү эшчәнлеген активлаштыру» темасына район методик берләшмә утырышы булды. 1 класста Мөхәмәдиева А.Ф."Әлифбаны йомгаклау" темасына әдәби уку дәресе, 2 класста Мәүләветдинова И.Р. "Билгене белдерә торган сүзләр" темасына татар теле дәресе, 3-4 класста Исламов Р.А. "Поворот на месте переступанием вокруг носков лыж" темасына физкультура дәресе күрсәттеләр. Район укытучылары Хамматуллина Р.М. әзерләгән "Мәктәбем-горурлыгым" дигән ачык чара карадылар. Берләшмә утырышында Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Гараева Р. Н., Юсупова Л. М. "Башлангыч сыйныф укучыларының проект эшчәнлеген оештыру" темасына мастер-класс күрсәттеләр, Шаяхметова Л. Ф. "Матурлык дөньясына сәяхәт" темасына чыгыш ясады. Утырыш бик файдалы һәм кызыклы узды.
-
Экскурсияләр. 24.02.2016

Мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музее укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Хәрби-патриотик айлык кысаларында музейга экскурсияләр үткәрелә. Вожатыйлар үз отрядлары белән сборлар үткәрә, экспонатлар белән танышалар,
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2016

Кадерле ир-егетләребез, Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Барчагызга да корычтай сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле гомер телибез.Тыныч тормышта кадерле әтиләр, бабайлар, уллар булып яшәргә язсын. Бәйрәм белән!
-
"Зарница" уены. 20.02.2016

Бүген мәктәптә 5 класстан алып 11 класска кадәр укучылар арасында "Зарница" хәрби-патриотик уены уздырылды. Һәр команда спорт һәм медицина әзерлеге буенча практик күнегүләр күрсәтте. Укучылар "Зарница"ның уен гына түгел икәненә төшенделәр. Нәтиҗәдә "Яшелләр" командасы җиңү яулады.
-
Ата-аналар җыелышы.
19.02.2016
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ата-аналар җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Мубараков Илдар М. ир-егетләрне бәйрәм белән котлады. Укытучы Хәкимова Г.Ш. "Конфликтлар, агрессия. Аларны булдырмау юллары" темасына чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамматуллина Р.М. имтиханнар турында сөйләде. Ахырдан укучы егетләр катнашында ярыш үткәрелде. Егетләр үзләренең спорт, медицина, хәрби әзерлек буенча белемнәрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.Укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Фәнни-гамәли конференция. 19.02.2016

ГАОУ ДПО “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге оештырган Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясаган өчен Мөслим муниципаль районы МБББУ “Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 5 нче сыйныф укучысы Шамс А. III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре. 18.02.2016

11 нче сыйныф укучысы Насретдинова А.татар әдәбиятыннан укучыларның республика туры олимпиадасында призер булды. Укытучысы- Шамсова Р.Д. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре. 18.02.2016

Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында 10 сыйныф укучысы Җәлилова Алсу призер булды. Укытучысы- Хәкимова Г.Ш. Котлыйбыз һәм зур уңышлар телибез.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары. 17.02.2016

Бүген мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары булып узды. Бәдретдинова Гөлназ Мәгфуряновна 5 класста тарих фәненнән "Дионис театры" темасына, Әхмәтов Рамил Әбүзәрович 11 класста җәмгыять белеменнән "Демократия" темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Район укытучылары һәм аларның җитәкчеләре дәресләрне уңай бәяләделәр, алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр.









