МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Диагностико-тренировочное тестирование. 10.01.2016

6,7 января обучающиеся 9,11-х классов приняли участие на диагностико-тренировочном тестировании с обучающим семинаром по русскому языку и математике на базе Муслюмовской гимназии с приглашением специалистов ООО «Центр образовательных услуг» г. Казань.
-
Укытучыларның IV кышкы Спартакиадасы. 01.01.2016

30 декабрьдә укытучыларның IV кышкы спартакиадасы булып узды. Укытучыларыбыз төрле ярышларда көч сынашып, зур уңышларга ирештеләр. Мәктәп директорлары арасында чаңгыда шуу буенча Мөбәрәков И.М. беренче, Хәкимова Г.Ш.отжимание буенча икенче, Әхмәтгалиев И.Р. турникта күтәрелү буенча өченче, мәктәп командасы волейбол буенча өченче урыннарны яуладылар.Хезмәттәшләребезгә киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Яңа ел бәйрәме. 30.12.2015

26 нчы декабрь көнне мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы булды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс үзенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Уку алдынгылары исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек. 26.12.2015

Яңа 2016 - Маймыл елын каршыларга мәктәптә әзерлек тәмамланып килә. Укучылар Яңа елга багышланган рәсемнәрен ясап, стена газеталарын чыгарып элеп куйдылар. Хәзер төп максат- кардан ясалган фигураларны буяп кую.
-
Кардан фигуралар. 26.12.2015

-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре.
22.12.2015
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре:
Мөхәмәдиев И. -җиңүче, Шайхразиева А., Җәлилова А.- призер. Укытучылары -Хәкимова Г.Ш.
Әхмәтгалиев Р.-җиңүче, Шакирянов Р., Насретдинова А., Холбутаева Н.-призер. Укытучылары- Шамсова Р.Д.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре.
22.12.2015
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре:
Җәлилова А.-җиңүче. Укытучысы-Хәкимова Г.Ш.
Насретдинова А.-җиңүче. Укытучысы -Шамсова Р.Д.
-
Литературадан олимпиада нәтиҗәләре.
15.12.2015
Литература буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры нәтиҗәләре:
Бәдретдинова А.-призер. Укытучысы- Фаррахова Р.Г.
-
Файдалы очрашу. 14.12.2015

11 декабрьдә Мөслим һөнәр училищесе директоры Кирамов Рәшит Исрафилович 9 класс укучылары һәм әти-әниләре белән очрашып, уку йортының бүгенге тормышы, уку шартлары, нинди һөнәр сайларга мөмкинлеге турында сөйләп, укучыларны киләсе уку елында үзләренә укырга чакырып китте.
-
Геройлар көне.
11.12.2015
9 декабрь көнне Россия күләмендә Геройлар көне билгеләп үтелде. Бу датаның тарихы турында тарих укытучысы Бәдретдинова Гөлназ Мәгъфүряновна тарафыннан әзерләнгән видео материалны укучылар зур кызыксыну белән карады, герой якташларыбыз турында тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Әхмәтов Рамил Әбүзәрович сөйләгән чыгыш берәүне дә битараф калдырмады.









