МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Бакчада көзге эшләр 13.10.2018

Бу көннәрдә мәктәп яны тәҗрибә бакчасында җирне көзге сукалауга хәзерлек эшләре алып барыла. Укучылар бакчаны һәм мәктәп территориясен чүптән арындырдылар; борыч, кәбестә кебек яшелчәләр кышка саклауга урнаштырылды.
-
Виртуальный урок по вопросам защиты персональных данных 12.10.2018

В целях повышения уровня правовой грамотности, учитель информатики Суфиахметов И.В. провел для школьников 1-8 классов «Виртуальный урок по вопросам защиты персональных данных».
Ребята узнали о том, какие сведения относят к персональным данным, как мошенники могут использовать информацию о человеке, размещенную в электронном пространстве. В ходе мероприятия ученикам были показаны социальные ролики, предостерегающие от необдуманного размещения личных данных во «всемирной паутине». Также школьники вспомнили правила вежливого общения и поведения в Сети, задумались о корректном обращении с чужими личными данными, обсудили варианты о том, как не попасть в сети интернет-мошенник.
-
Армрестлинг-көчлеләр бәйгесе 11.10.2018

10 нчы октябрь көнне район спорт комплексында армрестлинг буенча район беренчелегенә ярышлар үтте. Бу ярышта безнең укучыларыбыз да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Холбутаева Диләрә, Холбутаева Наилә, Хәкимов Денис үз авырлыкларында ярышып, 2 урынга лаек булдылар. Уңышлары белән котлап, укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә (Әхмәтов Р.Ә., Минныразиев И.М.) киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 05.10.2018

Мәктәптә бәйрәм иртүк башланды.Укучылар яраткан укытучыларына сюрприз әзерләгәннәр. Укытучыларны иртән мәктәпкә керүгә кулларына чәчәкләр, шарлар тоткан укучылар каршы алды.Алар укытучы абый, апаларын шулай бәйрәм белән котладылар, матур теләкләр теләделәр.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез! 05.10.2018

Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
"Кадерле укытучыларыбыз! Мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбыз! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез - безнең өчен, балалар өчен. Шул авыр хезмәтегездә уңышлар, иминлек телибез сезгә",-дип, үзләренең котлау сүзләрен, матур чыгышларын бүләк иттеләр укучыларыбыз.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2018

Табигатьнең алтыннан киенгән, муллыкка тиенгән чагында без матур бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.Әлеге бәйрәм аша без күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын вәкилләренә ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәптә шундый бәйрәм -лаеклы ялдагы хезмәткәрләребез белән очрашу үткәрдек. Балалар тарафыннан әзерләнгән концертны караганнан соң. бәйрәм чәй табыны янында үтте.
-
Шәфкатьлелек айлыгы 01.10.2018

Шәфкатьлелек айлыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелә: тормыш дәресләре, тәрбия сәгатьләрендә укучылар белән әңгәмәләр, өлкәннәргә шефлык оештыру һ.б. 8 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Гүзәл Хөсәенова белән хезмәт ветераны Флүрә апа Сафиуллинага шефлыкка бардылар.
-
Единый урок безопасности в сети Интернет. 28.09.2018

В школе прошел Единый урок безопасности в сети Интернет. Его провел учитель информатики Суфиахметов И.В. Он объяснил учащимся о том, как грамотно пользоваться Интернетом.
-
Ата-аналар җыелышы 21.09.2018

"Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү" дигән темага ата-аналар җыелышы үткәрелде. Район мәгариф идарәсе методисты Зарипов Э.Ф. чыгыш ясады. Ата-аналарга "IT чемпион" конкурсы турында да аңлатылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Г.Фаррахова тәкъдиме белән ата-аналар комитеты сайланды. Шулай ук мәктәп директоры И.М.Мубараков, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Ш.Хәкимова чыгыш ясадылар, ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Варислар сафына кабул итү 15.09.2018

15 нче сентябрь-варислар берлегенең туган көне уңаеннан, укучылар урманга экскурсиягә бардылар.5 нче сыйныф укучылары тантаналы төстә варислар сафына кабул ителде. Аннары төрле спорт ярышлары, уеннар үткәрелде.









