МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Мәктәп яңалыклар архивы
2009-2010 нчы уку елы яңалыклары
Опубликовано: 01.10.201030.04.Район укучылары арасында үткәрелгән патриотик җырлар конкурсында 9 класс укучысы Бәдретдинова Сөмбел үз яшьтәләре арасында 1 нче урын алды.
28.04. Экология һәм туган як тарихы буенча районда узган брейн-рингта безнең мәктәптән 2 команда катнашты. 11 класс укучылары командасы 1нче урын алды , 10 класс укучылары командасы “ Актив катнашучы” исеменә лаек булды. Алар Мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 11 нче класс укучысы Газтдинов Рамис “Иң яхшы уенчы” ноинацияседә җиңүче булды. Укучыларны “ Туган якны өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. әзерләде.
28.04. Район үзәгендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына “Хәйрия” акциясе үткәрелде. 7,8 нче класс укучылары өлкәннәргә мәктәп коллективы җыйган бүләкләрне тапшырдылар, Җиңү бәйрәменә багышланган концерт куйдылар.(оештыручылар Мубараков И.М.,Гайсина Р.З.)
23.04. 10 нчы класс укучысы Талипов Эльвир һәм 11 нче класс укучысы Шакирянов Алмаз “Татарстан яшьләре” призына узган республика милли көрәш бәйгесендә катнаштылар. Шакирянов Алмаз үз авырлыгында 5 нче урын алды. Яңадан-яңа уңышлар сезгә, егетләр!
22.04 .4 нче класслар арасында математикадан үткәрелгән район олимпиадасында Җәлилова Алсу 2, Валиева Алия 3нче урын алдылар. Булдырдыгыз, кызлар!
Туган як тарихын өйрәнү буенча район мәктәпләренең 5-9 нчы класслары арасында узган брейн-рингта безнең мәктәп командасы ( Закирова Алия,Җәлилова Йолдыз,Нуруллин Мансур)актив катнашканнары өчен Мәгариф бүлегенең мактау грамотасына лаек булды.
20.04. “Яшь бөреләр”конкурсының гала – концертында чыгыш ясап, 2 нче класс укучысы Бәдретдинова Алисә 3 нче дәрәҗә, “Сәйлән” бию коллективы 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.(Җитәкчесе Р.К.Гайсина)
16.04.10 нчы класс укучысы Шәймәрданова Глүсә, 11 нче класс укучысы Газтдинов Рамис Казанда К.Насыйри исемендәге VIII регионара фәнни-тикшеренү укуларында булып кайттылар. Рамис “Бөек Ватан сугышы гаиләм тарихында”, Глүсә “Якташларым Бөек Ватан сугышында”дигән темаларга чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар.Аларның җитәкчесе - “Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге” җитәкчесе Г.Ш.Хәкимова.13.04.”Мин яратам сине, Россия” исеме астында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелгән патриотик җырлар конкурсының зона турында катнаштык. Бәдретдинова Сөмбел, Валиева Илнара Һәм Галиева Миләүшә башкарган җырлар район турына үтте.
10.04. ТалиповЭльвир (10 кл.), Шакирянов Алмаз, Хакимов Илфат (11 кл.) Әлмәт шәһәрендә үткән милли көрәш бәйгесендә катнаштылар.
2.04.”Компьютер-3нче буын күзлегеннән” район конкурсында катнашып, пенсионер укытучы Насретдинова Сәүдә Хәбибовна 3 нче урын алды.Аның укытучысы - 9 нчы класста укучы оныгы Насретдинова Язилә. Афәрин!
27.03. Волейбол буенча финал ярышында егетләр командасы 4 нче урын алды.
26.03.Туризм буенча ярышта безнең мәктәп командасы 2 нче урын алды.( түгәрәк җитәкчесе Әхмәтов Р.Ә.)
26.03. Алабуга шәһәрендә үткәрелгән “ Алло,без талантлар эзлибез” конкурсында 11 нче класс укучысы Нәгыймова Гөлзада “Конферанс” номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
25.03. 1992 нче елга кадәр туган егетләр арасында районда көрәш ярышында Шакирянов Алмаз (11 кл.)-1, Хакимов Илфат (11 кл.)-1, Талипов Эльвир (10 кл.)-2, Әхмәтгалиев Илфир (11 кл.)-3, Минныразиев Рәзил (6 кл.)-3, команда 3 нче урын алды.
20.03. Волейбол буенча зона ярышы безнең мәктәптә үтте һәм безнең команда җиңү яулады.
13.03. “Көмеш кыңгырау” газетасында 5 нче класс укучылары А.Насретдинованың “Әбием укытучы”, Г.Фәррахованың “Ул елмайса..”, И. Мурзинаның “ Күңелгә иң якыны” дип аталган Укытучы елына багышланган мәкаләләре басылды.
11.о3. 5 нче класс укучысы Мурзина Илүзә һәм 7 нче класс укучысы Шамс Айдарның «Сугыш чоры балалары” дигән темага иҗади эшләре район конкурсына җибәрелде.
10.03. Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашу-кичә үткәрелде. Очрашуда Зиннуров Мансур Зиннурович, Шәфыйков Рәшит Вагыйзович,Шәрипов Әхсән Әмирович катнаштылар. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
5.03.Ф.Габделхакова призына район буенча чаңгы ярышларында катнашып,команда 1 нче урын алды.
5.03.Әниләр бәйрәме : Мөнир хәзрәт белән очрашу, ата-ананың бала тәрбияләүдәге бурычлары турында вәгазьләр тыңлау; әдәби- музыкаль монтаж ; концерт.
25.02.Туризм буенча “Юлдаш” түгәрәге членнары туризм буенча район ярышларында катнашып,ККМ буенча 1 нче урын алдылар.
25.02 . Мәктәптә”Туган якны өйрәнү” түгәрәген җитәкләүче укытучыларның район семинары үтте.”Ул көннәрнең даны мәңгелек!” дигән кичә-очрашу узды.
24.02.Гандбол буенча финал ярышында катнашып, мәктәп командасы 3нче яулады.
22.02.Советлар Союзы Герое Д непров призына район буенча ату ярышларында команда 1 нче урын , 10нчы класс укучысы Нуруллин Фиргать 2 нче урын алды.
19.02. Советлар Союзы Герое Г.Вәҗетдинов призына район буенча ату ярышында команда 1нче, Салахов Илфар 1нче, Вәлиева Илнара 2нче, Талипов Эльвир 3нче урынны алдылар. (Укытучы: Ахметов Р.Ә.) Афәрин!
Ярышлар турында фоторепортажны фотогалерея битеннән карый аласыз
18.02. Җәлилова Йолдыз (9кл. Укытучысы:Шамсова Р.Д.) республика татар теле олимпиадасында 2нче урынны алды. Без сезнең белән горурланабыз, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!
17.02. Нуруллин Фиргать, Салахов Илфар, Талипов Эльвир республикада Советлар Союзы Герое Кузнецов призына үткәрелгән ату ярышына катнаштылар.
Гандбол буенча үткәрелгән зона ярышларында Әмәкәй урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады.
16.02. Районда үткән “Толстовские чтения” конкурсында катнашып, җыр номинациясендә Валиева Илнара, Галиева Миләүшә -2, Бәдретдинова Сөмбел-3нче урынны алдылар.
Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылды. ( Укытучы: Газтдинова В.А.)
“Юлларда имин йөрик” рәсем конкурсында Зарипова Гөлнира (9кл.)-1, Сираҗетдинов Рафаэль(10 кл.)- 3, Насретдинова Азилә(5кл.)-2нче урынны алдылар. (Укытучы: Мирхайдаров М.Р.)
13.02.Җәлилова Йолдыз, Шамс Айдарның, Газетдинов Рамисның, Фаррахова Лилиянең иҗади һәм фәнни-тикшеренү эшләре “Армия и общество” дип аталган республика конкурсына җибәрелде. (Укытучылары: Шамсова Р.Д., Фаррахова Р.Г.Гайсина Р.З, Хәкимова Г.Ш.)
“Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәге әгъзасы 10 класс укучысы Фаррахова Лилия “Мәгариф” журналы үткәргән “Яшь тарихчылар “конкурсы биремнәренә җаваплар җибәрде.(Җитәкчесе Хәкимова Г.Ш.)
11.02.“Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәге әгъзалары 11 класс укучысы Газтдинов Рамисның,10 класс укучысы Шәймәрдәнова Гөлүсәнең фәнни-тикшеренү эшләре “Время уходит, память остается” дигән республика конкурсына , 10 класс укучысы Якупова Илсөярнең “Факил Сафин иҗатында авыл темасы” дигән темага фәнни-тикшеренү эше VIII Регионара К.Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укуларына җибәрелде. .(Җитәкчесе Хәкимова Г.)
12.02. 9 класс укучысы Бәдретдинова Сөмбелнең “Минем класс җитәкчем” конкурсына җибәрелгән презентациясе Республика турына үтте.
“Гашыйклар көне”нә багышланган ял кичәсе бик күңелле үтте.
11.02. Мәктәптә шахмат, шашка ярышы үткәрелде. Шахмат буенча беренче урынны Шакирянов Алмаз, шашка буенча- Абдуллин Рамил алды. Кызлар арасында җиңүчеләр: Җәлилова Й.(шахмат),Зарипова Гөлназ (шашка)
6 класс укучылары (класс җитәкчеләре Суфиянова Р.М.) тыл һәм хезмәт ветераны 100 яшьлек Муллагалиева Бәдәр әби янында очрашуда булдылар.
10.02. “Йолдызлык -2010” конкурсының гала- концертында катнашып, Зиннәтуллина А. беренче дәрәҗә диплом һәм бүләккә лаек булды.
5.02. Районда узган шахмат ярышында 9 нчы класс укучылары ҖәлиловаЙ.,Шәрипов Д.,Нәбиев А. катнашты
5.02. “Без сезнең белән горурланабыз “ дип аталган студентлар белән очрашу кичәсе үтте
4.02. 7 нче класс укучылары (класс җитәкчесе Фаррахова Р.Г.) сугыш чоры балалары Шәйхәйдәрова Клара һәм Миргазиян абыйларда очрашуда булдылар.
3.02. “Һәрвакыт булсын кояш!” исеме астында укучылар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
3.02.Участок инспекторы Нуретдинов Р.С. белән очрашу булды. Ул районда бәлигъ булмаган балалар арасында кылынган тәртипсезлекләр , аларны кисәтү юллары турында сөйләде.
2.02. 9 нчы класс укучылары (класс җитәкчесе Шамсова Р.Д.) сугыш ветераны Шәйхуллина Мөшәрәфә апа белән очрашуга бардылар.
1.02. Мәктәптә хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Гомуми линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гайсина Р.З. айлык эш планы белән таныштырды.
27.01.”Йолдызлык-2010” фестиваленең сайлап алу турында 17 укучы катнашты.
26.01.Һәр сыйныфта «Боз өстендә үз-үзәңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага класс сәгатьләре үтте.
26.01. 9 нчы класс укучысы Закирова А.Р һәм 11 класс укучысы Газтдинов Р.Ф. экология фәненнән республика олимпиадасына киттеләр (укытучысы Мирхәйдәрова Ф.Ф.). Уңышлар телибез!
22.01. Район хакимияте башлыгы призына үткәрелгән көрәш ярышында мәктәпнең 9 еллык һәм 11 еллык командалары беренче урынны яулап, кубокка ия булдылар. 9 укучы призлы урын алып, мактау кәгазьләренә һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар.
22.01. 11 класс укучысы Шәймәрдәнова Н.Ф. район рус теле укытучылары семинарында “ История происхождения и развития фразеологизмов в русском языке” дигән фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясады.
20.01. “Йолдызлык-2010” конкурсының зона туры Әмәкәй авылы мәдәният йортында үтте. “ Шатлык”бию коллективы чыгышы, Нагимова Г., Зиннатуллина А. җырлары, Минныразиев И.һәм Сираҗетдинов Р.ның дуэты районның сайлап алу турына үтте.
19.01. 10 нчы класс укучысы Мурзин Алмаз ОБЖ фәненнән республика олимпиадасына китте (укытучысы Әхмәтов Р.Ә.). Уңышлар телибез.
18.01.”Йолдызлык-2010” фестиваленең мәктәп туры үткәрелде.
13.01. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Резида Дәнифовна Пенсия фонды оештырган Җиңүнең 65 еллыгына багышланган язма эшләр конкурсында катнашты.
12.01. 10 нчы класс укучысы Фаррахова Лилия “Минем оешмамның талисманы” дигән республика конкурсына үз эшен җибәрде.
9.01.Лагерьда “Иң оста хат язучы” конкурсы.
8.01. “Көчлеләр, җитезләр, кыюлар”. Спорт уеннары көне.
7.01.Лагерьда халык уеннары көне.
6.01.”Шүрәле, җен һәм убыр булганы юктыр гомер”. Лагерьда әкиятләр кичәсе.
5.01.” Без талантлар эзлибез” . Лагерьга йөрүче балалар концерты.
4.01.” Исәнме, лагерь !”. Балаларны лагерьга кабул итү.
30.12. Мәктәптә “Чыршы” бәйрәме үткәрелде. Уку елының беренче яртыеллыгына йомгак ясалды:
Барлык фәннәрне дә “5”легә укучылар -8 укучы: Бәдретдинова Алисә- 2 класс, Муллакаева Гөлгенә- 3 класс, Җәлилова Алсу- 4 класс, Вәлиева Алия- 4 класс, Мурзина Илүзә- 5 класс, Насретдинова Азилә- 5 класс, Шамс Айдар- 7 класс, Вәлиева Гөлнара- 8 класс
26.12. Уку алдынгысы, 5 район олимпиадасы призеры, 10 класс укучысы Фаррахова Лилия , Казан шәһәрендә үткәрелгән призидент чыршы бәйрәмендәбулып кайтты.
24.12. Гайфиевлар призына районда үткәрелгән көрәш ярышында мәктәп командасы 3 урын , Газтдинов Р.-2 урын, Шакирянов А.-1 урын, Шакирянов И.-2 урын, Шагалиев А-1 урын, Әхмәтгалиев И.-2 урын, Нуруллин М.- 3 урынны яуладылар.
23.12. Районда үткәрелгән яшь уйлап табучылар конференциясендә Шәрипов Д., Суфиев Р.(9 класс укучылары,җитәкчесе Мирхәйдәров М.Р.) үз эшләре белән катнаштылар.
21.12. “Дәресләрдә ИКТны куллану нәтиҗәләре” дигән тема астында педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Мурзина С.Н., Бәдретдинова Г.М., Мөбәрәков И.М. үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
15.12. Янгын ,янгынның нәтиҗәләре һәм аны булдырмау чаралары турында класс сәгатьләре үтте.
12.12. Рус теленнән район олимпиадасында Фаррахова Л.-2, Шәймәрдәнова Н -2 нче урынга ия булдылар.
10.12. Татар әдәбиятыннан район олимпиадасында Фаррахова Л.-2, Җәлилова Й.-1нче урынны алдылар.
08.12. Татар теленнән район олимпиадасында Фаррахова Л.-1, Вәлиева И.-3, Нуруллин Ф.-3 нче урынны яуладылар.
9.12. Инвалидлар көне уңаеннан мохтаҗ гаиләгә мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде.
8.12. Литература фәненнән Закирова А, Якупова И., Шәймәрдәнова Н. икенче, Фаррахова Л. өченче урынны яуладылар.
7.12.ТИН буенча район олимпиадасында Мурзин А., Валиева Г, Нуруллин М. беренче урынны, Валиева И.,Закирова А.- икенче урынны, Мәүләветдинов Р.өченче урынны алды.
05.12 Район экология олимпиадасында безнекеләр булдырдылар. Закирова А.,Газтдинов Р. икенче урыннар яуладылар.
04.12. Район укучылар спартакиадасының баскетбол буенча финал ярышларында 11-еллык егетләр командасы беренче, кызлар командасы-дүртенче,9-еллык команда өченче урынны яуладылар. Аларга сәламәтлек ,уңышлар юлдаш булсын!
03.12. Физкультура буенча район олимпиадасында Шакирянов А-11класс, Талипов Э-10 класс-беренче урынны, Хәкимов И-11класс,Зарипова Г-10 класс,Шагалиев А-8 класс-икенче урынны яуладылар.
28.11. Мәктәптә баскетбол буенча зона мәктәпләре арасында ярыш үтте. Ярышта 4 мәктәп командасы көч сынашты. 9-еллык һәм 11-еллык мәктәпләр арасында да Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары җиңү яулады.
26.11. Район буенча көрәш ярышында үз авылыклары буенча Нуруллин Мансур-1, Шагалиев Алмаз-1, Нәгыймов Әлфис-1 урын алдылар. Егетләр өчесе дә 8 класста укыйлар. Булдырдыгыз, егетләр!
25.11. Район физкультура укытучыларының семинары булды. Укытучы Минныразиев И.М. ачык дәрес күрсәтте һәм “Ягез әле, кызлар” уены булды.
24.11. Технология буенча район олимпиадасында 10 класс укучысы Фаррахова Лилия 3 урын, астрономия фәне буенча 10 класс укучысы Мурзин Алмаз 1 урын яуладылар. Сезне уңышларыгыз белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, яңадан яңа уңышлар телибез.
23.11.Газтдинов Рамис һәм Шәрипов Динар математикадан район олимпиадасында катнаштылар
3.11.Барлык классларда да әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрелде, алар дәресләр тыңладылар, класс ата-аналары җыелышында катнаштылар.
2.11.Авыл фельдшеры Бәдретдинова Гөләндәм Фатиховна мәктәп коллективы алдында грипп авыруы һем аны кисәтү турында чыгыш ясады.
31.10. Озын тәнәфес вакытында 2,3,4 нче класс укучыларының сәламәтлек театрлары чыгыш ясады..
30.10. Сәламәтлек тетры буенча эстафета 8,7,11 нче класс укучыларына тапшырылды. 8нче класс укучылары “Ата-ана сүзен тыңламасаң”,7нче класс укучылары “Шүрәле”, 11нче класс укучылары “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакльләрен тәкъдим иттеләр.
29.10. 5,6,9,10 нчы класс укучылары сәламәтлек темасына спектакль куйдылар. 5 нче класс “Йөзъяшәр Шүрәле” әкиятен, 6 нчы класс “Кыш бабай авырганда”, 9 нчы класс “Убырлы кияү эзли”,10 нчы класс “Дуслар бар җирдә” пьесаларын сәхнәләштерделәр.
27.10 10кл. укучысы Фарахова л.(рус теленнән), 11кл укучылары Вәлиева И, Шәймарданова Н.(татар теленнән) “Сәләт” республика оешмасы үткәргән олимпиадада катнаштылар. Кызлар көзге каникул чорына “Сәләт” лагерена чакыру алдылар.
27.10.Мәктәпнең кызлар командасы районда баскетбол ярышларында 2 урын алды.
28.10. Мәктәпнең физкультура укытучылары районда үткәрелгән конференөиядә катнаштылар.Укытучы Минныразиев И. М “Спортның шәхесне тәрбияләүдәге роле ”дигән темага чыгыш ясады. “Спорт-яшәү чыганагы” дигән темага стенд эшләнде
20.10 1-4 класс укучылары өчен “Сөмбелә”бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмгә ата аналар чакырылды.
19.10.Башкортстан Республикасы җырчысы Нурислам Яхин белән очрашу булды,аның романсларын тыңладык.
17.10.”Мәгърифәт” газетасында Газетдинова Виктория Александровнаның “Бар иде безнең дә яшь чаклар” дигән мәкаләсе чыкты.
17.10.09.Җәйге сезонны ябуга багышланган җиңел атлетика буенча район ярышларында 11 еллык команда беренче урынны алды. Хәкимов И.800 м га йөгерүдә 1 нче урын, Шакирянов А. ядрә ыргытуда 1 нче урын, Вәлиева И.400 м га йөгерүдә 3 нче урын һәм команда белән эстафета буенча 3 урыннарны яуладылар. 9 еллык мәктәпләр арасында 200 м га йөгерүдә Насретдинова Я. 3 урын, ераклыкка сикерүдә Суфиев Р.2 нче урынны алдылар.
Кичке сәгать 6 да 7-11 класс укучылары өчен Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Укучылар концерт әзерләделәр. Фантазия почмакларына конкурс игълан ителде. Уеннар ярыш формасында барды. Иң гүзәл Сөмбелә- кыз билгеләнде.
14.10.09. Физика фәненнән олимпиада үткәрелде
13.10.Мәктәп күләмендә үткәреләчәк олимпиадаларга старт бирелде. Русский язык һәм литература фәннәреннән олимпиада үтте.
12.10.2009 Әмәкәй урта мәктәбе коллективының гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта Мөслим мәгариф бүлеге начальнигы Г.Ә. Закирова да катнашты.
8.10. 2009 Атна дәвамында лектор группасы Александр Невский һәм Хәтер көненә багышланган чыгышлар ясадылар. (Оештырды: тарих укытучысы Г.М.Бәдретдинова).
5.10. Татар теле һәм әдәбияты укутучысы Шамсова Р.Д. “ Биек тауның башларында” әсәре буенча класстан тыш уку дәресе эшкәртмәсе басылды.
4.10. “Авыл утлары” газетасында 9 нчы класс укучысы Җәлилова Йолдызның“ Картлык белән очраштык” дигән мәкаләсе чыкты
30.09. Өлкәннәр өчен бәйрәм үткәрелде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучылар һәм техник хезмәткәрләрне 5 класс укучылары ( класс җитәкчесе Гарифуллина Г.Н.) бәйрәм белән котлады. Алар хөрмәтенә әдәби- музыкаль монтаж һәм концерт күрсәтелде. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.
28.09. Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр тәмамланып килә. Яшелчәләр җыелып саклауга куелды. “Туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары республика конкурсында 3 нче урынны алдылар (түгәрәк җитәкчесе Хәкимова Г.Ш.)
21.09. Узган уку елында “Иң күп китап укучы” район конкурсында Федоров С. 1 нче урынны яулап, Мактау кәгазе һәм бүләккә лаек булды/
19.09. Бөтендөнья йөгерү көнендә үткәрелгән район кроссында Нәгыймова Г.(11 кл.) 2 нче урынны яулады.
12.09. Бертуган Сәетгалиевлар призына районда көрәш ярышында мәктәп командасы 3 нче урынны алды. Газтдинов Р.(11 кл.) 1нче, Талипов Э.(10кл.)1 нче, Шагалиев А.( 8 кл.) 2 нче, Минныразиев И.( 10 кл.) 3 нче,Суфиев Р.( 9 кл.) 3нче урынны алдылар.
5.09. “Универсиада-2013” уңаеннан үткәрелгән Мөслим-Актаныш марафонында катнаштык.
1.09. Мәктәбебездә “Белем бәйрәме” үтте. Бәйрәмдә “Дуслык” бүлекчәсе җитәкчесе Зарипов И.Н.,җирле үзидарә башлыгы Шагалиев Р.М., ИМЦ җитәкчесе Зарипов Э.Ф. һәм хезмәт ветераннары катнашты.
К списку новостей









