МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Мубараков Ильдар Магфурянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Мәктәп яңалыклар архивы
2010-2011 нче уку елы яңалыклары
Опубликовано: 01.08.201124.09. Мәктәптә "Сөмбелә" бәйрәме үтте."Сөмбелә кыз" конкурсының җиңүчесе 11 класс укучысы Гөлүсә
Шәймәрдәнова булды. Бәйрәм күңелле дискотека белән дәвам итте.
01.09. Яңа уку елы белән! "Белем бәйрәме"нә багышланган тантаналы линейкада район класстан тыш эшләр үзәге
директоры урынбасары Салахова Наилә Зәкиевна һәм район санэпидстанциясеннән Гүзәл Назгатовна катнашты, һәм балаларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар.
15.09.1-8 класс укучылары ТВБнең туган көнен бәйрәм иттеләр. Урманга экскурсия оештырылды.
1.10.”Олылыйк без өлкәннәрне!” дип аталган очрашу-кичә үткәрелде.Мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар, техник хезмәткәрләр кунак итеп чакырылды, алар өчен бәйрәм табыны, концерт әзерләнде.
6.10.Мәктәптә “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!” исеме астында кичә үткәрелде.
8.10.Баскетбол буенча кызлар командасы районда ярышта катнашты.
9.10.Егетләр командасы районда баскетбол ярышларында катнашты һәм финалга үтте.
12.10.Тәрәзәләр кышка әзерләп бетерелде.
14.10.”Хәтерләр яңарганда” –хәтер көнен билгеләп үтү. Тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. 5-11 класс укучылары алдында чыгыш ясады.
15.10.Барлык классларда да Олимпия дәресләре үтте.
15.10. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе Хәкимова Гөлнара Шәрипяновна “Белем җәүһәрләре-2010” Халыкара интернет-бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашты.Гөлнара “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә” Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты” проекты белән катнашып, лауреат исеменә лаек булды, диплом алды. Шушы ук бәйгедә “Укучы-җәүһәр”номинациясендә “ Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә” проекты белән Хәкимова ГөлнараШәрипяновна җитәкчелегендәге укучылар коллективы 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Уңышларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын сезгә!
20.10. Баскетбол буенча егетләр командасы районда финал ярышларында катнашып, 3 нче урынны алды. Яңадан –яңа уңышлар сезгә, егетләр!
20.10.Барлык укучыларга да түгәрәкләргә йөрү өчен сертификатлар тапшырылды.
26.10.Ата-аналар университетының чираттагы занятиесе узды.Ул “Яман гадәтләрне кисәтик!” дигән темага багышланды.Ата-аналар алдында чыгыш ясау өчен авыл фельдшеры Бәдретдинова Г.Ф., участок инспекторы Нуретдинов Р.С., җирле үзидарә башлыгы Шагалиев Р.М. чакырылды
28.10.Әмәкәй авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең район семинары узды. Укытучы елына багышланган семинарда “Якты маяк син, укытучым!” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Якташыбыз язучы Ф.Сафин, район үзәгендә яшәп иҗат итүче язучыларыбыз Ф.Садриев,М.Әхмәтҗәнов, Л.Садриева бу кичәгә кунак итеп чакырылдылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Хәкимова , Р.Шамсова әзерләде һәм алып барды. Укучылар Ф.Сафинның шигырьләрен укыдылар , аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә күңелләрдә якты тәэсир калдырды.
2.11. 11нче класс укучылары районда рус теленнән бердәм имтихан биреп карадылар.
4.11. Мәктәптә укучылар арасындагы спартакиаданың баскетбол буенча зона ярышы узды. 11-еллыклар арасында җиңеп, мәктәп командасы финал уеннарына үтте.
9.11. Барлык классларда да “Батырлык” дәресләре үтте.
11.11. 40 укучы рус теленнән Халыкара “Русский медвежонок” уенында катнашты.
11.11. Мәктәп командасы Мөслимдә 9-еллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алып, финал ярышларына үттеләр.
12.11. Мәктәп коллективы “Информацион технологияләр библиотекада” район конкурсында 2 нче урынны алган өчен Мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләнде.
12.11.Хөкимова Гөлнара Шәриповнаның ”Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты “ “Укытучыларның Интернет-портфолио банкы” порталының белем бирү сайтлары каталогына кертелде һәм сертификатка ия булды.
17.11.Технология фәненнән район олимпиадасында 11нче класс укучысы Фаррахова Лилия 1нче урынны алды.Укытучысы Суфиянова Рәйсә Мирзаяновна.
18.11.Халыкара тәмәкедән баш тарту көненә карата классларда әңгәмәләр үткәрелде.
19.11.Юл фаҗигасында һәлак булганнарны искә алу көненә карата линейка үткәрелде.
19.11.”Юлларда имин йөрик” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде(укытучы Мирхәйдәров М.Р.) һәм 5 укучының эше район конкурсына җибәрелде.
22.11.Биологиядән район олимпиадасында 7 класс укучысы Шакирянов Инсаф-2, 8 класс укчысы Шамс Айдар-3, 11 класс укучысы Якупова Илсөяр 2 нче урын алдылар (укытучылары Мирхәйдәрова Ф.Ф.).
23.11.Укучылар класс сәгатьләрендә Татарстан Республикасының 14.10.2010 елда чыккан законы белән таныштырылды.( Закон РТ №-71-ЗРТ о мерах по предупреждению причинения вреда здоровью детей, их физическому,интеллектуальному, психическому, духовному и нравственному развитию в РТ”)
24.11.М.Гафуриның тууына 130 ел тулуга багышланган район фәнни- гамәли конференциясендә 11нче класс укчысы Шәймәрданова Глүсә “М.Гафури һәм Тукай иҗатында уртак мотивлар”, 10нчы класс укучысы Җәлилова Йолдыз “ М.Гафури иҗатында мәсәл жанры”темасына фәнни-эзләнү эше буенча чыгыш ясадылар. Йолдызның эше 1 нче урынга лаек булды ( укытучысы Шамсова Р.Д.).
26.11. 2 укучы экология фәне буенча район олимпиадасында катнашты.
27.11.Укучылар район спартакиадасының көрәш буенча ярышында 7нче класс укучысы Шакирянов Инсаф -1, 9нчы класс укучысы Шәрипов Динар-2,11нче класс укучылары Минныразиев Илнур-2, Талипов Эльвир -3 нче урын алдылар. Егетләрне, аларны әзерләгән тренерлары Минныразиев И.М. һәм Мөбәрәков И.М.ны уңышлары белән котлыйбыз!
30.11.7нче класста класс ата-аналар җыелышы булды.Класс җитәкчесе Суфиянова Р.М.
1.12. Тормыш иминлеге фәненнән район олимпиадасында Нуруллин Мансур (9нчы класс), Мурзин Алмаз (11нче класс) 1нче урын алдылар.Егетләрне олимпиадага укытучы Әхмәтов Рамил Әбүзәрович әзерләде.
1.12. СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан укучылар белән әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрелде.
3.12.Физкультура буенча район олимпиадасында 11нче класс укучылары Галиева Миләүшә-2, Талипов Эльвир-3, 9нчы класс укучысы Валиева Гөлнара 3 нче урын алдылар.Укытучылары- Ильяс Миргарифанович Минныразиев һәм Илдар Мәгъфүрянович Мөбәрәков.
3.12. 1-4,5,10 нчы классларда класс ата-аналары җыелышлары үтте. Башлангыч класс укучылары әти-әниләргә концерт күрсәттеләр.
3.12. 2нче класс укучылары өчен “Эзтабар сафларына кабул итү” бәйрәме үткәрелде.
6.12. 8нче класста ата-аналар җыелышы булды.Класс җитәкчесе Фаррахова Р.Г .
7.12. Рус теленнән район олимпиадасында 10 нчы класс укучысы Җәлилова Йолдыз 1нче урын алды.Укытучысы Фаррахова Резеда Генадиевна.
8.12. Рус әдәбиятыннан район олимпиадасында 10 нчы класс укучысы Җәлилова Йолдыз-2, 11нче класс укучысы Фаррахова Лилия 2 нче урынга ия булдылар. Укытучылары Фаррахова Р.Г., Гайсина Р.З.
9.12. Татар теле буенча район олимпиадасында 11нче класс укучысы Фаррахова Лилия 1 нче урын алды. Укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна. Республика олимпиадасында да уңышлар , сынатмавыгызны телибез.
11.12. Мәктәпнең волейбол командасы укучылар район спартакиадасының волейбол ярышында 17 команда арасында 4 нче урынны алды.
13.12. Мәктәптә районның информатика, физика укытучыларының семинары булды. Физика укытучысы Шакирянова Зәнфирә Әхмәтшәеховна 7,11 нче классларда физика дәресе күрсәтте, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
14.12. Кардан фигуралар ясарга барлык класс укучылары да бердәм тотындылар.
15.12. Яңа елга стена газеталары чыгарыла башлады.
18.12. 11 класс укучылары рус теленнән сынап карау имтиханнары -тест эшләделәр .Җыярга тиешле иң югары балл -60. Уртача балл-41(первичный).
20.12. Укытучы елында иң актив укытучыбыз ,Хәкимова Гөлнара Шәриповна, район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына лаек булды.
21.12. 11 класс укучылары математикадан тест үттеләр.Җыярга тиешле иң югары балл-30. Уртача балл-18,5(первичный)
22.12 . Кардан ясалган фигураларга,стена газеталарына, яңа елга багышлап ясалган рәсемнәргә урыннар билгеләү өчен төзелгән комиссия үз эшен башлап җибәрде.
9 класс укучылары математикадан яңа формадагы сынап карау имтиханнары тапшырдылар.
23.12. 11 классларда физикадан БДИ форматында тест үткәрелде. Җыярга тиешле иң югары балл- 51 балл. Уртача балл-28,75 (первичн.)
24.12. Пиротехника куллануның аянычлы нәтиҗәләрен аңлатып, классларда тәрбия сәгатьләре үтте.
29.12. 1-11 сыйныф укучылары өчен "Чыршы" бәйрәме үткәрелде.
30.12. Уку елының беренче яртыеллыгына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: гел "5" ле билгеләренә укучылар-14 укучы. Алар, Солтанов.А.,Шәйхразиева А., Латипова Л., Вәлиев И., Бәдретдинова А., Муллакаева Г., Мухамадиев И., Вәлиева А., Җәлилова А., Мурзина И., Насретдинова А., Шакирянов И.,Вәлиева Г., Мурзин А., хакимият каршында оештырылган "Чыршы" бәйрәмендә күңелел ачтылар. 24 укучыга , "4" һәм "5" билгеләренә укыганнары өчен, мәктәп дирекциясенең рәхмәт хаты тапшырылды. "Яңа ел"га багышлап үткәрелгән конкурсларда җиңүче укучыларга да мәктәп дирекциясе бүләкләр бирде. Рәсем конкурсында җиңүчеләр: Муллакаева Г., Вәлиева А., Вәлиева Г.; стена газеталары чыгару буенча җиңүчеләр: 5, 6, 1-4, 10 сыйныф укучылары; кардан фигуралар ясау буенча ярышта җиңүчеләр: 5 нче сыйныф ( "Тиенкәй"), 6 нчы сыйныф ("Куянкай"),10 нчы сыйныф (Кар кызы"), 1 1 нче сыйныф ("Кыш бабай") укучылары.
Район турында фәннәр буенча олимиадада җиңүчеләр дә мәктәп дирекциясенең Мактау грамотасына һәм кыйммәтле бүләкләренә ия булдылар. Алар- 10 укучы.13 призлы урын яуладылар.
30.12-12.01. көннәре каникул көннәре дип игълан ителде.
3.01. 9,11 нче сыйныф укучылары өчен математика һәм рус теленнән консультацияләр үткәрелде.
4.01. 9,11 нче сыйныф укучылары өчен математика, рус теле, физика, җәмгыять белеме фәннәреннән консультацияләр үткәрелде.
5.01. 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан, 11 нче сыйныф укучылары өчен физикадан консультацияләр үткәрелде.
Укытучыларның чираттагы педагогик киңәшмәсе булып узды. "Шәхес формалаштыруда физик тәрбиянең роле"дигән темага тин укытучысы Әхмәтов Р.Ә., мәктәп директоры Минныразиев И.М.чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә уку елының беренче яртыеллыгына йомгак ясалды.
6.01.-10.01. 9,11 нче сыйныф укучылары өчен математика, рус теле, физика фәннәреннән консультацияләр үткәрелде.
11.01. 11, 9 нчы сыйныф укучылары математикадан район үзәгендә үткәрелгән сынап карау (ЕГЭ, ГИА) имтиханнарында катнаштылар.
12.01. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Д.Шамсова Х.Туфан иҗатына багышланган презентацияләр һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсында катнашты.
13.01. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Ш.Хәкимова РФ күләмендә үткәрелгән интернет-проектларлар конкурсында катнашты.
18.01. Барлык классларда да, Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең оешуына 20 ел тулу уңаеннан, класс сәгатьләре узды.
20.01.Техник түгәрәккә йөрүче Шамс А. һәм Әхмәтгалиев И. "Яшь Кулибиннар" район конкурсында катнаштылар. Шамс А. район күләмендә 3 урынны яулады;Мөслим районы Мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
21.01.Эчке эшләр Министрлыгы каршындагы Юл хәрәкәте иминлеге испекциясе оештырган "Безопасность на дорогах глазами ребенка"дигән район конкурсында 2 класс укучысы Солтанов А. 3 урынны алды.Ул Мактаү грамотасына һәм бүләккә лаек булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча бүләккә лаек булучылар:Насретдинова А . , Вәлиева А., Гусев А., Вәлиева Г.
24.01. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д. "Чәчәкләр китерик Тукайга" исемле дәрес эшкәртмәсе презентациясе белән район конкурсында икенче урынны яулады.
25.01 Район күләмендә үткәрелгән көрәш ярышында Нуруллин М.,1 урынны, Никитин Р. 2 нче урынны алдылар.
31.01. 28.01 көнне районда үткәрелгән тимераякта шуу ярышында 9 класс укучылары Вәлиев А. һәм Вәлиева Г. дүртенче урынны яуладылар.
6 класс укучылары Актанышка боз сараена экскурсиягә барып кайттылар.
2.02. "Йолдызлык" зона ярышында "Шатлык" бию группасы, Вәлиев А.,Нәгимов Ә.,Вәлиева Г., Вәлиева Р., Бәдретдинова А., Вәлиев Ф. сайлап алу турына үттеләр.
4.02. Студентлар белән очрашу кичәсендә оештырылган бәйгедә студентлар командасы җиңеп чыкты.
6.02. " Көмеш кыңгырау" газетасы битләрендә 6 класс укучылары Фаррахова Г., Фаррахова Г.Р.,Латипова Ә.,Насретдинова А.нең шигырьләре басылып чыкты.
9.02. "Йолдызлык" конкурсының сайлап алу турын үтеп, "Шатлык " бию коллективы, җырчы Вәлиев Ф.,Бәдретдинова А. гала концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар.
11 класс укучысы Фаррахова Л. татар теленнән республика олимпиадасында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
10.02. Кышкы спартакиада уеннары булган чаңгы буенча ярышта 9- еллык команда 4 нче урынны яулады; ә 11- еллык команда ПУ укучылары белән 2,3 нче урыннарны бүлеште.
14.02. "Йолдызлык" конкурсының сайлап алу турында Вәлиев А., Вәлиева Р.,Вәлиева Г., һәм Нәгыймов Ә. Дипломат исеменә лаек булдылар.
Г.Вәҗетдинов призына үткәрелгән ату ярышында мәктәп командалары 1,3 нче урыннарны яуладылар. Шәхси беренчелектә: Талипов Э.-1 урынны, Салахов И.-2 урынны, Нуруллин Ф. ,Вәлиева Г.-3 урынны алдылар.
Шахмат -шашка ярышына йомгак ясалды. 1 урында-Искакова Ф.Шарипов Д.(шашка); Шарипов Д.,Җәлилова Й.(шахмат).
15.02. Әфганстанда һәлак булганнарның каберләренә венок салынды һәм митинг үткәрелде. Митингта әфганчы райондашларыбыз һәм район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Р.Җ. та катнашты.
Классларда олимпия дәресләре үткәрелде.
17.02. 6 һәм 7 класс укучыларының әтиләре өчен кичә оештырылды. Әлеге кичәдә әтиләр һәм укучылардан торган "Батырлар" һәм "Ялкын" төркемнәре көч сынашты. 5 класс укучыларының әтиләре дәрес тыңладылар.
18.04. 10 класс укучысы Җәлилова Й. рус теленнән республика олимпиадасында катнашты.
Гандбол буенча районда үткәрелгән ярышта егетләр командасы 2 урынны яулады.
21.02. 11 класс укучысы Фаррахова Л. литература фәненнән республикада үткәрелгән олимпиадада уңышлы чыгыш ясады.
25.02. Әтиләр кичәсе үткәрелде. Укучылар көче белән әзерләнгән зур концерт куелды.
26.02. Мәктәптә "Аҗаган" уены оештырылды. Сафта йөрү, патриотик рухтагы җырларны башкару ,автомат сүтеп-җыю, автоматтан ату буенча ярышлар, спорт уеннары оештырылды.
28.02. Директор яны киңәшмәсендә укучыларны тест үтүгә әзерләү мәсьәләләре тикшерелде.
1.03. 11 класс укучылары русский языктан КФУоештырган тестны үттеләр.
2.03 11 класс укучылары математикадан КФУ тарафыннан оештырылган тестны уңышлы үттеләр.
"Шатлык" бию группасы, Вәлиев Ф "Йолдызлык" конкурсында лауреат исеменә лаек булдылар. Бәдертдинова А. 3 урынны яулады.
4.03. Мәктәптә гаилә бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә 6 класс кызлары һәм әниләре үзләренең җырга-моңга, эшкә оста икәннәрен расладылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
9.03. -10.03. КФУ оештырган тестны 9 класс укучылары да уңышлы үттеләр.
14.03. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш. россиякүләм интернет- проектлар конкурсында җиңеп чыкты. Шамсова Р.Д.ның да татар теленнән 5 класс өчен әзерләнгән тестлары "Мәгариф" журналында басылып чыкты. Укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз, эшләрендә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз. Булдырдыгыз кызлар!!! .Рәхмәт!!!
15.03-17.03 10 класс укучылары математика һәм рус теле фәннәреннән тест үттеләр. 2-10 класслардан 30 укучы "Кенгуру" уенында катнашты. 4 класс укучысы Мухамадиев И. "Ел укучысы" конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
18,19.03 10 класс укучылары физика һәм химия фәннәреннән тест үттеләр.
19.03. Район үзәгендә үткәрелгән татар-башкорт көрәше ярышында Нуруллин М.,Шакирянов И.-2 , Минныразиев И.-3 урыннарны яуладылар.
24.03 Мәктәптә гөрләп "Нәүрүз" бәйрәме үтте.
25.03 9 нчы класс укучылары рус теленнән (ГИА),11 класс укучылары физика һәм җәмгыять белеме фәннәреннән (ЕГЭ) сынап карау имтиханнары тапшырдылар.
30.03 "Юл хәрәкәте иминлеге" исемле район конкурсында мәктәп командасы 2,3 урыннарны яулады.(Җитәкчесе Гайсина Р.К.)
31.03. 11 классның 4 укучысы тагын бер кат математикадан сынап карау имтиханнары тапшырды.
4.04. 8 класс укучылары рус теленнән тест үттеләр. дәгъвә кылучы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш.җәмәгать тыңлауларын үтте.Хәкимова Г.Ш.ның эшчәнлеген тулысынча яктырту өчен, мәктәп директоры Минныразиев И.М.,пенсиядәге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Г.Х. һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Вафина В.Н.чыгыш ясадылар.
5.04. 2011 елда мәгарифкә керткән күләмле өлеш өчен акчалата бүләкләүгә
7-11 класс укучылары участок инспекторы Нуретдинов Р. үткәргән чарада катнаштылар.
6.04. 8 класс укучылары математикадан тест тапшырдылар.
11.04. "Роль и место общеучебных умений и навыков в достижении результатов социальной компетентности учащихся" дигән тема буенча педагогик киңәшмә уздырылды.Киңәшмәдә Фаррахова Р.Г.,Әхмәтов Р.Ә.,Гайсина Р.З. чыгыш ясадылар. 3 нче чирек йомгаклары буенча чыгыш ясады Шакирянова З.Ә.
12.04. Ир-ат укытучылар һәм техперсоналлар көче белән теплицага ремонт үткәрелде.
13.04. Барлык классларда да космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре үтте.
15.04. Фаррахова Л.И.ның " Ватан тарихында гаиләм тарихы" республика конкурсында "Әфган ярасы-йөрәк ярасы" исемле иншасы 3 урынны алды.
Бәдретдинова А. "Яшь бөреләр" конкурсының район турында дипломга ия булды.
19.04. 6 класс укучылары рус теленнән тест үттеләр.
20.04. Бәдретдинова А. "Яшь бөреләр "конкурсының район турында җыр номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.(Җитәкчесе Гайсина Р.К.)
21.04.6 класс укучылары математикадан тестны уңышлы тапшырдылар: өлгереш-100%, сыйфат өлгереше-90%.
Районда үткәрелгән "Брейн ринг " та безнең команда( Нуруллин М.,Валиева Г.,Шамс А.) 2 урынны яулады( җитәкчесе Хәкимова Г.Ш.).
23.04. 6 класс укучылары инглиз теленнән тестны уңышлы тапшырдылар: өлгереш-100%, сыйфат өлгереше-100%.
26.04.6 класс укучылары татар теленнән тестны уңышлы тапшырдылар: өлгереш-100%, сыйфат өлгереше-100%.
Ихатада ,бакчада өмә оештырылды; күп күләмдә чистарту эшләре башкарылды. Бакчага кишер орлыгы чәчелде.
28.04 . 11класс укучысы Якупова И.Ф.не. фәнни тикшеренү эше К.Тимбиковага багышланган " Бәхетне без җыябыз мизгелләрдән..." исемле китапка кертелде.(җитәкчесе Хәкимова Г.Ш.)
30.04. Булат Вәлиев призына үткәрелгән көрәш ярышында Минныразиев Р.,Нәгыймов Ә.,Талипов Э.3 урыннарны яуладылар.
Мурзина Илүзәнең Тукайга багышланган "Тукай бөеклеге" шигыре "Көмеш кыңгырау"да басылып чыкты.
4.05. Бер төркем укучылар Акташыш районы Чуракай мәктәбе укчылары белән очрашуда Тукайның 125 еллыгына багышланган "Тамчы шау" да катшаштылар.
7.05. 9-11 класс укучылары 3 га җирдә агач үсентеләре утырттылар.
8.05. Җиңүнең 66 еллыгына багышланган тантанада 10,11 класс укучылары әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр. Митингта 1-11 класс укучылары, сугыш һәм хезмәт ветераннары, килгән кунаклар, укытучылар,балалар бакчасы коллективы катнашты.Сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
11.05.Мәктәп бакчасында күләмле эш башкарылды.
12.05. 11 класс укучыларының ата-аналар җыелышы үткәрелде. Имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсе, имтиханнар турындагы норматив документлар каралды.
13. 05. Регионара экологик конференциядә сочинение конкурсында Насретдинова А. 2 урынны,фәнни-тикшеренү эше белән Җәлилова Й.кызыксыну бүләгенә ия булды.
14.05.Мәктәп бакчасында күмәк эш оештырылды.
16.05. "Әлифба" бәйрәменә әти-әниләр чакырылды.Гомуми линейкада "Кенгуру" уенында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
17.05. Җәйге спартакиада уеннарында, район буенча 11 еллык команда беренче ,ә 9 класс укучылары 4 нче урынны яуладылар.
18.05. Үсентеләрне теплицага күчерү дәвам итә.Эш белән җитәкчелек итә биология укытучысы Мирхәйдәрова Ф.Ф.
20.05. 11 класс укучылары татар теленнән мәҗбүри арадаш имтихан тапшырдылар.
25.05. "Соңгы кыңгырау" бәйрәме гөрләп узды.Бәйрәмдә ветеран укытучылар,әти-әниләр, район мәшгульлек үзәгенең баш белгече Минһаҗетдинов Ф.Г.,район мәгариф бүлеге методисты Шәймәрдәнова Н.Ә., җирле үзидарә башлыгы Шагалиев Р.М., район эчке эшләр бүлеге вәкиле Бикмурзин Р.Г. чыгыш ясадылар.
26.05. 9 класс укучылары рус теленнән ГИА тапшырдылар.
27.05. Информатикадан 1 укучы ЕГЭ тапшырды.
Республикакүләм ЦОР конкурсында Хәкимова Г.Ш.3 урынны яулады.
29.05 9 класс укучылары татар теленнән имтихан тапшырдылар.
30.05. Лагерьда 20 бала ял итә.
31.05. 1-4,5-8,10 класс укучыларының барысы да педагогик киңәшмә карары белән алдагы классларга күчерелде.7 укучы "Укудагы уңышлары өчен" Мактау кәгазенә лаек булды. Шәйхразиева А.-2 класс, Бәдретдинова А.-3 класс, Муллакаева Г.-4 класс , Вәлеева А., Җәлилова А.-5 класс, Мурзина И., Насретдинова А.-6 класс.
31.05. Укучылар өчен "Сабантуй" бәйрәме үткәрелде.
1.06. Лагерьда иҗат кичәсе үткәрелде.
2.06. 9 класс укучылары алгебрадан имтихан (ГИА) тапшыралар.Уңышлар юлдаш булсын сезгә!
3.06. Лагерьда халык иҗатын өйрәнү көне үткәрелде.
4.06. Лагерьда балыкчылар көне.
6.06.11 класс укучылары математикадан ЕГЭ тапшырырга китте . Хәерле юл сезгә, укучылар!
7.06. 9 класс укучылары физика һәм биологиядән имтихан тапшырдылар.Лагерьда -"Кече сабантуй"
8.06 Лагерьда "Балыкчы көне"
9.06. Лагерьда "Иң оста хат язучы" конкурсы үткәрелде. 9 класс укучылары җәмгыять белеменнән имтихан тапшырдылар.
10.06. Лагерьда "Бантиклар көне".Велотуризм буенча ярыш.
11 класс укучылары җәмгыять белеменнән ЕГЭ тапшырырга киттеләр. Хәерле юл сезгә!
14.06. 11 класста 8 укучы физикадан имтихан тапшырдылар. Лагерда кече "Сабантуй".
15.06. Лагерь укучылары Чаллы шәһәрендә экскурсиядә.
16.06. Лагерьда күңелле уеннар көне.
17.06. Лагерьда биючеләр көне.
18.06. Лагерьны ябу тантанасы.
20.06. 11 класс укучылары мәктәп ихатасын төзекләндерүдә актив катнашалар. 9 класс укучылары үз классларына ремонт үткәрүдә зур көч куйдылар. Булдырдыгыз, кызлар һәм егетләр! Сезгә мең-мең рәхмәт!
Педагогик киңәшмәдә 9 сыйныф укучыларына аттестат тапшыру мәсьәләсе каралды.
21.06. Мәктәп бакчасын чүптән арындыру дәвам итә. Помидор ,кәбестә, таталы борыч үсентеләре сатыла.
23.06. Физикадан ЕГЭ бирүче 8 укучының да баллары билгеле булды. Иң күп балл җыючы Мурзин А.(73 балл).
24.06. 9,11 класс укучылары өчен чыгарылыш бәйрәме үткәрелде.
27.06. 9 класс укучылары үзләренең кабинетларына ремонт үткәрделәр. Булдырдыгыз,егетләр һәм кызлар!
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә.
2.07. Мәктәптә 1986 нчы елны мәктәпне тәмамлаучылар, 25 елдан соң очраштылар.
3.07. -31.07. Мктәптә укучылар ,ата-аналар, укытучылар һәм техперсоналлар көче белән вак ремонт эшләре үткәрелде :ихатада 120 м ара( тимер багана утыртылып) тимер челтәр белән әйләндерелде; химия һәм ОБЖ , татар теле кабинетларының түшәм һәм стеналары водоэмульсия белән,парталары ,урындыклары, класс һәм коридор тәрәзәләре эчке һәм тышкы яктан ак буяу белән буялды; җылылык системасына өлешчә реконструкция үткәрелде.
Мәктәп бакчасында үстерелгән җиләк -җимешләр кышкы саклауга ззерләп куелды.
К списку новостей









