• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28
Телефон: +7(855)-563-30-14
E-Mail: Samik.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Амикеевская ООШ"
Руководитель: Мубараков Ильдар Магфурянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 28 обучающихся, 3 воспитанника
У нас учат: 11 учителей и 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклар архивы

2011-2012 нче уку елы яңалыклары

Опубликовано: 02.03.2012

1.03. 11 класс укучылары математикадан Статград биремнәрен үтәделәр.

28.02. "Моя любимая книга" конкурсында Шамс А. 1 урынны яулады.

25.02. Районда үткәрелгән шахмат ярышында мәктәп командасы 13 команда арасында 5 урынны алды.(Шакирянов И.,Фаррахов Р.Р.)

24.02  "Ел укытучысы- 2012" конкурсында Хәкимова Г.Ш.гран-прига лаек булды.

21.02. Днепров призына  үткәрелгән ату ярышларында команда 1 урында, Вәлиев Ф.1 урында, Нуруллин Мансур 2 урында. Районның күчмә кубогы тагын бездә калды.

17.02. Тат.Бүләр зонасында үткәрелгән ату ярышында Нуруллин М. 1 урынны, Насретдинова Я. 3 урынны яулады. Команда 1 урында "Йолдызлык" конкурсының гала-концертында чыгыш ясаучылар: Вәлиев Ф.-1 дәрәҗә, Әхмәтгалиев И-2 дәрәҗә,Бәдретдинова А. 2 дәрәҗә,кызлар триосы-2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

15.02. Мәктәптә баскетбол буенча зона ярышлары үткәрелде. Октябрь, Күбәк, Усы, Баек ,Әмәкәй мәктәпләре командалары ярышты һәм безнең командалар 1 урынны яуладылар. Ур-ра!!! 

Әфган җирендә һәлак булган авылдашыбыз И.Фаррахов каберенә укучылар, район хакимияте урынбасары Солтанов Р.Җ.,Әфган җирендә хезмәт иткән запастагы солдатлар тере чәчәкләр һәм венок салдылар.

14.02. Районда үткәрелгән "Толстой укулары" конкурсында "Җыр" номинациясендә Вәлиев Ф.3 урынны алды. " Йолдызлык" конкурсының район сайлап алу турында Бәдретдинова А . дипломант булды; кызлар триосы, Вәлиев Ф.,Әхмәтгалиев И. гала -концертта катнашу хокукына ия булдылар.

13.02. Шашка-шахмат ярышы нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Мәктәпнең абсолют җиңүчесе 9 класс укучысы Фаррахов Раушан Р.

Шашка ярышында Фаррахов Раушан, Әхмәтгалиева Ильмира-беренче урынны, Шәйхразиева Алсу,  Майоров Салават  2 урынны, Мурзина Илүзә, Якупов Ильдар 3 урынны яуладылар 

10.02. Укучылар рус теле һәм математикадан Альбус олимпиада эшен эшләделәр. 5-11 класс укучылары  район эчке эшләр бүлеге белгече Әмиров Р.М.белән очраштылар. Ул хокук бозуларны кисәтү турында чыгыш ясады һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, кабаттан ТР Президентының 71 санлы боерыгы белән таныштырды.

9.02. Районда үткәрелгән көрәш ярышында Әхмәтгалиев И.,Шакирянов И.,Миркәев Ш.-1 урынны,Шәмсиев Р.-ВӘЛИЕВ И,Минныразиев Р-3  урынны, мәктәпнең 9 еллык командасы 3 урынны яулады.

8.02.  Шахмат-шашка ярышлары үткәрелә.

3.02. Районда үткәрелгән"Миру-мир"исемле экстремизм һәм терроризмга каршы плакатлар конкурсында Вәлиев  Фәнзил 1 урынны, "Яңа гасыр пионерлары" исемле компьютерлар эшләре конкурсында Мурзина И.1 урынны алды.

25.01.Мөслим,  Актаныш, Бакалы районнары мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының халык шагыйре С.Хәкимнең тууына 100 еллык юбилеена багышланган " Саекмас чишмәләргә тиң иҗат" дигән темага фәнни конференциясесе  үтте.

23.01. Гомуми линейкада "Батырлык" айлыгы игълан ителде.

Районда үткәрелгән чаңгы ярышында 11-еллык команда 3 урынны, 9 -еллык команда 4 урынны яулады. Һәр команда членнарына да уңышлар юлдаш булсын!

19.01.   Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г. Ш. Россиякүләм " Иң яхшы сайт- 2011"  конкурсында " Иң яхшы шәхси сайт" номинациясендә җиңү яулады һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

16.01 Гомуми линейка үтте.

11.01. 9 һәм 11 класс укучылары тест үттеләр.

11.01."Леонардо" иҗади ачышлар һәм инициативалар фестивалендә 10 класс укучысы Нуруллин Мансур җиңү яулап, Мәскәү шәһәрендә үтәчәк конкурсның финалына чакыру алды.Укытучысы Гайсина Р.З. 

"Кыш бабай" призына үткән район буенча көрәш ярышында Нуруллин М.-1 урынны, Шәмсиев Р.,Әхмәтгалиев  И.  3 урынны яуладылар.

31.12-8.01. Мәктәптә график буенча дежурлык оештырылды.

30.12. 9 сыйныф укучысы, район олимпиадалары призеры , Шамс А. Татарстан президенты оештырган "Чыршы" бәйрәмендә катнашты. 

29.12. "Чыршы" бәйрәме гөрләп үтте.

16-18.12. Кардан фигуралар ясалды.Композиция бик уңышлы чыкты.

14.12. Бер төркем укытучылар Ләбиб Леронның иҗат кичәсендә

дә катнаштылар.

9.12.Татар әдәбиятыннан Шамс Айдар 2 урынны яулады.(Укытучысы Шамсова Р.Д).

8.12. Татар теленнән олимпиадага катнштык.  9 класс укучысы Шамс Айдар 3 урынны алды.(Укытучысы Шамсова Р.Д.) Булдырдың ,Айдар!

 5.12. Инвалидлар ункөнлеге игълан ителде.

1.12. Физкультура  фәненән район олимпиадасында Мурзина И.,Әхмәтгалиева Э. 3 урынны яуладылар.

30.11. ОБЖ фәненнән район олимпиадасында  Нуруллин М. 2 урынны һәм Шамс А.3 урынны яуладылар.

26.11. ОБЖ фәненнән район олимпиадасында катнаштык.  Районда үткәрелгән көрәш ярышында Шәмсиев Р.(6 класс) 2 урынны, Миркәев Ш.(5 класс) 1 урынны яуладылар.

24.11.  Экологиядән район олимпиадасында катнаштык.

  Ата-аналар җыелышы үткәрелде. ЕГЭ һәм ГИА турында аңлатылды. Укучылар "Наркотикларга урын юк!" исемле  театр һәм әниләрне котлап зур концерт куйдылар. Соңыннан, 4 нче декабрьдә үтәчәк сайлаулар турынд, җирле үзидарә башлыгы Р.М.Шагалиев чыгыш ясады.

23.11. Химия олимпиадасына 2 укучы катнашты. 2-11 класс укучылары алдында бәлигъ  булмаган балалар белән эшләү инспекторы Вилданова З. белән очрашу үтте.  Яшь үсмерләр арасында очрый торган тискәре күренешләрне кисәтү һәм җаваплылыкка тарту турында фикер алышынды.

21.11. Физикадан район олимпиадасына 2 укучы катнашты.

 17.11.  6 классның ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр татар әдәбиятыннан дәрес тыңладылар. Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр. Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү турында фикер алышынды.

16.11. 9 класста ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр рус теленнән дәрес тыңладылар. ГИА бирү шартлары һәм проект белән таныштырылды.

11.11. Физикадан консультация үтте. 

  11.11. "Русский медвежонок" россиякүләм уенда 33 укучы катнашты.

  8.11.   9, 11 классларда математикадан консультацияләр үткәрелде. Укучылар район олимпиадаларына әзерләнделәр.

 31.10.  "Белем җәүһәрләре" икенче Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш. дипломга һәм лауреат исеменә лаек булды.

29.10.  Нуруллин М. һәм Минныразиев Р. Мамадышта үткәрелгән  республикакүләм көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

27.10. Рус теленнән олимпиада үткәрелде.

25.10. География фәненнән олимпиада булып узды.

24.10. Сәламәтлек театрларын кую өчен әзерлек бара. Гомуми линейкада атналык эшкә йомгак ясалды.

21.10. Бакчада үстерелгән яшелчәне район күләмендә үткәрелгән ярмаркада сату оештырылды.

Башлангыч класс укучылары өчен "Сөмбелә" бәйрәме гөрләп үтте. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,төрле күмәк уеннарда теләп катнашып, бүләкләр оттылар.

15.10. Җәйге сезонны ябу ярышларында 3 км арада Никитин Р. 3 урынны яулады.

13.04.  Зөлфәт клубы утырышында Шамс А.,Мурзина И.Вәлиева А. чыгыш ясадылар.

10.10. Укучылар мәктәп бакчасында үстерелгән кишер уңышын җыеп алдылар.

08.10. Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә ,ЕГЭда укучысы 81 балл җыйган Гайсина Р.З. бүләккә лаек булды.

07.10. Районда үткәрелгән баскетбол ярышында безнең егетләр командасы 3 урынны яулады.Рәхмәт! Булдырдыгыз, егетләр!

06.10. Баскетбол ярышларына әзерлек бара.

04.10. Директор янында киңәшмә үткәрелде. Олимпиадаларга әзерлек , түгәрәкләр эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралды.

03.10. Барлык классларда да " Мин- Россия гражданины" дигән темага парламент сәгатьләре үткәрелде.

01.10. Мәктәптә "Өлкәннәр көне" үткәрелде. Укучылар өлкәннәрне котлап зур концерт куйдылар. Хезмәт ветераннарын хөрмәтләп чәй өстәле әзерләнде. Аларга бүләкләр тапшырылды.

  29.09. 10 класс укучысы Нуруллин М. һәм 8 класс укучысы  Минныразиев Р. Актанышта үтүче  республикакүләм көрәш ярышына киттеләр.

  24. 09. Районда үткәрелгән кросста Шәмсиев Р 1 км. арада .2 урынны, Никитин Р. 3 км. арада 3 урынны яуладылар. Нуриева Д. кызлар арасында 1 урынны алды.      

   23.09.  Мәктәптә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Ярышның җиңүчеләре булып 11 класс укучылары Язилә һәм Алия билгеәнде. Соңыннан күңелле бию кичәсе оештырылды.

            9-11 класс укучылары мәктәп бакчасындагы азык чөгендере һәм бәрәңгене алып, кышкы саклауга куйдылар.

          1-8 класс укучылары "Бүләк имәнлеге"ндә   экскурсиядә булдылар. 5 класс укучылары Татарстан Республикасы варислар берлегенә кабул ителделәр. 

          15.09. 5 класс укучылары варислар сафына басарга әзерләнәләр.

          12.09. Гомуми линейкада атналык эшләнгән эшкә һәм укуга йомгак ясалды.

     09.09. Янгын яки көтелмәгән вакыйгалар булганда, мәктәптән эвакуацияләнү юлларын ачыклау буенча өйрәнүләр үткәрелде.

     08.09. 18 укучыбыз сәнгать  мәктәбендә өстәмә белем ала башладылар. Аларны атнага 2 тапкыр автобус килеп ала,китереп куя .Уңышлар юлдаш булсын, сезгә!

      07.09. Укучылар үзидарәсенең гомуми җыелышы үтте. Җыелышта укучылар үзидарәсенең җитәкчесе итеп,10 класс укучысы Нуруллин Мансур сайланды.

 03.09."Балаларның иминлеген саклау" айлыгы игълан ителде. Барлык классларда да "Экстрезму-нет!"дигән темага класс сәгатьләре үтте.

 01.09. Мәктәптә "Белем бәйрәме" гөрләп үтте.

25.05. Мәктәп коллективы,ел буена барган спорт ярышлары буенча призлы урын алып, премиягә лаек булды. Хәкимова Г.Ш. август киңәшмәсендә үткәрелгән конкурста җиңеп,мактау кәгазенә һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

9.08. Мәктәп бакчасыннан кергән керем исәбенә мәктәптә өлешчә ремонт эшләребашкарылды.



Фоторепортаж:
"Батырлык" айлыгы кысаларында

К списку новостей