Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Баюковская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423983, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Баюково. ул. Советская.д.3 |
| Телефон: | +7(855)-563-16-62 |
| E-Mail: | Sbauk.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "БАЮКОВСКАЯ ООШ" |
| Руководитель: | Минныразиев Ильяс Миргарифанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 23 учащихся / 6 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Баюковская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Бөтендөнья кыргый табигатьне саклау көне 03.03.2022

3 Март- Бөтендөнья кыргый табигатьне саклау көне. Шул уңайдан,мәктәптә укучылар белән әңгәмә үткәрелде, аерым саклана торган территорияләрнең төрләре һәм үзебезнең район табигать һәйкәлләре белән таныштырылды.
-
Халыкара ак аюлар көне 28.02.2022

28 февраль Халыкара ак аюлар көне. Шул уңайдан биология укытучысы Арсланова Ф.Х. укучыларга ак аюларның яшәү тирәлеге,үрчүләре , аларны саклау турында мәгълүмат бирде.
-
Музыка ,рәсем укытучылары семинары 28.02.2022

-
Чаңгы ярышы 26.02.2022

Укучыларыбыз районда узган чаңгы ярышында катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.\ Наши ученики (Гильмутдинова Гузель,Мухаметгалиева Инзиля) участвовали на лыжных соревнованиях.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2022

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.Шул уңайдан мәктәптә "Ягез әле егетләр" кичәсе үтте.Егетләребез бу бәйрәмдә үзләренең көчләрен сынадылар,җырладылар,биеделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Татар теле укытучылары семинары 22.02.2022

22 февраль көнне Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының " Дәрестә текст белән эш төрләрен куллану аша функциональ грамоталылык формалаштыру, аны бәяләү формалары "дигән темага район семинары булып узды.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Латыйпова Л. Т.7 нче сыйныфта татар теленнән "Җәенке һәм җыйнак җөмләләр", Садриева Г. М. татар әдәбиятыннан И . Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга "дигән темаларга ачык дәресләр күрсәтеп, үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәктәп укучылары “ Туган телем-иркә гөлем” исемле әдәби-нәфис чарада бик матур чыгыш ясадылар. Килгән кунаклар балаларны укыту һәм тәрбияләүдә булган эш нәтиҗәләре белән таныштылар, мәктәптә татар телен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылганын билгеләп үттеләр.
-
21 февраль-Туган тел көне 21.02.2022

Ел саен 21 февральдә "Туган тел" көне үткәрелә.Безнең укучылар бу көнне әзерлек белән көтеп ала. Быел да мәктптә "Туган тел" көнен үткәрдек.Балалар матур чыгышлары белән сөендерделәр.\В школе прошел "День родного языка".Дети порадовали нас с красивыми выступлениями : прочитали стихи .
-
Ел укучысы 18.02.2022

18 февраль көнне "Ел укучысы 2021" бәйгесенең муниципаль туры үтте. Бәйгедә безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Сруретдинова Мәликә катнашты һәм "Иң иҗади укучы" номинациясендә җиңү яулады. Укытучысы Баянова Ләйлә Яссир кызына зур рәхмәтләрне җиткерәбез!
-
Психология атналыгы үтә 18.02.2022

Психология атналыгы дәвам итә. Бирелгән тематикалар буенча сыйныф сәгатьләре үтте.\В школе проходит неделя психологии. По данной тематике в каждом классе прошли классные часы.
-
Көрәш түгәрәге үтә 17.02.2022

Мәктәптә түгәрәкләр эшчәнлеге дәвам итә.Шуларның берсе "Көрәш" түгәрәге.Балалар түгәрәккә теләп йориләр./ В школе систематично работают кружковые заниятия.Один из них кружок "Национальной борьбы".Дети охотно занимаются в этих кружках.








