МБОУ Баланнинская основная общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423973, РТ, Муслюмовский район, с. Баланны, ул. Советская, д. 80 |
| Телефон: | +7(855)-563-68-24 |
| E-Mail: | sbalan.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Баланнинская ООШ |
| Руководитель: | Сафин Фатих Нуруллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 15 учащихся /3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ Баланнинская основная общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Рәзинә Сәетгараеванын "Иясез бүләк"спектакле. 29.11.2021

Рәзинә Сәетгараеванын "Иясез бүләк"спектаклендә балалар бакчасы коллективы да катнашты.
-
Иске Вәрәш "Былбыл"балалар бакчасында семинар. 25.11.2021

24 ноябрь көнне Иске Вәрәш "Былбыл"балалар бакчасында семинар үтте.Семинарның темасы:"Балалар бакчасында гаилә һәм социаль партнёрлар белән хезмәттәшлекнең традицион һәм инновацион алымнары".Семинарда тәрбияче Закирова Л.С. катнашты.
-
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында фәнни конференция. 24.11.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Укытучылар белән данлы Мөслимебез” дип аталган фәнни конференция үтте. Конференциядә 7 класс укучысы Газымова Динә катнашты. Ул үз нәселе укытучылары буыны турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады һәм лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Аның җитәкчесе Сафина Г.К. “Рәхмәт хаты” тапшырылды.
-
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында “Без- сәләтле буын” фәнни конференциясе. 24.11.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында республикакүләм “Без- сәләтле буын” фәнни конференциясе үтте.Конференциянең муниципаль этабында 5 класс укучылары Кашифразова Алисә һәм Хәсәнова Язилә, 7 класс укучысы Газымова Динә катнашты. Укучылар туган авыллары һәм аның күренекле кешеләре турында чыгыш ясадылар.
-
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында Мөслим авылы буйлап экскурсия. 23.11.2021

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында укучылар Мөслим район үзәгендә экскурсиядә булдылар. “Батырлар йорты”нда булдылар. “Мизгел” яшьләр үзәгендә районыбыз волонтерлары эшчәнлеге белән таныштылар. Мөслим политехник техникумында булып, анда нинди белгечләр әзерләнүе һәм студентлар тормышы турында мәгълүмат алдылар. Соңыннан “Җәмигъ” мәчетендә булдылар.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Сүзлекләр көне”. 22.11.2021

22 ноябрь – халыкара сүзлекләр һәм инциклопедияләр көне. Шул уңайдан мәктәптә “Сүзлекләр көне” нә багышланган кичә үткәрелде. Укучылар сүзлекләр күргәзмәсе белән таныштылар. Сүзлекләр белән эшләделәр. Сүзлекләрнең файдасы һәм аларны куллану үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
-
Соревнования по баскетболу. 20.11.2021

Сегодня команда мальчиков и девочек участвовали в соревнованиях по баскетболу.
-
"Истәлек минуты" акциясе. 19.11.2021

"Истәлек минуты" акциясе. Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган класстан тыш чара үтте.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Мөслим кызы”, “Мөслим егете” проектын тормышка ашырып, 7-8 сыйныф укучылары “Татар халык ашлары” темасына мастер-класс үткәрделәр. 17.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Мөслим кызы”, “Мөслим егете” проектын тормышка ашырып, 7-8 сыйныф укучылары “Татар халык ашлары” темасына мастер-класс үткәрделәр. Укучыларга токмач кисү һәм кыстыбый пешерү серләрен өйрәттеләр.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп китапханәчесе Хәсәнова Зинфира “Муса Җәлил укулары” республикакүләм конкурсының муниципаль этабында катнашты. 16.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп китапханәчесе Хәсәнова Зинфира “Муса Җәлил укулары” республикакүләм конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул Муса Җәлилнең “Хәдичә” шигырен сөйләде һәм китапханәчеләр арасында икенче урынга лаек булды. Диплом белән бүләкләнде. Зинфира Әбүләис кызы конкурсның республика этабында да катнашачак. Уңышлар телибез!










