МБОУ Баланнинская основная общеобразовательная школа Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423973, РТ, Муслюмовский район, с. Баланны, ул. Советская, д. 80 |
| Телефон: | +7(855)-563-68-24 |
| E-Mail: | sbalan.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Баланнинская ООШ |
| Руководитель: | Сафин Фатих Нуруллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 15 учащихся /3 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
Новости
Язгы чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату.
Опубликовано: 13.03.2017Агымдагы елның язгы чорында аномаль җылы һава торышы күзәтелә. Ә ул исә сулыклардагы, елгалардагы бозлыкларда ярыклар, бозның чатнап ярылуын китереп чыгарырга һәм ул урыннар соңыннан нечкә боз белән капланып, кеше гомере өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин.Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
- Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш.
- Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
- Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
- Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:
Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
- Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.
К списку новостей










