Муниципальное бюджетное учреждение «Центр внешкольной работы»
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул. Гагарина, д.11 |
| Телефон: | +7(855)-562-60-12;+7(855)-562-58-98 |
| E-Mail: | ayaz.b@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ "ЦВР" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Бадртдинов Аяз Камилевич |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 259 |
| У нас учат: | 8 |
Награждение
“Җәяүле кичүгә” исемле социаль кампания кысаларында.
Опубликовано: 26.11.2012
26 ноябрь көнне Олы Чакмак мәктәбендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Сарман районы юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Җәяүле кичүгә” исемле викторина оештырылды. Ярыш 1-4 класслар арасында узды. 2 командага бүленгән укучылар юл йөрү кагыйдәләренә кагылган сорауларга җаваплар бирделәр, шул ук вакытта юл билгеләренең төшенчәләрен аңлаттылар. Сарман районы юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районы буенча филиал җитәкчесе Ситдикова Алсу Разиновна балаларга юлларда җәяүлеләргә игътибарлы булырга кирәклеге турында аңлатма бирде.
“Светофор” һәм “Перекресток”командалары ярышы кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Көндәшләреннән 2 балга узып, “Светофор” командасы җиңүче дип табылды. Жюри членнары мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Фаттахова Айгөл Назифовна, методист Флера Фатхиева,филиал җитәкчесе Алсу Ситдиковалар бәйгедә катнашкан һәр укучыга истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук “Иң актив”номинациясендә 4 класс укучылары Исрафилова Адилә һәм Илназ Хановлар аерым призга лаек булдылар. Әлеге бәйгегә укучыларны башлангыч класс укытучылары Шигапова Люция Тәлгәтовна һәм Шакирзянова Нурсинә Загидулловналар әзерләде.
Олы Чакмак мәктәбеннән соң әлеге бәйге Михайловка урта мәктәбендә дәвам итте.
Фотоларны Медиатека бүлегендәге Фотогалереядән карарга мөмкин.
Фоторепортаж:
"Җәяүле кичүгә"











