МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Су белән тәҗрибәләр 01.04.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә су белән экспериментлар үткәрү еш кулланылына. Бала тәҗрибәләр, эзләнүләр вакытында яңадан- яңа белемнәргә омтыла, иҗади фикерләргә, нинди дә булса проблеманы чишәргә, уйланырга, төрлечә фикер йөртеп карарга һәм үз чиратында мөстәкыль үсеш юлына баса. Без моны балаларның төрле эшчәнлегендә кулланабыз.
-
"Мин-милләтемнең киләчәге, горурлыгы!" бәйгесе үтте 31.03.2022

Бүген бакчабызда "Мин-милләтемнең киләчәге, горурлыгы" бәйгесенең сайлап алу этабы узды.Конкурста катнашкан балаларны әзерләгән педагогларга, әзерләшергэ ярдәм иткән әти-эниләргә, зоналарны оештырып, бизәп куючы музыкантка рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
"Моңлы Ык буйлары" бәйгесендәге уңышларыбыз 30.03.2022

"Моңлы Ык буйлары" II региональ фестиваль-бәйгесендә Муллагалиева Илвина "Вокал" номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Җитәкчесе Алсу Сагдиеваны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Чираттагы уңышларыбыз 29.03.2022

"Моңлы Ык буйлары" II региональ фестиваль-бәйгесендә бакчабызның "Кояшкай" вокаль ансамбле "Вокал" номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Ансамбльнең җитәкчесе Алсу Сагдиева.
-
Беренче кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле 28.03.2022

Беренче кечкенэлэр торкемендэ традицион булмаган ысул белэн алма рэсеме ясау.
-
Кечкенә табиб 25.03.2022

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сюжетлы-рольле уен "Нэни табиб".
-
Саф һавада 24.03.2022

Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы.
-
Тәҗрибә уртаклашу 23.03.2022

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан бакчабыз педагоглары ачык шөгыльләр күрсәтәләр. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Чулпан Рамазанова "Табигатьтә су әйләнеше һәм аның үзлекләре" темасына эшчәнлек үткәрде. Балалар тәҗрибәләр ярдәмендә суның үзлекләрен тирәнрәк өйрәнделәр. Суларга сак караш булырга тиеш икәненә төшенделәр.
-
Нәүрүз килде, Нәүрүз килде! Нәүрүзне зурлыйк әле! 22.03.2022

Нәүрүз, Нәүрүз, Нәүрүз!
Шатлык белән, бәхет белән!
Түрдән уз! Түрдән уз!
Гөрләвекләр урамнарда
Ага карларны ерып
Урамнарда яз сулышы
Торса да карга тулып
Җир уяна йокысыннан,
Юргананын куя ачып,
Хәбәр килгән Яз кызыннан
Каршы аламын чыгып!
-
Әкияти кош 21.03.2022

Зурлар төркемендә декоратив бизәлеш элементлары кулланып балалар "Әкияти кош"темасына аппликация ясадылар.







