МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Бәрмә уен коралларында уйнау 02.12.2016

2 декабрь көнне I нче кечкенәләр төркеме музыка эшчәнлеге барышында бәрмә уен кораллары белән таныштылар.Уен кораллары рәсемнәрен карагач , һәрберсе бәрмә уен коралында уйнап карады,балалар белән музыка эшчәнлеге бик кызыклы үтте.
-
Кыш 01.12.2016

Зурлар төркемендә иҗади сәнгать эшчәнлегендә “Кыш” дигән темага балаларга кышкы табигатькә соклану уяту һәм матурлыкны күрә белергә өйрәтү максатыннан, гуаш һәм пумала белән эшләү тәртибен кулланып балалар пейзаж ясадылар. Эшчәнлек ахырында барсыныңда эшләре күргәзмәгә куелды.
-
Кар бабай ясау 29.11.2016

2 кечкенәләр төркемендә математика эшчәнлеге узды.”Йомшаккай белән Ак тәпи кар бабай ясыйлар” уен-күнегүе аша балалар белән күп,бертигез,никадәр-шулкадәр төшенчәләре үзләштерелде.
-
Кышка сәяхәт 28.11.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә кышкы табигать, Кыш бабай һәм Кар кызы турында мәгълүмат бирелде. Чыршы бәйрәменә җырлар өйрәнелә башлады.
-
Безнең эшебез 25.11.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары әниләр бәйрәменә үз куллары белән кәгазъдән чәчәкләр ясап беркеттеләр. Тәрбиячеләре балаларда әниләргә карата мәхәббәт, ихтирам хисе тәрбияләде.
-
Әниләр көне 25.11.2016

24 ноябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркемендә әниләр бәйрәме үткәрелде. Балалар үзләренең җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Әниләребез дә конкурсларда катнашып күңел ачтылар.Бәйрәмебез балалар һәм аларның әниләре белән чәй өстәле артында дәвам ителде.
-
Куңелле стартлар
23.11.2016
Г. Тукай исемендәге мәктәпнең 1 сыйныф укучылары һәм “Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме катнашында куңелле стартлар үтте. Балаларга төрле мавыктыргыч уеннар уйнатылды:туп белән сикерү, этеп алып бару, обруч ярдәмендәге уеннар булды. Бу уеннар ярдәмендә балаларда җитезлек,активлык, тәвәкәллек сыйфатлары тәрбияләнде.Уен ахырында балаларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Ачык ишекләр көне 22.11.2016

22 ноябрь көнне икенче кечкенәләр һәм зурлар төркемендә ачык ишекләр көне узды .Алар “танып белү” белем бирү өлкәсендә эшчәнлек күрсәттеләр. Тәрбиячеләр балаларга уен формасында төрле алымнар белән балаларны эшчәнлеккә җәлеп иттеләр.Балалар бик кызыксынып һәм активлык күрсәтеп катнаштылар.
-
Инглиз теле түгәрәге 18.11.2016

«Ләйсән» балалар бакчасында инглиз теленнән түгәрәк эшли башлады. Анда инглиз теле балаларга уен аркылы бирелә.Балалар бу түгәрәктә бик кызыксынып катнашалар.
-
База садиклары белән семинар.
16.11.2016
16 ноябрь көнне «Экологик тәрбия бирүнең методлары һәм формалары” дигән темага “Ләйсән” балалар бакчасында база балалар бакчалары белән берлектә семинар үтте. Анда зурлар төркеме тәрбиячесе Фахразиева С. К. эшчәнлек күрсәтте. Алдагы эшләргә план корылды.








