МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Чисталык икеайлыгы. 16.04.2016

Мөслимебезне төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча 1 апрельдән икеайлык башланды.Чисталык икеайлыгы кысаларында 16 апрель көнне зур өмә узды. Өмәдә үз территориябез чистартып, чүпләрне җыеп, түгү кебек эшләр башкарылды.
-
"Төсле тасмалар". 06.04.2016

Беренче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән тасмалар көне уңаеннан "Төсле тасмалар" исеме астында уен уздырылды.Кечкенәләр уеннарда катнашып үзләренең җитезлекләрен,игътибарлыкларын күрсәттеләр,бер-берсенә ярдәм итү күнекмәләрен ныгыттылар.
-
"Нәүрүз" бәйрәме .
25.03.2016
Балалар бакчасында"Нәүрүз " бәйрәме булып узды.Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр,матур жырлар жырладылар.Кар кызы белән Яз кызы көчләрен сынаштылар. Яз кызы тәмле коймаклары белән балаларны сыйлады.Балалар куңелле итеп ял иттеләр.
-
" Изучаем правила дорожного движения". 18.03.2016

18 марта дети посетили РДК им. З.Басыровой с целью просмотра представления Казанского театра. Оно было посвящено правилам дорожного движения. Дети узнали много поучительного и интересного во время просмотра. Они активно отвечали на вопросы и участвовали в играх, организованных героями.
-
Китапханәгә экскурсия.
17.03.2016
17 март көнне бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мөслим үзәк китапханәсендә кунакта булып кайттылар.Китапханәче апалар балаларны төрле яңа балалар өчен чыккан китаплар, районыбызның балалар өчен иҗат итүче шагыйрьләре белән таныштырдылар. Экскурсия вакытында балалар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.
-
"Безнең бакча". 17.03.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә «Безнең бакча» дип исемләнгән күңел ачу иртәсе үткәрелде. Балаларның активлыкларын арттыру, игътибарлыкларын, җитез һәм төгәл эшләүләренә ирешү максатыннан төрле уеннар, ярышлар үткәрелде.
-
8 марта-Мамин праздник. 04.03.2016

4 марта ребята старшей группы вместе с воспитателями провели утренник, посвященный празднику 8 Марта. Праздник сопровождался песнями, танцами и конкурсами. Родители и дети принимали активное участие в конкурсах. В конце мероприятия дети вручили мамам подарки, сделанные своими руками. Праздник запомнится детям надолго.
-
"Әнием - күз нурым!"
03.03.2016
3 март конне бакчабызнын мәктәпкә әзерлек төркемендә «Әнием- күз нурым!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Йолдызлык-2016".
26.02.2016
26 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында “Йолдызлык”талантлы балалар фестиваленең зона туры узды.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең биюләре ,җырлары белән уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Әтием-горурлыгым".
25.02.2016
«Ләйсән» балалар бакчасында "Әтиләр көне " билгеләп үтелде. Бәйрәмебезне ямьләндереп, шатландырып безгә кунакка әтиләребез,бабайларыбыз,абыйларыбыз килде.Әтиләр-безнең горурлыгыбыз.Без аларга үзебезнең шигырьләребезне,матур җырларыбызны буләк иттек,бергәләшеп уеннар уйнадык.Әтиләребез өчен бэйрэм истәлеге булып балаларның узләре ясаган буләкләр калды.Кичә бик куңелле узды.








