МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135
-
Зурлар төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме . 31.10.2014

31 нче октябрь көнне зурлар төркемендә “Сөмбелә”бәйрәме узды.Бәйрәмгә кунак итеп әти-әниләр дә чакырылды. Балалар көз, көзге муллык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әти-әниләр белән оештырылган уеннар бәйрәмне тагын да ямьләде.
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 27.10.2014

27 октябрь көнне «Ләйсән»балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә «Сөмбелә» бәйрәме үтте. Тәрбиячеләре Шаймурзина А., Сарварова Г.Р. һәм музыка тәрбиячесе Адиятуллина Г.И. балалар белән яңа җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләде.
-
Балалар бакчалары җитәкчеләре киңәшмәсе. 22.10.2014

22 октябрь көнне мәгариф идарәсе актлар залында балалар бакчалары җитәкчеләре киңәшмәсе булып үтте. Мәгариф идарәсе һәм балалар бакчалары арасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген бәяләү күрсәткечләренә ирешү буенча Килешү төзелде. Җитәкчеләр “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмат системасында “Электрон чират”, “Ата-аналар түләүе” бүлекләренең эшчәнлеген тормышка ашыруда хезмәттәшлек буенча киңәшләштеләр. Роскомнадзор реестрына үзгәрешләр кертүнең хокукый аспектлары каралды.
-
Патриотик тәрбия. 16.10.2014

Балаларны патриотик рухта тәрбияләү максаты белән 16 нчы октябрь көнне уртанчылар төркем балалары тәрбиячеләре Абдреева Гөлназ белән мемориаль паркка экскурсиягә бардылар. Тәрбияче апалары Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәнне балалар кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар.
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,
Һәйкәл булып калка батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
-
Агач яфраклары оста кулларда. 13.10.2014

Зурлар төркемендә балаларның фантазияләрен арттыру максатыннан “Агач яфраклары оста кулларда” дигән конкурс игълан ителде. Бу конкурска балалар бик теләп катнаштылар. Бик матур итеп яфраклардан композицияләр, аппликацияләр ясап килделәр. Иң матур эшләрне республика конкурсына җибәреп, үзебезне сынарга да уйладык.
-
Кружок английского языка. 10.10.2014

В нашем детском саду работает кружок английского языка, где дети познают начало разговорной речи. Он создан с сентября 2014 года с целью обучения детей раннего возраста иностранным языкам. Кружок ведет воспитатель русского языка Зигангирова Д.И., которая является и преподавателем английского языка.
-
Матурлыкны яратабыз! 07.10.2014

7 нче октябрь көнне уртанчылар төркем балаларын матурлыкка тарту максаты белән табигать почмагында гөлләрне күчереп утырттылар, яңарттылар. Алдан җыеп алынган яшь ботакларын тамыр җибәртеп, гөл савытларына утыртткач, су сибеп тәрәзә төпләренә тезеп куйдык. Бүлмәләребез тагын да ямьлерәк булды.
Үстерде гөлләр балалар
Шундый матурлар алар.
Урамнан үтүчеләр
Бары да сокланалар.
-
Игра-инсценировка по сказке «Репка». 03.10.2014

С целью обучения детей согласовывать свои действия с речью при проведении игры-инсценировки в детском саду «Ляйсан» мы продолжаем знакомить детей средней и старшей групп с русским народным творчеством-сказкой. Воспитатель по русскому языку Зигангирова Д.И. с целью формирования желания перевоплощаться в изображаемые образы, побуждения у детей выражать удовольствие и радость от эмоционального сотрудничества и сопереживания применяет метод игры-инсценировки.
-
1 октябрь-өлкәннәр көне. 01.10.2014

Өлкәннәр көне уңаеннан, “Ләйсән” балалар бакчасында гомеренең күп өлешен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез кунакка чакырылды.Бәйрәмдә элеккеге хезмәткәрләр исеменә котлаулар яңгырады, алар өчен балалар “Бәйрәм белән,ак куңелле апалар!“ дип аталган бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Җыр-бию, матур шигырьләр,теләкләр белән үрелеп барган бәйрәмнән соң,хөрмәтлеләребез табын янына рәхим иттеләр. Өлкәннәр бер-берсе белән аралаштылар, яшьлек хатирәләрен искә алдылар, үзләренең яшьлек җырларын җырладылар.
-
Көзге бакчага сәяхәт. 29.09.2014

Табигатьтә, балалар бакчасы мәйданында сезонлы үзгәрешләр турында беренчел күзаллау булдыру максатыннан , «Ләйсән» балалар бакчасында I кечкенәләр төркемендә балалар белән көзге бакчага сәяхәт оештырылды. Тәрбиячеләре Сарварова Г.Р. белән балалалар көзге матурлыкка гына сокланып калмадылар,алар берсеннән берсе матуррак яфракларны җыеп,төрле рәсемнәр дә ясап карадылар.








