МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Сабантуй! 05.06.2019
Җәйнең көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе булган – Сабантуй җитә! “ Ләйсән “ балалар бакчасы кызлары татар халык киемнәре киеп , матур гармун көенә Мөслимебез буйлап бүләкләр җыюда катнаштылар. Күңелле үтте бу чара! -
Тагын бер җиңү! 03.06.2019
« Ләйсән “ балалар бакчасы коллективы тагын бер җиңүгә ия булды! Бөтенрәсәй смотр- конкурсы “ Образцовый детский сад” конкурсында җиңүче булды! Медаль һәм удостоверение белән бүләкләнде. Коллективның бердәм булувы, дус һәм көчле булувы менә шундый җиңүләр алып килә! -
Балалар Сабантуе. 03.06.2019
1 нче июнь – балалар яклау көне буларак билгеләп үтелә. “ Ләйсән “ балалар бакчасында шул уңайдан Сабантуе оештырылды. Төрле кызыклы уеннар , җырлар, биюләр белән бик матур үткәрелде бәйрәм. Күчтәнәчләр ,бүләкләр бирелде балаларга. -
Гаилә агачы акциясы. 01.06.2019
“ Ләйсән” балалар бакчасы Мөслимдә үткән бик матур һәм мәгьнәле акцияда катнашты. Ык буенда гаилә агачлары утыртылды. Агачлар матур итеп үсеп китеп тирә- юнебезне матурлап торырлар. Агач утырткан гаиләләргә тынычлык һәм татулык телибез. -
Чыгарылыш кичәсе. 31.05.2019
Бүген “ Ләйсән” балалар бакчасында бик матур һәм күңелле бәйрәм үтте. Бакчабызда чыгарылыш кичәсе булып узды. 7 балабыз мәктәпкә китте. Бәйрәм кызыклы сюрприз моментлар , җырлар һәм шигырьләр белән бик матур үрелеп барды. Әти- әниләр күңелләрен тутырып балаларыбыз соңгы вальсларын башкардылар. Балаларга ак юллар теләп калабыз. Уңышлар аларга! -
Уку алдынгылары парады. 30.05.2019
Мөслимдә үткән “ Уку алдынгылары парады”нда безнең “ Ләйсән” балалар бакчасыннанда балаларыбыз катнашты. Алар Мөслим кагыйдәләрен яттан сөйләп кунакларны таң калдырдылар. Булдырдылар балаларыбыз! -
" Гаҗәеп бала !" 30.05.2019
“ Ләйсән “ балалар бакчасына йөрүче Нуриев Шамил 6 яшенәдә карамастан 50 дән артык динозавр төре белә. “ Гаҗәеп бала “ конкурсында бик тә уңышлы чыгыш ясап бүләк алды. Афәрин Шамил! Барлык килгән кунакларны хәйран калдырды. -
Мультикта кунакта. 27.05.2019
“Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сертификат белән бүләкләнеп мультик карарга бардылар. Бик сөенеп кайттылар. -
" Кояшлы Ык " та. 24.05.2019
Мөслимебезнең иң матур җирләренең берсе булган , бар кешедә яратып йөргән , килгән кунаклар хәйран калган Ык буе чистартуда үз өлешләрен безнең кызларыбызда кертәләр. Бүгендә хезмәттәшебез чәчәк һәм куаклар утыртуда катнаша. -
Брейн-ринг уены. 23.05.2019
Бүген “ Ләйсән” балалар бакчасында бик олы чара үтте. База бакчалары белән берлектә мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без- Мөслимлеләр!” исемендәге күңелле һәм интеллектуаль чара үтте. Балалар 2 төркемгә бүленеп үзләренең белемнәрен төрле яклап күрсәттеләр. Уен бик күңелле үтте.








