МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 97 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Кулланучылар хокукын яклау" олимпиадасы 13.09.2016

Бу олимпиадада мәктәбебездән 6 укучы катнашты. Алар беренче турда онлайн-тест сораулары буенча эшләделәр.
-
Акция "Праздник трезвости" 08.09.2016

Акция кысаларында башлангыч класс укучылары "Салкын тиюләрне кисәтү" темасына "Сәламәтлек агачы" проектын якладылар.
-
Язучылар белән очрашу. 08.09.2016

“Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” кысаларында районыбыз мәктәпләрендә язучылар белән очрашулар үтә. Шундый очрашу безнең мәктәптә дә үтте. Очрашуда филология фәннәре докторы , Казан дәүләт федераль университет профессоры, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Хаернас улы Бакиров; Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Кәшбулла улы Гатауллин; шагыйрь, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. “Почет билгесе “ ордены кавалеры Ильдус Сабир улы Гыйләҗев; прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы катнашты. Очрашудан соң язучылар Түреш авылында Харрас чишмәсендә булдылар. Соңыннан Харрас Әюпов каберенә чәчәкләр салынды.
-
Куркынычсызлык айлыгы
07.09.2016
Мәктәптә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында классларда укучылар иминлеген саклау буенча класс сәгатьләре һәм инструктажлар үткәрелде.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 06.09.2016

Бу көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта начальник ООУУП и ПДН Мирзаянов Булат Шарипович, инспектор по профилактике семейного неблагополучия и правонарушений среди несовершеннолетних Салихова Л.З., Иске Карамалы больницасының өлкән шәфкать туташы Галеева З.А. катнашты.
-
"Беренче кыңгырау" бәйрәме 01.09.2016

Бу көнне мәктәптә "Беренче кыңгырау" бәйрәме узды. Бәйрәмдә Иске Карамалы җирле үзидарә башлыгы Кәримов И.Н., Октябрь җирле үзидарә башлыгы Ханнанов И.М., Өстәмә белем бирү үзәге методисты Шәрифуллина Р.Ф., ветеран укытучылар, "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр катнашты.
-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2016

Бүген мәктәптә 11 нче класс укучылары һәм әти-әниләре өчен көтеп алынган бәйрәм - Чыгарылыш кичәсе үтте. 9 укучы кулларына тормышка путевка- тулы урта гомуми белем турында аттестат алдылар. Гарипова Алисәгә аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль тапшырылды. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Һәйкәлләр ни сөйли? 22.06.2016

22 июнь – Хәтер һәм матәм көненә багышланган «Һәйкәлләр ни сөйли?..» дип аталган чара обелиск янында үтте.
-
Тукай эзләреннән... 20.06.2016

Лагерьга йөрүчеләр "Тукай эзләреннән..." дип аталган кичә үткәрделәр. Алар Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән мультфильмнар карадылар, үзләре дә Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар.
-
"Олы чишмә"дә экскурсиягә 18.06.2016

Бүген "Салават күпере" лагеренда ял итүче балалар "Олы чишмә"гә экскурсиягә бардылар.











