МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 97 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Күңелле стартлар" уены 22.02.2016

"Ватанны саклаучылар көне"нә карата 5-6 нчы класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Уенны физкультура укытучылары Гайров И.З., Ханнанов Ф.Г. үткәрде.
-
"Туган як" музеенда мастер-класста 20.02.2016

"Туган як" музеенда талдан үрү буенча мастер-класста 8 нче класс укучылары Нурлыгаянова И.Н. һәм Гараева Н.М. катнашты.
-
«Кайнар йөрәк» дип исемләнгән “Батырлык дәресе” 19.02.2016

18.02.16 көнне10 нчы класста «Кайнар йөрәк» дип исемләнгән “Батырлык дәресе” үтте. Укучылар “Кайнар йөрәк ” фонд эшчәнлеге белән таныштылар. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, башкаларның гомерен саклап калырга, ярдәмгә ташланган кыю йөрәкле яшь кешеләрнең батырлыкларына мисаллар китерелде. Соңыннан төркемнәрдә “Кайнар йөрәкле” кеше сыйфатлары ачыкланды. Батырлык, патриотизм, тәвәккәллек, игътибарлылык кебек сыйфатларның югары булуы бәяләнде.
-
Әфганчылар белән очрашу 19.02.2016

Бүген 1 - 4 нче класс укучылары Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Гараев Илдар абыйлары белән очраштылар. Ул укучыларга мәктәп белән бәйле истәлекләрен сөйләде, Армия сафларындагы тормышы белән таныштырды. Укучыларны спортны яратырга, үзеңне Ватанны саклаучылар рәтендә булырга әзерләнергә чакырды.
-
Физкультура укытучыларының РМБ утырышы 19.02.2016

"Укучылар сәламәтлеге - сыйфатлы белем бирүнең төп шарты" темасы астында физкультура укытучыларының РМБ утырышы узды. 6 нчы класста Ханнанов Ф.Г. "Чаңгыда шуу күнекмәләрен ныгыту" темасына ачык дәрес күрсәтте. Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә 2 команда көч сынашты: "Катюша", "Танкисты". Ярышлар концерт номерлары белән аралашып барды.
-
Ветеран белән очрашу 19.02.2016

19 нчы февраль көнне Яңа Карамалы башлангыч мәктәбе укучылары, Бөек Ватан сугышы ветераны Ходжанов Зияд бабай белән очрашып, аны туган көне белән котладылар. Очрашу бик күңелле үтте.
-
"Туган як" музеенда 19.02.2016

7-8 нче класстан бер төркем укучы "Туган як" музеенда экскурсиядә булып кайттылар.
-
Җәлил- батырлык үрнәге 16.02.2016

15 нче февраль- патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Г.Л. 7-8 нче класслар өчен "Батырлык өлгесе” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичәдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, шигырьләренә язылган җырлар тыңланды. Презентация ярдәмендә тормыш юлы һәм иҗаты турында таныштылар. Ә 1-4 класс укучылары М.Җәлил әсәрләре буенча мультфильмнар һәм видеоөзекләр карадылар. 5-6 нчы класс укучылары “Шагыйрь эзләре буйлап...” исемле виртуаль экскурсиядә булдылар.
-
Богады хоккей командасы - бездә кунакта 16.02.2016

Күбәк мәктәбенең хоккей командасы Богады хоккей командасы белән очрашты. Иптәшләрчә очрашуда безнекеләр 4:3 исәбе белән җиңү яулады. Булдырдыгыз, егетләр! Тренерлары: Гайров И.З.
-
"IT - чемпион - 2015" конкурсы җиңүчеләре 15.02.2016

9 нчы февраль көнне Иннополис шәһәрендә, ТР гомуми белем бирү мәктәпләре арасында "IT - чемпион" 2015 нче ел республикакүләм конкурсының 1 һәм 2 турларында ТР Президенты катнашында җинүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Безнең районның 6 җиңүчесе арасында Октябрь башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Ханнанова Р.И. бар иде. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләүдән тыш, аларга төрле чаралар да әзерләнгән иде: галстук төсләре буенча группаларга бүленгәннән соң "Роботлар", "Беләзекләр", "Матрица" дип аталган мастер-классларда булдылар һәм "Занимательная наука", "Мыльные пузыри" дигән шоу-тамашада катнаштылар.











