МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 97 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы айлыгы. Видеороликлар карау/Месячник безопасности. Организован просмотр видеороликов по пожарной безопасности 26.11.2021

1-11 нче сыйныф укучылары куркынычсызлык айлыгы кысаларында янгын куркынычсызлыгы буенча https://34.mchs.gov.ru сайтында урнаштырылган "Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы", "Балалар куркынычсызлыгы", "Янгынга каршы махсус режим" дигән видеороликлар карадылар. Соңыннан фикер алышу үтте/В рамках месячника безопасности для обучающихся 1-11 классов организован просмотр видеороликов с последущим обсуждением по пожарной безопасности "Пожарная безопасность в быту", "Детская безопасность", "Безопасность детей", "Особый противопожарный режим" на сайте https://34.mchs.gov.ru
-
11 нче сыйныф укучылары АДПУда кунакта/Выпускники на экскурсии в ЕГПУ 26.11.2021

"Карьера навигаторы" муниципаль проекты кысаларында 11 нче сыйныф укучылары Исрафилова Л. һәм Зиязова Р. Алабуга дәүләт педагогия университетында экскурсиядә булып кайттылар/В рамках муниципального проекта" Карьерный навигатор " учащиеся 11-х класса Исрафилова Л. и Зиязова Р. побывали на экскурсии в Елабужском государственном педагогическом университете.
-
Яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый белем бирү буенча видеороликлар карау/Просмотр видеороликов по правовому просвещению подростков и молодежи 25.11.2021

2021 нче елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 нчы елның 5 нче мартындагы 158 нче номерлы карары (2.5 пункт) белән расланган «2019-2025 нче елларга Татарстан яшьләре» дәүләт программасының «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» ярдәмче программасы кысаларында яшьләрнең хокукый грамоталылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар циклы гамәлгә ашырыла. 5-11 нче сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый белем бирү буенча видеороликлар карау оештырылды. "Паспорт, чит ил паспорты алу", "Шәхси счетның иминият номеры, салым түләүченең идентификация номеры нәрсә ул?", "Югары уку йортларында белем бирүнең нинди төрләре бар? Тулай торакта ничек урын алырга?", "Нәрсә ул теркәлү, ни өчен кирәк ул?", "13% кире кайтару нәрсә ул һәм ул кемгә тиеш?", "18 яшькә кадәр эшкә урнашу. Хезмәт килешүе", "Торак-коммуналь хезмәтләр"/ В 2021 году реализуется цикл мероприятий, направленных на правовое просвещение и повышение уровня правовой грамотности молодежи в рамках Подпрограммы «Молодежь Татарстана на 2019–2025 годы» государственной программы «Развитие молодежной политики в Республике Татарстан на 2019-2025 годы», утвержденной постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 05.03.2019 №158 (пункт 2.5). Для обучающихся 5-11 классов на уроках обществознания, на классных часах и в рамках внеурочной деятельности организован просмотр видеороликов по правовому просвещению подростков и молодежи. Освещены темы: «Получение паспорта, заграничного паспорта»; «Что такое Страховой номер индивидуального лицевого счёта, Идентификационный номер налогоплательщика?»; «Какие есть виды обучения в высших учебных заведениях? Как получить место в общежитии?»; «Что такое регистрация, зачем она нужна?»; «Что такое возврат 13% и кому он положен?»; «Устройство на работу до 18 лет. Трудовой договор», «Жилищно-коммунальные услуги», «Возврат товаров ненадлежащего качества по гарантии».
-
«Әниләрнең сәдәфләре» акциясе/Акция «Мамины пуговки» 24.11.2021

Безнең мәктәп укучылары «Әниләрнең сәдәфләре» акциясендә катнаша. Акцияне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы оештыра. Акцияне үткәрү вакыты: 2021 елның 21 ноябре-2021 елның 30 ноябре/Обучающиеся нашей школы принимают участие в акции «Мамины пуговки», организатором которой является Республиканский Совет родителей при МО и Н РТ. Срок проведения акции: 21 ноября 2021 года – 30 ноября 2021 года
-
"Сүзлекләр көне"/"День словаря" 23.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Сүзлекләр көне" уңаеннан, бөек рус лексикографы, «Толковый словаря живого великорусского языка» авторы Владимир Дальның туган көненә багышланган чаралар үткәрелде. Низамова Д. Н.китапханәдә «Алар барын да белә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Сыйныф җитәкчеләре “В.И.Дальга багышлана» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Анда балалар лингвист, этнограф, табиб Владимир Даль биографиясеннән кызыклы фактларны белделәр/В рамках Года родных языков и народного единства в МБОУ «Кубяковская СОШ» проведены мероприятия в рамках Дня словаря, приуроченного ко дню рождения великого русского лексикографа и писателя Владимира Даля, создателя «Толкового словаря живого великорусского языка». Низамовой Д.Н. в библиотеке была оформлена книжная выставка «Они знают всё». Классные руководители в целях способствованию возникновения интереса обучающихся к личности и творческой деятельности В.И.Даля провели классные часы теме “В.И. Далю посвящается», где дети узнали интересные факты биографии лингвиста, этнографа, врача Владимира Даля.
-
"Обелиск" акциясе/Проведена акция "Обелиск" 23.11.2021

"Обелиск" традицион акциясе үткәрелде. Әлеге акция кысаларында яшь армиячеләр-волонтерлар (7 нче сыйныф) обелиск территориясен кардан чистарттылар/Проведена традиционная акция "Обелиск". В рамках данной акции юнармейцы-волонтеры (7 класс) очистили прилегающую территорию обелиска от снега.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек."Юри-мари чын имеш" әкият-пьесасы сәхнәгә куелды/Внеурочная деятельность. На сцене - сказка-пьеса "Юри-мари чын имеш" 22.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында укучыларыбыз авыл мәдәният йортларында оештырылган театр түгәрәкләренә теләп йөриләр. Яңа Карамалы авыл клубында клуб мөдире Фарухшина Ф. җитәкчелегендә "Кояшкай" балалар театры эшләп килә. Түгәрәккә йөрүче укучылар көче белән "Юри-мари чын имеш" әкият-пьесасы сәхнәгә куелды/В рамках Года родных языков и народного единства, в рамках внеурочной деятельности учащиеся посещают театральные кружки, организованные в сельских Домах культуры. В Новокарамалинском сельском клубе под руководством заведующей клубом Фарухшиной Ф. работает детский театр "Солнышко". Силами учащихся кружка была поставлена сказка-пьеса "Юри-мари чын имеш".
-
Дөньякүләм юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чара/Акция “Будьте осторожны на дорогах!" 20.11.2021

2005 елдан башлап ООН Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 18 нче ноябрь көнне мәктәбебездә Дөньякүләм юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үтте. Башлангыч сыйныф укучылары “Юлларда сак булыгыз!” дигән темага рәсемнәр ясадылар (җитәкчеләре: Гараева Р.Н. һәм Валиева Г.А.) Чара барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар, юл билгеләрен искә төшерделәр/С 2005 года по предложению Генеральной Ассамблеи ООН третье воскресенье ноября отмечается во всем мире как День памяти жертв дорожно-транспортных происшествий. 18 ноября в нашей школе прошли мероприятия, посвященные Всемирному дню памяти жертв дорожно-транспортных происшествий. Учащиеся начальных классов приняли участие в акции “Будьте осторожны на дорогах!" (руководители: Гараева Р. Н.и Валеева Г. А.) В ходе мероприятия учащиеся закрепили знания о правилах дорожного движения, о дорожных знаках.
-
“Я выбираю ЮИД” флешмобы/Флешмоб "Я выбираю ЮИД" 18.11.2021

18 нче ноябрь көнне мәктәбебездә Дөньякүләм юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үтте. “Күңелле ритмика” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Я выбираю ЮИД” флешмобы үткәрелде (җитәкчесе: Мазитова А.Н.). Флешмобны мәктәпнең Инстаграм челтәрендә карый аласыз/18 ноября в нашей школе прошли мероприятия, посвященные Всемирному дню памяти жертв дорожно-транспортных происшествий. С учащимися кружка "Веселая ритмика” был проведен флешмоб "Я выбираю ЮИД" (руководитель: Мазитова А. Н.). Посмотреть флешмоб можно в социальной сети Instagram - на странице школы
-
ГТО нормативларын тапшыру турында/О сдаче нормативов ГТО 17.11.2021

Халыкның төрле категорияләре арасында ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") нормативларын тапшыруны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Мөслим районы буенча ГТО администраторы Фаттахов Рәсил Кирам улы Кубәк урта мәктәбе хезмәткәрләре белән "Безнең тормышыбызда ГТО" дигән темага очрашу үткәрде. Фәттахов Р.К. ГТО принциплары, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының структурасы һәм эчтәлеге, төп бүлекләре, сынау төрләре (тестлар) һәм нормативлары белән таныштырды. Расил Кирамович катнашучыларны ГТО Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексында катнашырга чакырды/В целях популяризации среди различных категорий населения Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса ГТО, пропаганды здорового образа жизни («Готов к труду и обороне!») администратор ГТО по Муслюмовскому району Фаттахов Расил Кирамович провел с работниками МБОУ «Кубяковская СОШ» мероприятие по теме «ГТО в нашей жизни». Фаттахов Р.К. рассказал о принципах, целях и задачах ГТО. Он ознакомил со структурой и содержанием, основными разделами, видами испытаний (тесты) и нормативами Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса. Расил Кирамович призвал всех стать участниками Всероссийского физкультурно-оздоровительного комплекса ГТО











